Барлык яңалыклар
Замандаш
14 Май 2020, 00:34

Аюны да, бүрене дә җиңүче

Аю һәм бүре белән очрашу бу җанварлар өчен фаҗигале тәмамланган.

Кеше гомерендә әллә нинди хәлләр булырга мөмкин. Билгеле журналист һәм шагыйрь Мадриль Гафуров үзенең аю һәм бүре белән күзгә-күз очрашу вакыйгалары турында сөйләде. Әлбәттә, ул очрашкан ике якның берсе өчен күңелсез тәмамланган.
– Күгәрчен районының Бикбулат авылында яшәгән чагыбыз иде, – дип башлады ул сүзен. – Тугызынчы сыйныфта укып йөргән еллар. Июль айлары. Үги әти белән кышкылыкка малларга печән хәзерләп йөрибез. Әтине эшкә чакыртып алулары сәбәпле, печәнлектә үзем генә калдым. Янәшәдә кура җиләге куаклары үсә. Ял иткәндә шунда барып җиләк ашарга керештем. Кемдер куак арасында “фырт-фырт” килеп йөри. Кызыксынып куакларны ике кулым белән аралап ачып җибәрсәм... миңа бер аю карап тора! Куркудан җан көчемә кычкырып җибәрдем. Аю да куркып астына җибәрде. Тик аның астына җибәргәне минем өстемне пычратты. Куркудан күзгә ак-кара күренми авыл ягына җилдердем. Арттан аюның куганы шәйләнмәде. Чакрым ярым араны “ә” дигәнче үтеп, авылга кайтып җиттем. Кемдер минем тизлекне үлчәгән булса, валлаһи, Олимпия чемпионнары рекордын узган булыр идем. Авылга кайтып хәлне сөйләгәч, сунарчылар җыелып шул урынга китте. Эзләре буенча табып алдылар. Аю шул җирдән бераз качып барган да, елга буенда егылып үлгән. Сунарчылар аның йөрәге ярылган диделәр.
Педагогия училищесында укып йөргән еллар. Каникул вакыты. Күгәрчен районының Морак авылында яшибез. Бездән 25 чакрым ераклыктагы Уары авылында туганнар яши. Велосипед белән аларга да барып йөрим. Уарыда яшәүче әнинең энесе Мөхәммәт абыем 75 сум акча биреп җибәрде. Мин аны әнигә кайтарып бирергә тиеш идем. Кайтып киттем. Бераз яңгыр сибәләгән. Зур Ик елгасын кичтем. Кузьминовка авылына җитеп, кибеткә кергән идем, акча юк! Велосипедны шунда калдырып җәяүләп кирегә йөгердем. Велосипедта егылган урыннарның берсендә төшеп калгандыр дип, шул урыннарны тикшерәм. Тауга менеп килүче бер атлыны да йөгереп узып киттем. Бераз баргач каршыма куак арасыннан бер эт килеп чыгып миңа укталды. Мин аяк астында яткан чыбыкны алып тегеңә сыдырдым. Эт чинап җиргә егылды. Арттан килгән атлы безне күреп: “Бүре бит ул”, – дип кычкырып җибәрде. Баксаң, мин бүренең борынына сыдырганмын икән. Ә эт һәм бүре халкының иң авырткан җире булып борын санала. Бу атлы арбасыннан балтамы, көрәкме алып бүрене үтереп калды, мин авылга чаптым. Акча табылмады. Моның өчен миңа әтидән шактый сабак алырга туры килде. Чөнки заманы өчен ул зур акча иде. Шулай итеп, үз гомеремдә аю һәм бүре белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Миңа туры килү ул җанварлар өчен фаҗигале тәмамланды. Шуннан соң башка җанварлар белән очрашу насыйп булмады. Ә мин исә аюны куркытырлык тавышымны Русия радиосында күп еллар эшләгәндә файдаландым. Бүрене егарлык чыбык урынына журналист һөнәрем белән җәмгыятьтәге тискәре һәм кире затларны чыбыкладым.
Фото: m.minval.az
Читайте нас: