Барлык яңалыклар
Замандаш
27 гыйнвар 2020, 13:13

“Тулпар”ның дусты Татарстан медале белән бүләкләнде!

24 гыйнварда Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил ШӘЙХРАЗИЕВ Уфада татар җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Әлеге очрашуда журналыбызның тугры дусты, эшкуар-иганәче Ирек Мәҗит улы СӘЕТОВ Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнде.

Турысын әйтим, соңгы елларда Ирек Мәҗит улы кебек татар җанлы, милләтпәрвәр кешеләрне бик сирәк очратам мин. Юк, ул: “Мин – татар!” – дип, күкрәк сугып йөрми, Интернет челтәрендә “ялкынлы” комментарийлар язып, “диван гаскәрләре”ндә дә “хезмәт” итми. Ирек әфәнде милләтпәрвәрлеген эш белән раслый: Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә үткәрелгән барлык конкурс-бәйгеләрдә катнашучыларны бүләк-призлар белән тәэмин итә; уку йортының Тантаналар залы да аның матди ярдәме белән яңартылды; ел саен ул үз исәбенә балаларны рухи мәркәзләребез – Казан белән Болгарга алып бара; мәктәпкә татар гәзит-журналлары яздыра. Әйткәндәй, быел ул үзенең туган төяге – Авыргазы районының Әпсәләм авыл китапханәсен дә ун данә “Тулпар” журналы белән тәэмин итте, авыл уңганнарына бүләккә “Кызыл таң”, “Ватаным Татарстан”, “Безнең гәҗит” гәзитләрен, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Әллүки”, “Ялкын” журналларын яздыра.
Ирек Сәетовның милли җанлы, ватанпәрвәр зат булуына һич тә аптырарга ярамый. Эш шунда: аның нәсел тамырлары Галимҗан Ибраһимов токымына барып тоташа. Ирек әфәнденең әнисе яклап картәтисенең әтисе Вилдан бөек әдибебезнең атасы Гыйрфан мулла белән бертуган була. Вилданның Мохтар, Мотаһар һәм Абсаттар исемле өч улы туа. Абсаттарның балалары арасында Мәүсилә исемле кыз да була. Ул Солтанморат авылында туып үсеп, Бөек Ватан сугышыннан аягын югалтып кайткан Мәҗит исемле егеткә кияүгә чыга һәм иренең туган төяге – Әпсәләм авылына күченә. Бер-бер артлы дүрт уллары – Марат, Ирек, Наил, Салават дөньяга килә. Ата-бабаларындагы укымышлылык, зыялылык, аналитик акыл, эшкуарлык кебек сыйфатлар геннар буенча аларга да күчә. Мәүсилә апа үзенең затлы нәселдән чыгуын беркайчан да онытмый: дүрт улын да гаделлеккә, тырыш хезмәткә, үзләрен башкалар янында горур тотып, халык, милләт мәнфәгатьләрен алга куеп яшәргә өйрәтә. Монда аның озак еллар Әпсәләм авыл мәктәбендә урыс һәм татар телләре һәм әдәбиятлары укытучысы булып эшләвен дә онытмаска кирәк. Ирек Мәҗит улы кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, Әпсәләм авыл командасы составында чыгыш ясап, чаңгы ярышларында районда беркемгә дә беренчелекне бирми. Физкультура укытучысы Урал Фәхретдинов малайларны: “Без бары тик җиңүче генә булырга тиеш!” – дип өйрәтә. Менә шушы авыл, ата-ана тәрбиясе Ирек әфәндене гомер буе озата килә. “Әйткәнсең – эшлә” сүзләре аның тормыш девизына әверелә.
Аңа кечкенәдән үк техника “җене” кагылган була. Инде IV сыйныфта укыганда ук, Ирек үзенең абыйсы, бүгенге көндә танылган эшкуар-меценат, милләтпәрвәр Марат Сәетов белән җәй буена мал карап үстереп, шуларны сатудан кергән акчага икесенә бер мотоцикл сатып алалар. Балачак мавыгуы аның барлык киләчәк тормыш юлын билгели. Урта мәктәп тәмамлагач, егет Стәрлетамакта автослесарь һөнәрен үзләштерә. Биредә ике ел шофер булып хезмәт салгач, Себергә китеп, Нефтеюганск янындагы Пайковский поселогына эшкә барып урнаша. 1975 елда ул яңа гына конвейердан төшкән “Жигули” автомобилен сатып алып, туган якларына кайтып китә. Ике еллап Стәрлетамакта водитель булып эшләгәч, гаилә корып җибәрә һәм Уфага күченеп китә. “АвтоВАЗ” предприятиесенә урнашып, башта – слесарь, соңрак автомобильләр ремонтлау буенча мастер булып эшли. Биредә 1996 елга кадәр хезмәт итеп, бай тормыш тәҗрибәсе туплый. Әлеге көндә шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә.
Ирек Сәетов тормыш иптәше Зилә ханым белән өч бала – бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерә, тормыш шартларын җайга сала, тырышлыгы белән хезмәттәшләре арасында хөрмәткә ия була. Ләкин “үзгәртеп кору” җилләре исеп, милли күтәрелеш дәвере башлангач, күңелендә сәер бер канәгатьсезлек хисен тоя башлый. “Халкым өчен ни генә эшләдем соң мин? Үземнән соң ни калдырам?” кебек сораулар аның күңелен кимерә. Шушы сорауларга җавап эзләп, ул татар милли хәрәкәтенә килеп кушыла. 1980 еллар азагында Уфада оешкан Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар мәдәниятен сөючеләр клубының активистына әверелә. Кеременең шактый гына өлешен милли оешмаларга иганәчелеккә бүлә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының тернәкләнү дәверендә ярдәм күрсәтә. 2002 елда сөекле әниләре Мәүсилә апа вафат булгач, алар, агалы-энеле дүрт бертуган – Марат, Ирек, Наил, Салават бергә җыелышалар да туган авылларында мәчет төзиләр. Аллаһ йорты бүген “Мәүсилә мәчете” исемен йөртеп, әниләренең рухын саклап, тирә-якка нур чәчеп утыра. Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев һәм башка игелекле затлар белән берлектә җырчының туган авылы Корманайдагы мәчет төзелешен агалы-энеле Сәетовлар да финанслый. Боларның һәммәсен дә, дан-шөһрәт көтмичә, Аллаһ ризалыгы өчен башкарып чыга алар.
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның сүзләрен кабатлап: “Гомер буе кеше каһәреннән куркып яшәдем”, – ди Ирек Мәҗит улы. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ул ихлас ышана, мохтаҗларга хәер бирүне изге эш дип саный. “Шунысы гаҗәп, – ди ул, – кешегә ярдәм итсәң, ул һәрчак кире әйләнеп кайта. Шуңа күрә керемемнең шактый өлешен иганәчелеккә тотам”.
Биредә Ирек Сәетовның революциягә кадәр үзенең сәүдәгәрләре белән дан тоткан Әпсәләм авылыннан чыгуын истә тотарга кирәк. Мондагы халык чабатаның ни икәнен белмәгән, революциягә кадәр бай, җитеш тормышта яшәгән. Әлегә кадәр кешеләр: “Октябрьдән соң да без ертык галуштан йөрсәк йөргәнбез, ләкин чабата кимәгәнбез”, – дип көлешә. Менә шушы бай иганәчелек традицияләре, милли гореф-гадәтләр ата-бабалары сәүдәгәрләр затыннан булган Ирек Мәҗит улының шәхес буларак җитлегүенә зур йогынты ясаган да инде. Ул туган авылына, якташларына мең рәхмәтле. Һәм моны Ирек әфәнде сүздә генә түгел, эш белән раслый. Моңа берничә мисал да китереп узыйк.
2008 елда Авыргазы районының Әпсәләм авылы үзенең 190 еллыгын бәйрәм итте. Шул уңайдан Уфада авылның тарихына, данлыклы кешеләренә багышланган “Абсалям: страницы истории” дип аталган китап басылып чыкты. Уфа, Казан, Ырынбур, Мәскәү архивларында сакланучы бай архив материалларына, шәҗәрәләргә нигезләнеп төзелгән бу тикшеренү Авыргазы төбәге кешеләрендә генә түгел, гыйльми даирәләрдә дә зур кызыксыну уятты. Билгеле, бу эш зур финанс чыгымнары таләп итә иде. Башка күренекле якташлары белән бергә бертуган Марат һәм Ирек Сәетовлар да эзләнүләр алып баруда һәм китапны нәшер итүдә акчалата олы ярдәм күрсәттеләр. Юбилей уңаеннан “Шәҗәрә бәйрәме” һәм Хәния Фәрхи, Идрис Газиев, Зифа Нагаева кебек күренекле сәнгать әһелләре катнашлыгында зур концерт оештырылды. Бертуган Сәетовлар бу эшне урындагы “Урожай” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Радик Рәфыйков белән берлектә башкарып чыктылар. Тиздән авыл үзенең ике гасырлык юбилеен бәйрәм итәчәк авыл хаклы рәвештә үзенең шундый уллары белән горурлана ала. “Иң мөһиме – авылны, нигезне саклау, – ди бүген Ирек Мәҗит улы. – Авыл бетсә – тел бетә; тел бетсә – иман бетә.” Мондый алдынгы карашлы кешеләр яшәгәндә, Әпсәләмнең киләчәге якты, өметле.
Ирек әфәнде һәм Зилә ханым бүген сигез оныкларын үстерешәләр. Алар варисларын чын татар итеп, милли традицияләргә нигезләнеп тәрбияләргә тырыша. Ирек әфәнденең халык педагогикасына кагылышлы фикерләре аеруча кызыклы.
– Балаларыңның үскәч синнән акча сорап йөрмәүләре – иң зур бәхет ул. Безнең әти-әнидән беркайчан да акча өмет итеп йөргәнебез булмады. Үзебез таптык. Образлы итеп, болай дип әйтер идем: “Балага балык түгел, ә кармак бирергә кирәк”. Ягъни бала ни теләсә, шуны сатып алырга ярамый, ә аның үзен акча эшләү юлларына өйрәтергә кирәк. Аларны җәмгыятьтә кирәкле һөнәрләргә укыту мөһим, моның өчен акча кызганырга ярамый. Калганы инде аларның үз кулларында. Мин үзем балаларымны шулай тәрбияләдем. Шөкер, барысы да бу тормышта үз урыннарын тапты, йөзебезне кызартмыйлар, – ди ул.
Затлы нәселдән чыккан Ирек Сәетов – үзен тотышы белән дә, килеш-килбәте белән дә затлы шәхес. Әгәр бабасы Галимҗан Ибраһимов аны бүген күрсә, минем хезмәтем бушка китмәгән, оныкларым халкым рухын бүген дә саклый дип, һичшиксез горурлана алыр иде. Иманым камил, Ирек Мәҗит улы кебек кешеләр – милләтнең тоткасы алар. Алар булганда, телебез дә югалмаячак, халкыбыз да яшәячәк, илебез дә гөрләп чәчәк атачак!
Күптән түгел Ирек Мәҗит улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Барлык укучыларыбыз исеменнән Сезне ихлас күңелдән шушы матур бәйрәмегез белән тәбрикләп, бетмәс-төкәнмәс егәр, сәламәтлек теләп калабыз! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Читайте нас: