Барлык яңалыклар
Замандаш
31 октябрь 2019, 21:59

Башкорт халкының күренекле җырчысы Рамазан Янбәков вафат

Рамазан Янбәков халык җырларын оста башкаручы булып танылып, үзе исән чагында ук легендага әйләнгән шәхес.

30 октябрь Башкорт халкының легендар җырчысы Рамазан Янбәков 86 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул Баймак районының Баеш авылында туа. Яшьли ятим калып Баймак районының Эткол балалар йортында тәрбияләнә. Авылның җыр-моңга гашыйк кешеләре, курайчылар белән аралашып үсә. Баймакка яшь сәләтләрне сайлау өчен озын көй остасы, күренекле композитор Хөсәен Әхмәтов килгәч, 13 яшьлек малай “Буранбай” җырын сузып җибәрә. Атаклы композитор бу малай халык гәүһәре, туган төягенең рухы дигән бәя бирә.
Рамазан Янбәков 1957-1959 елларда Радиотапшырулар һәм телевидение комитетының күмәк җыр төркемендә башкаручы (солист) булып эшли. 1961 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлап, Уфа музыка-педагогия училищесында укыта.
30 елдан артык Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. Концерт төркемнәре белән җитәкчелек итә.
Рамазан Янбәков җыр сәнгатен үстерүгә зур көч салган шәхес. Аның канаты астында халык җырларын башкаручы бер төркем сәнгать осталары үсеп чыккан. Җыр сәнгатендәге хезмәте өчен Башкортстанның халык җырчысы исеме бирелә.
Рамазан Янбәков башкорт халык җырларын оста башкаручы булып танылып, үзе исән чагында ук легендага әйләнгән иде. “Янбикә”, “Уел”, “Ильяс”, “Сәлимәкәй”, “Түрәкәй,“Туган авылым” кебек җырлары башкорт җыр сәнгатенең алтын фондына кертелгән.
Халык җырчысы белән хушлашу 1 ноябрьдә Башкорт дәүләт филармониясендә үтәчәк.
Читайте нас: