Барлык яңалыклар
Замандаш
13 март 2020, 11:30

Юлай кебек онык кирәк! Язучыларга.

"Кайбер язучыларның балалары, оныклары алар язганны укымый, белми. Алай гына түгел, туган телендә сөйләшми. Андый "дәвамчы"лары булган язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны беләм мин", – ди Юлай Низаев.

Бүген язу проблема түгел. Язучылар күп ул. Укучылар сирәк. Язганыңны укучыны табарга кирәк, китапны рекламаларга, аның хакында сөйләргә кирәк. Кызыксынучы булмаса, затлы-затлы, том-том китаплар да киштәләрдә тузан җыеп ята. Авторы вафат булса, китаплары күп очракта ятим үк кала.
Менә шул чакта язучының якыннары, дуслары я тугры укучылары аның китапларын яңадан яшәтеп җибәрә ала. Ничекме? Истәлек кичәләре үткәреп, иҗтимагый челтәрләрдә язучының төркемнәрен алып барып, редакцияләргә әсәрләрен җибәреп. Бу уңайдан бәхетле шагыйрьләрнең берсе Әнгам Атнабаевтыр. Аның "Бәйләнештә"ге төркеме (https://vk.com/angamatnabai) гел яңартылып тора, флешмоблар оештырыла.
Яңарак исә безгә Юлай Низаевтан электрон хат килеп төште. 15 апрельдә Чакмагыш районының Аблай авылында, шулай ук район үзәк китапханәсендә картәтисе Әгъдәл Низаевның истәлек кичәсе үткәреләчәген әйтеп, журналга аның әсәрләрен дә тәкъдим иткән.
Бер уңайдан Юлайның үзе белән дә кызыксындык. Аңа 17 яшь икән. Әле М. Акмулла исемендәге педагогия көллиятендә белем ала. Иҗатка гашыйк. 7-8 сыйныфларда укыганда “Игенче”, “Өмет”, “Йәншишмә” гәзитләренә актив языша, “Яшь хәбәрче” исеменә лаек була. Китаплар укырга ярата, әлбәттә, иң яраткан китаплары – Әгъдәл картәтисе язган китаплар. Аның иҗаты белән кызыксына, яттан диярлек белә.
– Юлай, картәтиеңнең иҗатын саклау өчен ниләр эшлисез?
– Бүген үзе булмаса да без аны онытмыйбыз, еш кына фотоальбомнарны, тапшыруларны, китапларын карап искә алабыз. Сәмига нәнәем аңарга атап байтак шигырьләр язды. Вафат булганына бер ел дигәндә, Чакмагыш район телевидениесе картәтиемә багышлап, “Шагыйрь гомере – сүнмәс йолдыз” дигән ташыру әзерләде, "Толпар-ТВ" каналыннан ул халыкка тәкъдим ителде. Әлеге вакытта Аблай мәдәният йортында хәтер һәм иҗат кичәсенә әзерлек бара, һәм картәтиемнең истәлеген, иҗатын саклап калу өчен тагын да бик күп чаралар планга кертелгән.
– Димәк, картәтиең синдә әдәбиятка мәхәббәт уяткан?
– Мин дөньяга аваз салганда, картәтигә 65 яшь була. Өлкән яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт иҗат дулкынында булды, районның җәмәгать эшләрендә, мәдәният чараларында катнашып йөрде, гөрләтеп китап туйларын үткәрде. Чакмагыш районының балбабае иде бит ул, күпләп умарта асрады. Вафатына кадәр (82 яшендә вафат булды) машина йөртте. Шунлыктан аның оныклар тәрбияләшергә вакыты булмагандыр да. Картәти тәрбиясе күбрәк миннән кечкенәләргә тәтеде. Миннән соң тагын өч оныгы – Алмаз, Булат, Гөлназ бар. Беренче никахыннан ике игезәк оныгы зурлар, үзләре инде әниләр.
Картәти йортындагы “стенка”, эш кабинетындагы шкаф китаплар белән шыгрым тулы була торган иде. Бу хәл миңа нык тәэсир иткәндер, дип уйлыйм. Бәләкәй чакта ул еш кына миңа китаплар укый иде. Гадәттә – татар язучыларыныкын, үзләре хакында да сөйли иде. Соңыннан, үсә төшкәч, инде картәтинең китапханәсеннән үзем табып алып, буш вакытым булганда, татар язучыларының һәм дә шагыйрьләренең әсәрләрен укып чыгарга тырыштым һәм әле дә укып барырга тырышам.
Шулай ук картәтинең мине үзенең китап презентациясенә алып барганы хәтердә. Чакмагыш үзәк китапханәсендә берьюлы ике китабының (“Шомырт чәчәк атканда”, “Умартачы буласын килсә”) исем туе гөрләп узды. Анда җыелган халыкның картәтиемә ихтирамын һәм хөрмәтен күреп шаккаткан идем. Соңыннан күмәкләшеп фотога төшү, аның автографлар таратуы хәтердә сакланган. Менә шулай әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт уты миндә дә кабынгандыр инде, мөгаен.
Мин үзем – күбрәк гуманитарий, гимназиядә укыганда иң яраткан дәресләрем тарих, татар, рус, башкорт телләре булды. 2017 елда районда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада беренче урын алдым.
– Юлай, синең өчен туган тел нәрсә?
– Бу сорауга мин ике төрле итеп җавап бирер идем. Беренчесе – Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның шигъри юллары белән:
“Әсәм теле миңә – сәсән теле,
Унан башка минең халкым юк,
Йөрәгендә халкы булмагандың
Кеше булырга ла хакы юк”...
Икенче җавабым болайрак яңгырар. Туган тел – ул минем өчен илһам чишмәсе, күле һәм шул ук вакытта океаны. Ул – миңа ата-бабаларымнан калган изге мирас, васыять, кагыйдә.
– Туган телнең сиңа файдасы бармы?
– Файдасы дигән сүз, бик матур бәлки яңгырамас бу очракта, “әһәмияте” дияргә кирәктер... Әлбәттә, бар! Туган тел буларак, татар теле бездә, Чакмагыш гимназиясендә, 5нче сыйныфта укытыла башлады. Иң кыены шул иде – ул атнасына бер тапкыр гына керә иде. Ул көнне мин түземсезлек белән көтеп ала идем. Иң беренче татар теле укытучым – Лилия Фәвәзит кызы булды. 9нчы сыйныфта укыганда районда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңү яуладым, ул вакытта остазым – Альмира Фәһим кызы Латыйпова иде. Аңа мин чиксез рәхмәтлемен, әле дә сөйләшеп, аралашып яшибез.
Бүген туган телебез өчен бик авыр заман, проблематик чор дип тә әйтә алам. Бер караганда, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә һәм сәнгатенә карата игътибар бар, милли мохит юк түгел. Безнең Чакмагыш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә бу җәһәттән тырышлык сала, китапханә мөдире Эльвира апа Газизовага шуның өчен зур рәхмәт.
Ә шулай да ата-бабалары татар булган оныкларның бүген татарча сөйләшмәве генә түгел, ә татар телен белмәү я бөтенләй аңламаулары бик тә күңелсез, мин әйтер идем, куркыныч. Апа-абыйларым, мин, туганнарым өйдә дә, урамда да татарча сөйләшергә тырышабыз. Уйлавымча, туган телебезгә мәхәббәтне сабый чактан ук тәрбияләү мотлак.
Мин үзем берәр учреждениегә я кибеткә кердемме: “Исәнмесез” яки “Хәерле көн, иртә, кич”, дип исәнләшәм. Аптыраучылар да бар, әлбәттә.
– Картәтиең иҗатын ни өчен яратасың?
– Чөнки яратмаска мөмкин түгел! Без аның белән бик якын дуслар да, сердәшләр дә идек. Ул минем өчен әдәбият, иҗат дөньясына навигатор булды.
Әгъдәл картәтиемнең иҗат җимешләре белән кечкенәдән үк таныш идем. Ул язган җиде китапның һәрбер битендә нәрсә язылганын яттан беләм, дисәм дә, арттыру, алдау булмас. Аның миңа багышлап язылган шигырьләре дә бар. “Бал кортлары – безнең дусларыбыз” китабында минем турыда да әзрәк язылган һәм кечкенә чагымдагы фотосурәтем урнаштырылган.
Аның иҗатын ни өчен яратамммы? Бәлки, табигать турында матур итеп язуы өчендер. “Шомырт чәчәк атканда”, “Туган як чишмәләре” китапларында бу бигрәк ачык чагыла. Бәлки, тарих белән әдәбият картәти язган китапларда бербөтенгә әйләнгәне өчендер. Ә бәлки шуның өчендер: аның әсәрләре көчле рухлы, ихлас, мәрхәмәтле булырга, олыны олыларга, үзеңнән яшьрәкне үпкәләтмәскә, сөйгәненне рәнҗетмәскә өйрәтә, өнди.
Картәти җан ияләрен бик ярата иде. Шундыйрак бер хәл дә истә калган. Беркөнне без аның белән капка төбендә бер бик матур мәчегә тап булдык. Ул хуҗасыз иде. Аны алып кереп, юып, ашатып, тәрбияләп, бер малайга бүләк иттек. Шулай ук картәти кошлар ашатырга бик ярата иде.
– Юлай, ничек уйлыйсың, картәтиеңнең иҗаты нинди әһәмияткә ия?
– Кайбер язучыларның балалары, оныклары алар язганны укымый, белми. Алай гына түгел, туган телендә сөйләшми. Андый “дәвамчы”лары булган язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны беләм мин. Шулай да үрнәк итеп куярлык оныклар бар ул, юк түгел. Мәсәлән, журналистика ветераны Рәзифә Гали кызының оныгы Денис Сәхаповның мәкаләләрен “Игенче” гәзите битләрендә укыган бар, яхшы гына яза.
Ә инде кадерле әтиебез, картәтиебезнең мирасын саклап калуны үземнең һәм Низаевлар гаиләсенең изге бурычы дип күрәм. Картәтием иҗаты миңа кыен чакта көч, киңәш бирә, илһамландыра, уйга сала. Без аны халкыбыз күңелендә озак яшәтербез әле дигән теләктәмен. Чөнки Әгъдәл Низаев онытырлык шәхес түгел, онытылырга хакы юк аның!
– Юлай, җавапларың уйга салды. Әңгәмә өчен рәхмәт. Картәтиең кабызган илһам синең һәм якыннарың йөрәгендә сүнмәсен-сүрелмәсен!
Әңгәмәдәш – Дилбәр БУЛАТОВА.
Фотода: Юлай НИЗАЕВ.
Читайте нас: