-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Замандаш
19 февраль 2020, 12:55

Сәрия ВАХИТОВА. Ана һәм бала

...Бала, ике күзен мөлдерәтеп, аңа карап тора. Күзендәге яшь, менә-менә өзелеп түгелер кебек... Көтеп алган сабые ике килограммлы гына булып дөньяга килде Луизаның. Җитмәсә, ике айлык чагында салкын тидереп хастаханәдә ятып чыккан балага шәфкать туташы бер-бер артлы ике прививка ясады.... Шушы көннән башлап, баланың көне-төне елавын, аның авыру ачысын бернигә дә тиңләрлек түгел...

– Син балерина булачаксың, әйеме, кызым? Менә, операция ясатабыз да синең аякларың төз, матур булачак... – Операциягә керер алдыннан кызын шулай юатты әнисе.
Бала, ике күзен мөлдерәтеп, аңа карап тора. Күзендәге яшь, менә-менә өзелеп түгелер кебек...
Көтеп алган сабые ике килограммлы гына булып дөньяга килде Луизаның. Җитмәсә, ике айлык чагында салкын тидереп хастаханәдә ятып чыккан балага шәфкать туташы бер-бер артлы ике прививка ясады.... Шушы көннән башлап, баланың көне-төне елавын, аның авыру ачысын бернигә дә тиңләрлек түгел.
Хастаханәдә яту ярдәм итмәгәч, республика балалар клиникасында тикшеренү үтергә булды. Вакцинаның нерв системасын һәм буын-мускулларын какшатканын әйтте табиблар. “Адәм – фәрештә түгел”, – ди иде аның картәнисе. Шәфкать туташының хатасы өчен тавыш куптарып йөрмәде, моңа хәле дә булмагандыр. Насыйп яр дип сайлаган кеше дә каты күңелле булып чыкты. Кызының көне-төне елавыннан туеп, бүтән хатынга чыгып китте.
Тормыш давылы китереп бәргән ярсу дулкын астында күмелеп калмады Луиза. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә һәр бирмеш көнендә, сынау белән бергә, әрнү-газапларны эчкә йотарлык көч тә бирә иде. Тернәкләндерү үзәкләрендә дәва алу, тәрбия килештеме – Сафия тернәкләнеп китте. Бер яшь тә өч айлык чагында кулына әйбер тота башлагач, терелүгә өмет уянды.
Менә кыз җиде яшенә якынлашты. Аны мәктәптә ничек кабул итәрләр икән, дип көяләнде ул. Бөтен бала кызына карый төсле тоела. Кайбер аналар инвалид сабыйларын кешегә күрсәтмәскә тырыша. Ә ул, киресенчә, күрсеннәр, дип уйлады. Бала да дөньяны, кешеләрне күреп үсәргә тиеш бит. Кызын башка балалардан аерып укытуны хуп күрмичә, мәктәпкә йөртергә булды. Төшке аш вакытында йөгереп барып ала да әниләренә илтеп куя, эшеннән кайтышлый кереп ала. Әлдә таянычы – әнисе һәм әтисе бар!
Район хастаханәсендә бухгалтер булып эшләгән әнисенең эштән кайтуын Сафия өзелеп көтеп тора. Әнисенең тәмле ашларын бигрәк ярата шул ул. Ә аның әнисе бик тәмле пешерә! Чәе дә әллә ничә төрле шифалы үлән кушып ясалган булыр. Кызын аякка бастыру өчен кайда нинди файдалы киңәш күрә, кулланырга тырыша. Кул эшенә дә оста ул, кызының өстендә – ул бәйләгән киемнәр.
Ялгыз аналарның язмышы бер төсле генә булмый: кемдер тапкан баласын бәби табу йортында ук калдырып чыга, кемдер авырлыкларга түзә алмыйча, эчүгә сабыша. Хәтта сау-сәламәт баласының гомерен кыючылар бар, Аллаһ сакласын! Бериш аналар, балам – гарип, аны язмыш кыерсыткан, сүз әйтмәгез, дип, баласына кул селтәп, дәваламыйча, тернәкләндерергә тырышмыйча, яши бирә.
Табибларга йөрүен туктатмады Луиза. Сабыен терелтү юлларын эзләде. Кырымда дәваланганда санаторий неврологы аңа Курган шәһәрендәге ортопедия үзәгенә барып карарга киңәш итте. Анда уникаль операцияләр ясала икән.
Кызымның аяклары төзәлсә, иң матур аяк киеме кидереп йөртер идем, дигән хыяллар белән яшәде ана. Яхшы төш тә күрде. Тәвәкәлләде. Академик Илизаровның укучысы табиб-ортопед Михаил Павлович Тепленький кабул итте аларны. “Мондый операция эшләгәнем юк иде, мускуллар җыелыр микән”, – дигән шиген белдерде белдерүен. Шулай да, өр-яңадан күп тикшеренүләр үткәргәннән соң, ясарга дигән карарга килде.
Катлаулы операцияләр ясатырга илнең төрле якларыннан, чит илләрдән дә җыелганнар иде монда. Германиядән килгән бер студент кыз әйтүенчә, андый операцияләрне үзләрендә дә ясыйлар, ләкин кыйбатрак икән.
Аларның палатасында ун кеше. Илизаров аппараты алты балага куелган. Балаларның кайсысы эленгән килеш ята, кемнең – аягыннан, кемнең – ботыннан, кемнеңдер оча сөягеннән тимер чыгып тора. Ун язмыш. Ун төрле уй, холык. Түрдәге тәрәзә буенда – чечен әбие Зинаида, оча сөягенә уналтынчы операция ясатырга яткан оныгы Иманны карый. Чиләбедән татар хатыны Лилия, батутта сикергәндә оча сөягенә зыян килгән унике яшьлек кызы Ангелина, Симферопольдән кырым татары Ление кызы Ленара белән. Хант Оксана, кызы Катя операциядән чыккач, өч көннән кайтып китә, тундрада болан көтүләре бар икән. Төмән өлкәсеннән килгән унбиш яшьлек марҗа кызы Катя да үзе генә ятты. Ике Катяны да һич авырсынмый тәрбияләде бүлмәдәге хатыннар.
Бүлмәдәгеләрне уртак кайгы һәм миһербанлылык, ана белән бала мәхәббәте берләштерә. Операция көне җиткән балага битараф калмыйлар. Палата белән озаталар, палата белән каршы алалар. Кемдер реанимациягә керсә, аның өчен көяләнәләр. Шулай авыр көннәрдә берләшеп, киләчәккә өмет белән көн итте дүртенче палата.
Җаннары сызлаган аналар язмыш сынавына дучар булган, шушы яшьтән үк тән сызлавының нәрсә икәнен белгән балаларның күңелен ничек тә күтәрергә тырышты. Туган көн бәйрәмендә тортлар, тәмлекәчләр белән сыйладылар. Ә беркөнне, шарлар тоткан клоун палатага килеп кергәч, сабыйлар шулкадәр бик шатланды, хәтта чәбәкәй итә башлады. Яңа елда ата-аналар, җыелышып, хастаханә коридорында чыршы бизәделәр, Кыш бабай белән Карсылу килеп, иганәчеләр биргән бүләкләрне тараттылар. Ватанны саклаучылар, Әниләр көне дә билгеләп үтелде.
...Катлаулы операция җиде сәгать барды. Сафия наркоздан авыр айныды. Әзрәк хәл керү белән өстенә ябылган җәймәне ачып карарга ашыкты. Аякларыннан тимерләр тырпаеп чыгып торганын күреп, куркышыннан елап җибәрде. Күңеле тулышкан Луиза да яшьләрен тыя алмады.
Икенче көнне үк перевязка ясадылар, тернәкләндерү курсын башлап җибәрделәр. Айлар буена, төннәрен дә йокламый, сызланган кызының аягын ышкып чыкты Луиза.
Йокла, минем кызчыгым,
Йом күзеңне, кошчыгым,
Син бит – минем гүзәлем,
Йомыла, йомыла күзләрең...
Кичен, кызына бишек җыры җырлый әнисе. Моны күреп, калган балалар Луизаның кычкырыбрак җырлавын үтенде. Көн дә кич, бүлмә уртасына утырып, бишек җырын җырлый торган булды ул.
Укмашкан нерв йомгагына әйләнгән аналар үзләре дә тынычландыра торган дарулар эчеп, идәнгә матрас җәеп йоклый. Йоклый алса... Палатада авыр хәлле бала булмаса... Кайвакыт, кич белән балаларын юындырып яткыргач, кул эшенә тотыналар. Шулай әзгә генә булса да онытылып тора алар. Менә Луиза бәйләменә тотынды, ә Лилия майлы буяу белән киндергә сурәт төшерергә әвәс. Кемдер чигү чигә, күрше палатадагы бер хатын курчаклар бәйлиа. Бәйләгән курчакларын балаларга тарата, бүләк итә. Зинаида әби исә нинди хәлләрдә дә биш вакыт намазын калдырмый.
Җиде ай ятты алар Курган хастаханәсендә. Җиде ай эчендә дүрт операция ясатты Сафия.
...Үләнгә утырган кызчык качышлы уйнаган аллы-гөлле күбәләкләрне күзәтә. Бүген әнисе аны урман акланына алып килде бит. Табигатьтәге үзгәрешкә таң калып утыра кызчык. Көзен киткәннәр иде хастаханәгә, инде ямьле җәй җиткән! Кулына килеп кунган күбәләккә сак кына кагылмакчы була... Күзләрен тутырып, гаҗәпләнеп карый ул мондый искитмәле матурлыкка. “Сак бул, кызым, канатларын имгәтә күрмә, аның да җаны бар бит”, – дип аңлата әни кеше. Кызчык бик яхшы аңлый бу сүзләрнең мәгънәсен.
Очып киткән күбәләк артыннан әкрен генә атлап киттеләр икәү – кызчык һәм Ана. Бер-берсенә терәк булып, гомер сукмагыннан атлый алар... Язмыш ачысын татырга өлгергән сабый белән тормыш инде җелекләрен суырган Ана якты киләчәкләренә ышанып атлый...
Чакмагыш авылы.