Барлык яңалыклар
Замандаш
20 февраль 2020, 21:03

Русиянең иң көчле кешесе Уфада яшәячәк!

Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин Чиләбедән Уфага күченгән.

Эльбрус Нигъмәтуллин декабрь аенда Радий Хәбиров белән очрашкан иде. Шул сөйләшүдән соң ул Чиләбе өлкәсеннән Башкортстанга күчәргә карар кылган.
– Мин Уфада яшәргә һәм эшләргә карар иттем. Башкортстан минем өчен һәрвакыт икенче йорт иде, ә Радий Фәрит улы Хәбиров һәм аның командасы килгәч, соңгы елда Башкортстан Республикасы яхшы якка үзгәрә, көчлерәк була бара, – дип язды Эльбрус Нигъмәтуллин бу карары турында Facebook битендә. – Мин Уфага күчүем турында озак уйладым һәм нәкъ менә биредә спорт һәм социаль проектлар булдыра алачагымны аңладым.
Нигъмәтуллин Эльбрус Хәмит улы 1974 елның 30 мартында Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Чубар авылында күп балалы гаиләдә туган. Эльбрусның әтисе көрәш белән шөгыльләнгән, физик яктан бик көчле кеше булган. Бу улы Эльбрусның мавыгуына да йогынты ясаган – 12 яшьтән бирле Эльбрус спорт белән шөгыльләнә. Башта баскетбол, көрәш белән мавыга. 13 яшендә үз йорты ишегалдында кул астындагы тимер-томырдан тренажер залы кора. 1991 елда Чиләбегә күчә.
Армреслинг буенча Русия чемпионы, пауэрлифтинг буенча РФ спорт мастеры. Транспорт чаралары тарту буенча Русия рекордчысы: ул 29,4 тонналы ике автобус, 760 тонналы “Нагатино” судносы 186 тонналы “Иван Калита” судносын тарткан иде.

Фото: rbc.ru
Читайте нас: