Барлык яңалыклар
Замандаш
26 ноябрь 2019, 14:35

Алинә Заһитова Туринга үтте!

Иң матур һәм мавыктыргыч спорт төрләренең берсе – бозда фигуралы шуу. Хатын-кызлар арасындагы ярышларны тамашачылар соңгы чорда бигрәк тә яратып күзәтә. Беренчелек өчен ярышучы гүзәл затлар арасында татар кызы, бу спортта мөмкин булган бөтен титулларны (Русия, Европа, дөнья чемпионы, Олимпия уеннары чемпионы) яулаган Алинә Заһитова да бар. Ижевскида туып-үскән искиткеч сөйкемле һәм талантлы кыз, сөбханалла, җиңү арты җиңү яулый.

Дөнья чемпионаты һәм Олимпия уеннарыннан тыш Гран-при уеннары да бар. Аның Япониядә үткән этабында Алинә дә катнашты. Саппоро шәһәрендә үткән бу ярышларны күпләр кызыксынып көтте. Ник дигәндә, яшь спортчылар үкчәгә басып килә – Алина Заһитова финалга үтә алмаска да мөмкин иде. Ярышларның беренче көнендә ул кыска программа өчен нибары 66,84 балл алды. Бу – Алинә соңгы ике елда алган иң начар күрсәткеч. Спортчы күз яшьләрен чак кына тыеп кала алды. Әмма ул «Клеопатра» дип аталган ирекле программасында бу сезонда үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте – 151,15 балл яулады. Судьялар зур булмаган кимчелекне бары тик икеле тулуп һәм риттбергер белән катлаулы каскадтан торган өчле флипта гына күрделәр. Нәтиҗәдә, Алинә Туринда 5-8нче декабрьдә үтәчәк финалга үтү хокугын яулады. Уңышлар сиңа, Алинә!
Читайте нас: