Иртә язда төннәр салкын була,
Күңел күптән җылы сагынган;
Шуңадыр да мартның җилләренә
Боз эретер өмет салынган.
Көнчыгышта алсуланган офык,
Кояш, димәк, пәрдә күтәргән.
Алсу төстә тормыш чаткысы бар,
Яшәү бүләк итәр күпләргә.
Туар таңны көтә бар тереклек,
Сабый туа шулчак таң алдыннан,
Туар көннән көткән өмет күчә
Таңдай ачык сабый күзенә.
Юрый ана: "Кояшлы иртәләр
Бәхет вәгъдә итә кызыма".
Һәм шул таңнан әткәм белән әнкәм
Иң зурысын йөкләп өметнең
Мин — таң кызын ачкычы иткәннәр
Алар башкарасы һәр эшнең.
Миңа атап калдырылган казлар
Оя тутырып бәбкә чыгарган,
Зәгыйфь туган сарык бәрәнен дә
Минем исем чирдән коткарган.
"Хезмәтебез китергән җимеш", дип
Карамаган әнкәй уйлап та,
Таң кызының тылсымлы көченә
Ышанылган әллә чынлап та.
Мин — таң кызы, димәк, мин бәхетле,
Туганда ук мөһер сугылган,
Эшләремнең һәрчак уң буласы
Аклый алдым микән әнкәйләрнең
Рәнҗетмәдем микән йөрәкләрен
Хәсрәт белән, миннән көтмәгән?
Әнкәй уйлап тапкан ялганга,
Әле булса, эшем алга барса,
Юлым уңса, юрыйм ал таңга.
Болыт күрсәм, яңгыр көтәм:
Килмә, болыт, буштан тулып,
Бу җилләр кайда йөри соң?
Үзгә бер моң сала күңелгә.
Түбәдәге кардан тамчы булып
Безнең өскә нурлар түгелә.
Тамчы-нурлар күлләвектә уйнар.
Һәм чыпчыклар анда туй ясар.
Бөтен тереклекне җырлатырлык
Көчне кайдан ала бу язлар?...
Фәния Равил кызы Габидуллина-Сәетгәрәева 1957 елның 4 мартында Дүртөйле районы Наҗытамак авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч сыйныфны гел бишле билгеләренә генә тәмамлаганнан соң өч чакрымдагы Әсән авылындагы урта мәктәптә укый. Биредә Шәехзадә Бабич рухы белән сугарылган мохит, укытучыларының әдәбият һәм шигърияткә җылы мөнәсәбәте аның кулына бик иртә каләм тоттыра. Бишенче сыйныфта ук “Кошлар кайта” исемле шигырь язып республика матбугатына юллый. Мәктәптә әдәби түгәрәкнең иң актив әгъзасы була. Аның “Романтаклар” исемле шигыренә укытучысы Ганс Хәкимов көй язып, ул мәктәп гимны буларак җырланып йөри. Аннары унынчы сыйныфны тәмамлагач Казан дәүләт университетына юл тота. Тарих-филология факультетының татар бүлегендә укыганда язучы-шагыйрьләр мохите аны тагы да иҗатка якынайта. Университетны тәмамлагач бер ел Казанның 10нчы интернат-мәктәбендә укытучы булып эшли. Туган ягының тарту көче ныграк булгандыр, Уфага кайтып башта комсомолда чарлана, аннары “Кызыл таң” гәзитенә килә. Һәм егерме сигез елдан артык шушы гәзиттә корректор, әдәбият һәм сәнгать бүлегендә әдәби хезмәткәр, соңрак бүлек мөдире булып эшли. 2013 елдан Башкортстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе.
Гаиләле. Рамил Габидуллин белән ике кыз: Айгөл һәм Регинаны үстерәләр. Тырыш хезмәте, мәгариф һәм мәдәниятне яктырткан мәкаләләре өчен Мәгариф министрлыгының, Матбугат агентлыгының, Мәдәният министрлыгының, Уфа шәһәре Совет районы хакимиятенең, Башкорт дәүләт академия һәм Милли яшьләр театрларының мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Русия һәм Башкортстанның Язучылар (2009 елда) һәм Журналистлар (1999 елда) берлекләре әгъзасы. “Акчарлак” альманахының ике чыгарылышында да шигърият сөючеләргә шигъри шәлкемнәрен тәкъдим итте. “Таң кызы”, “Күңел җимешләрем”, “Язларыма кайтам” исемле шигъри җыентыклары дөнья күрде. Моннан тыш, Башкортстанның татар мәктәпләре өчен 8нче сыйныф әдәбият дәреслегендә мәкаләләр,”Балалар дөньясына юл” исемле Шәүкәт Галиев иҗаты турындагы китапта күләмле мәкалә, Н. Нәҗмигә багышланган фотоальбомда шигырьләр шәлкеме, Сара Садыйкова, Фәридә Кудашева, Илсөяр Газетдинова турындагы китапларда мәкаләләр, “Газиз илем, Дүртөйлем” җыентыгында шигырьләре урын алган. Башкортстанның күренекле сәнгать, әдәбият, мәдәният әһелләре турында язмалар, тәрбияви әһәмиятле мәкаләләрдән торган “Язмышлар ярында” исемле публицистик китабы нәшер ителде. 2016 елда Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмигә аның каләмдәшләре багышлаган шигырьләр, поэмалар кергән җыентык туплап чыгарды. Һәм бу хезмәте өчен Дүртөйле районының Наҗар Нәҗми исемендәге әдәби премиясенә лаек булды. . Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе буларак, Башкортстан татар язучылары турында “Туган моң илчеләре” дип аталган энциклопедик китап төзеп чыгарды.
Ике тапкыр “Кызыл таң” гәзитенең еллык лауреаты булды. Фәния Равил кызы – Башкортстанның атказан матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре. Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиллегенең һәм Башкортстанда әдәбиятны пропагандалаудагы хезмәтләре өчен Уфа шәһәре хакимиятенең “Шәһәр алдындагы хезмәтләре өчен” медале һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мәҗит Гафури, Фатих Кшрим исемендәге премияләр лауреаты.
Шагыйрәнең бик күп шигырьләренә Р. Хәсәнов, Т. Асыл-Гәрәй, А. Хөсәенов, В. Улимаев, З. Мамалимов, М. Морзаханов, М. Гыйләҗев кебек композиторлар көй язган.
“Акчарлак” альманахының 2 чыгарылышында. ”Күңел җимешләрем”(2007). “Язмышлар ярында” (2007). “Туган моң илчеләре” (2015). “Җырның булмый соңлаганы” (2016). “Язларыма кайтам” (2017). Расих Ханнанов. “Үз юлыңны табу хәерле” (“Таң кызы” китабы. Уфа, 2001). Галим Дәүләди. “Шигърияттә таң кызы белән очрашу” (“Күңел җимешләрем” китабы Уфа, 2007). Ләйсән Кәшфи. “Ихласлык һәм яктылык шигъияте” (“Язларыма кайтам” китабы 2017). Ирек Киньябулатов. “Синең йөзнең яктысы” (“Кызыл таң”, 3 март, 2012) Хәсән Назар. “Үз йолдызы” (“Башкортостан”, 2 март, 2012). Сәгыйдулла Хафизов. “Иҗатыбыз көзгесе” (“Кызыл таң”, 20 февраль, 2016). Суфиян Поварисов. “Татар акылы – хәтер ялкыны” (“Кызыл таң”, 16 апрель, 2016). Марат Кәримов. “Җырның булмый соңгысы” (“Кызыл таң”, 23 гыйнвар, 2016). Зөфәр Вәлит. “Премиягә лаек” (“Башкортостан”, 30 гыйнвар, 2016). Рим Хасанов. “Светится добрым, теплым светом” (“Вечерняя Уфа”, 23 сентября. 2008). Хамит Набиев. “Дюртюлинская земля гордится своими талантами” (“Язмышлар ярында” китабы , 2007). Мәүлет Ямалетдинов. “Матурлык янда гына” (“Башкортостан”, 3 март, 2017). Галимҗан Гыйльманов . “Таң кызы” (“Өмет”, 3 март, 2017). Роберт Миңнуллин “Егетлек хатын-кызларга да килешә” (“Кызыл таң”, 2 март, 2017). Салават Рәхмәтулла. “Маяклы юлдан берәү килә...” (“Тулпар”, 2017, №2). Марсель Котлыгалләмов. “Яшьлек” Фәния Чанышева.”Кызыл таң” Мадриль Гафуров. “Истоки” Люция Камаева. “Молодежная газета”. Фаек Мөхәммәтҗанов. “Йәшлек” гәзите. Альина Зиннәтова. “Язмышлар ярында” китабы (2007). Рәмилә Яһүдина. “Башкортостан” Зөһрә Рәхмәтуллина. “Язмышлар ярында” китабы, (2007). “Писатели земли башкирской”. Энциклопедия. 2017, Уфа. Светлана Васикова. “Башкортостан” гәзите. Зәлифә Кашапова. “Өмет” гәзите. Рафаил Хафизов. “Авыл сандугачы” (“Юлдаш”, Дүртөйле шәһәре гәзтте, 30 март, 2017). Ильдус Тимерханов.”Краски радуг неба родного” (“Юлдаш”, газета города Дюртюли, 30 марта, 2017). Айгөл Юлъякшина. “Тарту көче бар”, “Кызыл таң”, 30 март, 2017).