Барлык яңалыклар
Замандаш
16 октябрь 2019, 13:06

Гөлчәчәк махсус стипендия алачак!

Республика көне алдыннан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булды. 15 студент Русия Федерациясе Президенты, Башкортстан Республикасы Башлыгы, Русия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм М. Акмулла, Ә. М. Сөләйманов исемендәге стипендияләргә лаек булды.

Мин дә шушы исемлеккә эләктем. Ректорыбыз Салават Тәлгать улыннан котлау сүзләре, Мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Марат улыннан диплом алу дулкынландыргыч та, күңелле дә булды. Шушуындый зур дәрәҗәгә ирешүемә мин бик шат.
Форсаттан файдаланып, иң олы, иң ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Беренче рәхмәтем – әти-әниемә. Сез мине кадерләп һәм назлап пар канат астында үстердегез. Зур тормышта сыгылмый һәм сынмый яшәрлек көч бирдегез. Белемле, тырыш, итагатьле һәм инсафлы итеп тәрбияләдегез. Сезнең киңәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылыгыз тормышта үз урынымны табарга ярдәм итәр, дип ышанам. Рәхмәт Сезгә барысы-барысы өчен дә.
Икенче рәхмәтем, әлбәттә – мәктәп укытучыларыма. Бакалы районы Куштирәк гомуми урта белем бирү мәктәбендә чын укытучылар эшли. Аларның һәммәсе дә минем өчен якын, һәммәсе дә – үз эшләренә ихлас бирелгән белгечләр. Мин сезнең белән горурланам һәм сезнең каршыгызда баш иям. Тормыш океанында йөзәрлек нык канат биргән өчен рәхмәт сезгә .
Шулай ук рәхмәтләремне университет укытучыларына, аеруча кураторым Альбина Габит кызына, әйтәсем килә. Ул, без дип, бик күп тырышлык сала. Беркайчан да көчен, вакытын җәлләми, акылны гына түгел, җаныбызны да тәрбияли.
Сезгә һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Әти-әниемә киләчәктә саулык белән тигезлектә яшәргә насыйп булуын, укытучыларыма авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телим.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт
педагогия университетының 4нче курс студенты
Гөлчәчәк САБИРОВА.
Читайте нас: