Барлык яңалыклар
Замандаш
25 февраль 2020, 12:35

Исемең матур, кем куйган?

Алан, София, Данил, Камилә, Әминәләр җиңгән бит!

Уфаның Совет районы ЗАГСы уфалылар 2019 елда балаларын атаган иң гадәти булмаган исемнәрне атаган. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызлар арасында Жанель, Афина, Илана һәм Белатриса дигән үзенчәлекле исемне йөртүчеләр бар. Ә инде улларына Адәм, Нурлан һәм Хәйдәр дигән исемнәрне кушучылар булган. Бу исемнәр ЗАГС хезмәткәрләренә ят булып тоелса да, безнең колакка бик таныш.
Балалар өчен иң популяр исемнәр исә Алан, София, Даниил, Камилла һәм Әминә икән.
Узган ел Уфаның Совет районында 1843 яңа туган бала теркәлгән. Аларның 932се – ир бала, 911е – кыз бала.
Фото: https://pixabay.com/ru.
Читайте нас: