– Римдә Италия татарлары мәдәнияте ассоциациясе бик әйбәт эшләп килә. Президенты – Зөһрә Ибрай кызы Мәҗитова. Русиядән татар артистлары чакырып, ел саен фестивальлар оештыра. Узган елларда Габдулла Тукайга багышланган кичәгә Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, Самарадан җырчы Динара Ямалетдинова, Уфадан җырчы Гүзәл Габидуллина, Казаннан баянчы Илнур Ганиев килгән иде. Концертлары бик матур булды, италиялеләргә безнең моңнар, безнең җырлар нык ошады.
Узган ел ахырында Илһам Шакировка багышланган 6нчы фестиваль булды. Без андый чараларда үзебезнең милләттәшләр белән очрашабыз, аралашабыз. Татарлар бик күп монда. Алар арасында дусларым да бик күп, барысы да акыллылар, тырышлар, эшлиләр дә, матур итеп яшиләр дә монда. Хәзер интернет заманы булгач, дуслар, туганнар, якыннар белән аралашу бик җайлы бит, илдәге яңалыкларны да белеп барып була. Иртән тору белән интернетны ачып башта ил яңалыкларын укыйм, якыннарымның хәлен беләм. Әдәби әсәрләр күп укыйм, тик матур язган шагыйрьләрнең шигырьләрен укымаска тырышам, бик теләсәм дә. Ни өчен дигәндә, кайбер чакны күңелемә тиз генә шигырь юллары килә дә, язып куям, аннары кайгырып, көяләнеп йөрим, нишләп болай тиз язылды, әллә берәр каян укыган булдым микән дип. "Тулпар", "Кызыл таң", "Өмет", "Казан утлары", "Игенче" төркемнәренә куелган язмаларның барысын да рәттән укыйм. Элек кенә яраткан китапларны табып уку кыенрак иде, хәзер бик рәхәт, интернетта барысы да диярлек бар, рәхәтләнеп укырга була. Читтә яшәсәм дә, күңелем белән гел үз илемдә, үз татарым янында мин. Сөенгәндә дә, көенгәндә дә бер дә бу ил җырлары, көйләре күңелгә килми, ә үзебезнең татар моңнары күңелдән китми.