Безгә кече сыйныфлардан ук укытучылар: "Мәктәп – сезнең икенче өегез, ә классташлар белән укытучылар – икенче гаиләгез", – ди торганнар иде. Мин бу сүзләргә беркайчан да ул чаклы игътибар итми идем. Тугызынчы сыйныфта бездә дә шушындый сорау туды: “Нишләргә?”. Безнең сайлау мөмкинлеге икәү генә иде – я үзеңә ошаган һөнәрне сайлап, шул уку йортына керергә, я унберенчегә калырга. Күбесе беренче юлны сайлады. Кайбер классташларны күрмәү башта сәеррәк тоелды. Тора-бара аңладым: мәктәп еллары да мәңгелек түгел, ул ямьле, күңелле елларга кайчандыр “хуш” дияргә туры киләчәк. Кайчандыр кабул итә алмаган фикерне барыбер кабул итәргә туры килде: мәктәп, чыннан да, – икенче гаилә икән. Уен, конкурс, олимпиадаларда бүтән мәктәпләр белән ярышканда, һәрбер мәктәп үзен күрсәтергә тырыша, шулчагында барысы да үз мәктәбе өчен тырыша, кайгыра. Мин, шул буладыр инде ул мәктәп гаиләсе, дип уйлый идем, ләкин “мәктәп” сүзенең мәгънәсе тирәнрәк икән. Аны сүзлек һәм китаплар гына аңлатып бетерә алмый, аны үзеңә аңларга кирәк. Сабый чакта без анда ашкынып барабыз, тырышып укыйбыз, ә еллар үтә барган саен, мәктәпкә йөрисе килми башлый: “кайчан чыгып китәм” дигән явыз уй гел ияреп йөри, уку елы җәй каникулларын гына көтеп үтә. Мин дә шундый ук укучыларның берсе идем. Мәктәп мине бер дә кызыксындырмый иде, мәктәптә өйне генә уйлап утыра идем, ә өйгә кайтсам, мин барыбер мәктәптә булганнарны уйлый идем.
Мәктәпкә беренче барганым әле дә исемдә. Күрше авылдагы бәләкәч кенә мәктәп миңа нык зур булып күренде. Анда балалар бик күп түгел иде. Ике-өч сыйныфны бер укытучы – Рима апа укытты. Минем белән беренче сыйныфка тагын ике кыз һәм бер малай керде. Ааларны белгән булсам да, алар белән миңа никтер кыен иде. Мәктәптән кайтып китәсе, качасы килә иде. Минем янда икенче сыйныфта укыгын апам бар иде, шуңа гына миңа җиңелрәк булгандыр. Ул, башка мәктәпкә киткәнче, мина терәк-таяныч, ярдәмче һәм якын дус булды. Дүрт сыйныф укыгач, мин дә шул мәктәпкә күчтем.
Нәдер мәктәбендә дүрт ел буена күнеккән идем инде, миңа анда ямьле иде. Шушы мәктәптә миңа төп белемне бирделәр, мин монда санарга, кушарга, хәреф танырга, язарга өйрәндем. Җәй, яз, көзләрен без, тышка чыгып, төрле уеннар уйный идек, мәктәпнең олы бакчасында сәяхәт кыла идек. Бу минем беренче мәктәбем дә иде һәм бу мәктәпнең дәресләре миндә үзенең эзен калдырмыйча калмады.
Аннан инде Базытамак мәктәбендә укый башладым. Бу мәктәпнең олылыгы мине бик гаҗәпләндерде. Беренче күргәндә үк аның зурлыгы һәм матурлыгы күзгә ташланды. Мәктәп ихатасы ике яктан төрле чәчәкләр белән уратып алынган, шунда ук карлыган куаклары. Беренче сентябрь бик матур көн иде: якты, шат кояш, йомшак, тыныч җил, агачлар шул җил белән дулкынланып шаулый. Тик болар бер дә минем күңел халәтемә туры килми иде. Мин гел үземнең элекке мәктәпне, андагы бөтен кызык, шатлыклы вакыйгаларны искә төшереп, нигә безне аннан җибәрделәр, дип уйлый торган идем. Дустым да монда берәү генә иде. Бу вакытта миңа әткәем ярдәм кулын сузды: ул миңа дәрес әзерләшергә ярдәм итә торган иде, минем анда барасы килмәгәнне күреп юата, киңәшләр бирә торган иде. Тик ул шулай тыныч һәм йомшак кына итеп кенә әйткәнгәме, мин аңа ышанмаганмындыр. Мин барысын да гел үземчә эшләдем…
Еллар үтте. Бу мәктәпкә күнектем һәм анда да дуслар таптым. Лиана исемле классташым якын дустыма әверелде. Мәктәп еллары ансыз күңелсез булыр иде. Ул миңа күп нәрсәләрдә ярдәм итте, аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Дөресен әйткәндә, беренче күргәндә ул шундый усал иде, без дус була алабыз дип, ул чагында мин башка да сыйдыра алмый идем. Әйе, беркайчан да кешенең холкын һәм эчке дөньясын беренче караштан белеп булмый. Хәзер ул – минем иң якын дусым. Мәктәпнең күп кадерле хатирәләре шул кыска буйлы, кара чәчле, мәрхәмәтле йөрәкле дустым белән бәйле.
Минем һәрбер классташым талантлы һәм үзенчәлекле. Без һәрбер елны мәктәп белән походка чыга идек. Төрле кичәләрдә катнашканда да бер-беребезгә таянып һәм ярдәм итеп тордык. Тугызынчы класста курыккан имтиханны да бергәләшеп җиңеп чыктык. Дуслар гел кирәк, кайда гына, нинди генә вакытта булма ышанычлы кешегә таянасың; кайгыларны, начарлыкларны берүзең генә җиңеп чыга алмаска мөмкинсең; коллективта эшли белергә кирәк.
Мәктәп мин нинди ачышлар ясадым? Әлбәттә, бик күп. Һәрбер кеше үзенчәлекле, дигән уйга мин мәктәптә төшендем, ахры. Белемне дә миңа мәктәп бирде. Миңа күп фәннәр ошамый, шуңа да мин алар белән бик кызыксынмый идем. Физика, алгебра, геометрия, география, биология, химия… Кыскача әйткәндә, урыс әдәбияте, татар әдәбияте һәм инглиз теленнән башка фәннәр белән мин бик кызыксынмадым. Сан һәм формула белән бәйле нәрсәләр һич тә минем өчен түгел. Барысы да бер үк төрле әйберне ярата алмый, һәм төрле кешенең зәвыгы төрле. Дусларга ярдәм итеп яшәү һәм укытучыларда усал тикшерүче генә түгел, ә якын дус һәм яхшы киңәшче дә күрергә өйрәнү – болар да үзе бер ачыш булды.
Әмма күңелдәге бар нәрсәне дә кешегә сөйләп булмый. Мәктәп мине үзаллылыккка, кешенең эчке дөньясын аңларга өйрәтте. Була шундый хәлләр, син аларны берүзең, бер ярдәмсез үтә алырга тиешсең; син киләчәк язмышыңны үзең сайлыйсың. Кешене тыңлап, күреп аңлый белергә дә кирәк. Гел моңсу йөргән кеше, бәлки, ачы сагыш кичергәндер, яшәү мәгънәсен, кадерле кешесен югалткандыр. Гел көчле булып йөргән кеше дә яклау, тынычлык көтеп яшәргә мөмкин. Кеше язмышы – бик кызык нәрсә: очраклы хәл бөтен гомерне үзгәртергә мөмкин, киләчәктә нәрсә буласын белеп булмый. Бар нәрсәгә дә әзер булып торырга кирәк. Мин күп нәрсәне якыннардан көттем. Башта үз-үземә таянып һәм үзем тырышып яшәми идем. Мәктәп шуңа да өйрәтте: “Һәрбер кешенең язмышы үз кулында”.
Безнең Базытамак мәктәбендә миңа иң ошаган нәрсәләр – ул мәктәп ихатасы һәм бакчасы иде. Көз һәм яз вакытында монда шундый ямьле, матур. Чәчкәләр күп. Җәй көннәрендә төрле җиләк-җимешләр балаларны бакчага чакырып тора, карлыганнар хуш ис тарата.
Тәнәфес – иң шатлыклы мәл. Мин аны аеруча яратам. Яраткан тәрәзәм янына барып бастым. Ул миңа тылсымлы кебек күренә иде: анда бар нәрсәне дә күреп була. Кышның караңгы иртәләрендә монда кояш чыгуын, кар бөртекләренең бии-бии төшеп, тыныч кына җиргә ятканын, кешеләрнең каядыр ашыкканын, чабышканын... Боларны бер уйсыз-нисез генә карап утыру минем иң яраткан эшләрнең берсе иде. Мин ялгызым булырга яратам һәм монда килүем шул сәбәптән иде.
Менә бер олы яшьләрдәге апа, капчыклары белән мәктәп яныннан узып барганда, аның янына бер егет килеп, капчыкларын кулыннан алды да, алар икесе бергә атлап киттеләр. Тылсымлы тәрәзә киләсе дәреснең нәрсә турында буласын миңа ачык мисалда күрсәтте.
Елмаеп, ул ике кешене карашым белән озатканда, кыңгырау чыңлады. Бала-чага, укучылар дәрескә чаба. Мин тыныч кына, күргәнемне яңадан күз алдыма китереп, баскычтан менәм. Класска кердем. Экранга “Бер эшләгән яхшылык меңе белән кайта” дип зур итеп, язылган. Ә бит чынында шулай: яхшы эшме, яманнымы – аларның һәрберсенең нәтиҗәсе шундый ук була. Яхшысы да – меңләп, яманы да меңләп кайта...
Алдагы дәрес. Тактада кызыл акбур белән тема язылган: “Беркайчан да тормыш авырлыкларына бирешмә!”. Бу сүзләр күз алдымда балкып торды. Укытучыны дәрес буе тыңламыйча, теманы үзаллы гына аңларга тырыштым: үзем кичергән авырлыкларны искә төшереп, аларны ничек каршы алганымны уйлап утырдым. Озак уйладым. Һәм бу сүзләр һәр кешенең тормыш девизы булырга тиеш, дигән уйга килдем..
Соңгы дәрес. Барысы да алҗыган иде. Мине шул аптыратты: күпме дәрес укыткан укытучы апаның йөзендә якты җылы елмаю. Ничек алай була ала ул? Ул да – безнең кебек кеше. Ә ничек соң елмая ала? Аның бер тапкыр да утырмыйча, басып сөйләгәненә янә гаҗәпләндем. Бүлмәдә кап-кара тактада бер язу да юк иде. Без, өйгә кайчан кайтабыз, дигән уй белән укытучыга карап утырганда, укытучы безгә теманы үзебезгә уйлап карарга кушты. Берсенең дә җавабы дөрес булып чыкмады. Әйтеп җибәрерлек бер әйбер юк иде бүлмәдә дә, тактада да, апаның күзләрендә дә. Ул әкрен генә такта янына барып, ап-ак акбуры белән кап-кара тактага яза башлады. Бөтен игътибар укытучы апаның кулында. Тактага зур хәрефләр белән: “Үткәннәргә – рәхмәт, әлеге вакытка – тырышлык, киләчәккә – ышаныч һәм ярату” диеп язылган иде. Кара фонда бу язу миңа бигрәк тә якты күренде. Мин үз дөньяма да чума алмадым, ни уйларга белми идем: баш буш иде. Укытучы бу турыда ни сөйли алыр, дип, аны тыңларга булдым. Ә ул сөйләмәде. Ул ак бит белән ручка алып, шул темага сочинение язарга кушты. Ничаклы уйлап карасам да, нәрсә язарга белми идем, аңламый идем. Киләчәк мине куркыта, мин бу турыда яза да алмас идем.
Мәктәп дәресләре тормыш дәресләре булды минем өчен. Миңа инде “мәктәп” дигән сүз бик якын. Кайчандыр киләсе килмәгән җирдән хәзер китәсе килми. Кыңгырау моңы да – кабатланмас моң... “Мәктәп юлы – җәннәт юлы” – халык белми әйтми. Ышаныгыз, ул чыннан да шулай. Рәхмәт, зур итеп рәхмәт, сиңа мәктәп!
БДУ, татар-рус бүлеге, 1нче курс.
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды.)