Барлык яңалыклар
Замандаш
14 ноябрь 2019, 16:10

Виниса ФӘТТӘХОВА. Туган көн турында шигырьләр

Бүген синең туган көнең,Без онытмадык аны.“Ничә яшь?” – дип сорамыйбыз,Мөһим дә түгел саны.Популяр җырлар авторы, халыкчан юмор остасы Виниса апа Фәттахова бүген туган көнен билгели! Аның туган көнгә багышланган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Виниса ФӘТТАХОВА
ОНЫТМАДЫК
Бүген синең туган көнең,
Без онытмадык аны.
“Ничә яшь?” – дип сорамыйбыз,
Мөһим дә түгел саны.
Көне дә көлеп уянды:
Кояш нурларын сибә.
Күзләреңнең шатлык яше
Керфекләреңдә кибә.
Гел елмаеп, көлеп яшә,
Гомерең озын булыр.
Хәрәкәттә-бәрәкәт, ди,
Яшең йөзгә дә тулыр.
Бәхет, озын гомер теләп
Җан җылысын бирәбез.
Аллаһ бирсә, исән булсак
Яренгә дә киләбез!
ТУГАН КӨНГӘ...
Яшьлек язын үткәрдең дә,
Җәй мизгеленә кердең.
Картаямын дип, уфтанма,
Тулды бит бары иллең.
Чыраең яшь, буй-сының төз,
Элеккечә матурсың.
Гомер көзеңә дә шулай
Үзгәрми керү язсын.
Кайгы күрми генә яшә,
Сөйгәнең белән бергә.
Төшенкелеккә бирелми
Үрлә әйдә, гел үргә!
Читайте нас: