Барлык яңалыклар
Замандаш
16 октябрь 2019, 13:41

Калмашбаш кызы – дөнья чемпионы!

Башкортстан кызы, Чакмагыш районының Калмашбаш авылында туып-үскән Айгөл Гәрәева Яшүсмерләр дөнья чемпионатында велосипед спорты буенча беренчелек яулаган иде. Яңарак Италиянең Кастельгомберто коммунасында үткән халыкара ярышларда да җиңүгә иреште. Тренерлары Ранис Баянов (фотода сулда) һәм Ринат Латыйпов һәм журналистлар аны Уфа аэропортында каршы алды. Айгөлнең беренче тренеры Ранис Баянов Айгөл хакында безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

“Айгөл кебекләр сирәк”
Айгөлнең бу спорт төре белән мавыгып китү тарихы тәү карашка гади генә. Ранис Нурхәниф улы 2014 елның апрелендә, сәләтле балалар җибәрүен үтенеп, Калмашбаш урта мәктәбенең ул чактагы физкультура укытучысы Азат Рамазановка мөрәҗәгать итә. Шул 7 укучы арасында 13 яшьлек Айгөл Гәрәева да була. Җәйге тренировкаларның тәүге нәтиҗәсе дә озак көттерми – август аенда Башкортстан беренчелегендә җиңү яулана.
“Димәк, җиңү өчен иң беренче шарт – физик күрсәткечләр, табигый сәләт?”дигән соравыма тренер баш чайкый: “Юк, теләк кирәк! – ди. – Теләк һәм шартлар! Дөрес, физик мөмкинлекләр мөһим, ләкин алар булып та, һәрдаим шөгыльләнмәсәң, яшәвеңне кырыс режимга буйсындырмасаң, җиңүгә ирешү икеле. Айгөлдә бу сыйфатларның барысы да бар“.
Айгөл Гәрәеваның әтисе Тимерхан абыйның тамырлары – Кашкардан. Айгөлнең картәнисе Рая апа – авылның иң уңган, заманында орден белән бүләкләнгән кешеләренең берсе. Әнисе Эльвира исә – Баймак районыннан. Кызганыч, Тимерхан абый Айгөл яулаган җиңүләрне күрә алмады, яшьли вафат булды.
...Яхшы нәтиҗәләрен күреп, кызны Уфага, Башкортстан Республикасы Олимпия резервының велоспорт буенча спорт мәктәбе нигезендә булдырылган “Агыйдел” Олимпия хәзерлеге үзәгенә чакыралар. Биредә яшь спортчылар өчен бөтен шартлар бар.
Бу тәкъдимгә кыз үзе дә, әнисе Эльвира да башта икеләнебрәк кала. Гаиләдә дүрт малай арасында үскән бердәнбер кызын еракка җибәрәсе дә килмәгәндер әни кешенең. Чөнки тренировка базалары да дөньяның төрле почмакларында: Сочи, Пицунда, Англия, Италиядә. Берничә мәртәбә барып, интернатны, мәктәпне карап кайткач, ризалык бирәләр. Велоспорт белән җитди шөгыльләнү өчен шәхси велосипедлар да кирәк бит. Ә аларның бәясе ярты миллион сумнан да артык булырга мөмкин.
Хыяллар тормышка аша. Укучыларда!
Айгөлнең уңышында аның беренче тренерының өлеше зур. Яшьлегендә физкультура институтында укырга теләгән Ранис Нурхәниф улына Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын сайларга туры килә. Шулай да спортка омтылыш сүрелми – махсус курсларда укып, “тренер-җәмәгатьче” дигән таныклык ала. Ә чаңгыда йөрүен ул гомер буе дәвам итә. Диплом алып, туган ягына кайткач, район комсомол комитетында эшли, “Авангард” колхозында рәис була, башка җаваплы вазыйфаларда хезмәт сала. Хаклы ялга чыккач кына үзен спорт өлкәсенә багышлый. Район җитәкчелеге укучылар өчен велосипед секциясе ачу бурычын аңа йөкли.
Районда велоспортка нигез салуда тагын бер күренекле якташыбыз – Ринат Латыйповның өлеше зур. Ул – тумышы белән Иске Ихсан авылыннан. 1988 елдан бирле Башкортстан Олимпия резервының велоспорт буенча спорт мәктәбендә һәм “Агыйдел” Олимпия әзерлеге үзәгендә эшли. Ринат Нигъмәтҗан улы – Башкортстанның атказанган физик культура хезмәткәре, Русиянең атказанган тренеры. 80 спорт мастеры тәрбияләгән, 1995 елдан республиканың Велосипед спорты федерациясе рәисе, заманында велоспорт буенча Русия җыелма командасының баш тренеры булган.
Велосипед спорты белән шөгыльләнү өчен матди база кирәк. Ярдәмчеләр табыла: район мәктәпләреннән укучыларны җыеп, алар белән тренировкаларга чыга, ярышлар үткәрә.
Уртак хезмәт, бердәм тырышлык җимеш бирми калмый. Чакмагыш Физкультура-савыктыру комплексы холлындагы Мактау тактасында велосипедчыларның фотолары иң югарыда. Русиянең спорт мастерлары, Русия чемпионнары Александр Борисов, Рөстәм Иргалиев, спорт мастерлыгына кандидат, Русия чемпионы Илназ Исмәгыйлев, спорт мастерлыгына кандидат, Русия беренчелеге призеры Тимур Кинҗәкәев ул. Яшьләр арасында дөнья һәм Европа чемпионы, спорт мастеры Айгөл Гәрәеваның фотосы төшкән баннер исә бинаның тышкы диварына ук эленгән.
Дилбәр БУЛАТОВА.
Язманы тулы килеш "Кызыл таң"ның 18 октябрь саныннан укып булачак.
Читайте нас: