Язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Радик Нуретдиннең агымдагы елда тууына 70 ел тулды. Матбугатта, радио-телевидениедә аны искә алган язмаларга тап булмадым. Шулай да, соң булса да уң булсын дип, аны искә алырга булдым.
Радик Нуретдин (Радик Фәми улы Нуретдинов) 1949 елның 7 июнендә Башкортстанның Аскын районы Иске Мотабаш авылында дөньяга килә.
Иске Казанчы урта мәктәбен, Башкорт дәүләт университетын, аннары аспирантура тәмамлый. Туган ягында мәктәпләрдә, Бөре педагогия институтында укыта. “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны”, “Башкортостан пионеры”, “Татарстан яшьләре” гәзитләрендә эшли. Хезмәт юлының соңгы елларында эшкуарлык белән дә шөгыльләнде.
Милләтпәрвәр кеше иде. Халкыбызның милли үзаңын үстерү өчен “Татар, уян!”, “Тургай” интернет-сәхифәләре оештырды. Финанс мөмкинчелеге барда “Шура” журналын нәшер итте. Аның нибары бер генә саны дөнья күреп калды. Интернет аша Урал төбәгендә яшәгән татар язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатын туплау белән дә шөгыльләнде. Үзе дә иҗат итте. Аның сүзләренә язылган бик матур җырлар да бар. “Җил капка”, “Һәр көнне керәсең төшемә” шундыйлардан.
2015 елның 24 августында аның йөрәге тибүдән туктады. Ул туган авылы Мотабаш зиратына җирләнде.
Аның якты истәлекләре, зур хезмәте, иҗаты, балалары торып калды. Түбәндә улы Алмаз Нуретдиновның әтисенә багышлап язылган бер шигырен тәкъдим итәм.
Хуш, әтием, инде мәңгелеккә
Өзгәләнеп күпме еласак та,
Күрешергә юк шул чаралар.
Хәлләремне сиңа сөйләп тормыйм,
Син бит, әти, барсын беләсең.
Без шатлансак – көләч, ә борчылсак
Моңсу булып төшкә керәсең.
Бәлки җаннар өйгә кайталардыр,
Һәр атнаның җомга кичендә?
Берсе генә дога кылмасмы, дип
Кайвакытта һичбер аера алмыйм
Әллә исән, әллә үлгәнсең...
Авыр чакта исән кеше кебек
Төшкә кереп киңәш бирәсең.