Барлык яңалыклар
Замандаш
24 апрель 2020, 00:16

Риф Мифтахов вафат

Җырым белән барсын әйтмәк булдым,Башка чара, әмәл тапмадым.

81нче яшендә күренекле башкорт шагыйре, сатира һәм юмор остасы Риф Мифтахов вафат булды.
Риф Мифтахов 1939 елның 17 сентябрендә Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында дөньяга килгән. Туган авылында башлангыч, күрше Байгуҗа авылында җидееллыҡ мәктәптә укый, 1958 елда Ишембайда 3нче башкорт урта мәктәп-интернатын тәмамлый. Совет Армиясе сафында хезмәт итеп кайтканнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Башкортстан китап нәшриятында, “Совет Башкортостаны” гәзитендә, “Агыйдел” , “Башкортостан кызы”, “Һәнәк” журналы редакцияләрендә эшли.
Дистәдән артык шигырь, проза, сатира-юмор китаплары авторы.
Риф Мифтахов сәләтле тәрҗемәче буларак, Александр Блок, Евгений Евтушенко, Михаил Исаковский, Михаил Львов һәм башка шагыйрьләр әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән. Ул шулай ук башкорт шагыйре Рәшит Назаров иҗатын өйрәнүче буларак та зур эшләр башкарды.
Гали Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Ишембай районының шәрәфле шәхесе Риф Мифтахов белән саубуллашу 24 апрель уза. Мәрхүм туган авылы Кинҗәбулатта җирләнәчәк.

Риф МИФТАХОВ

ҖЫРДА ОЧРАШУ
Үтә горур һәм бик чәмле идең,
Мәхәббәттә, дидең, үз юлым.
Мин иҗатка үз юлымнан киттем,
Син шигырьләр итеп укыдың.
Җырым белән барсын әйтмәк булдым,
Башка чара, әмәл тапмадым.
Син киштәдә бүләк китапларны,
Мин җанымда сине сакладым.

Язмыш кулы безнең араларны

Еллар өчен бикләп куйса да,

Күзләреңә һаман багам әле

Шигырьләрем белән булса да.

Фото: bash.news

Читайте нас: