Барлык яңалыклар
Замандаш
13 сентябрь 2019, 01:46

Милләт өчен факел булып янды

Альберт Разин 10 сентябрь Удмуртия парламенты бинасы каршында үз-үзенә ут төрткән иде.

12 сентябрь Альберт Разинны соңгы юлга озаттылар. Фәлсәфә фәннәре кандидаты, социолог, доцент, удмурт галимнәренең “Тодосчи” исемле оешмасы рәисе Альберт Разин 10 сентябрь Удмуртия парламенты бинасы каршында үз-үзенә ут төрткән иде. Ул хастаханәдә авыр тән җәрәхәтләреннән вафат булды. Мәрхүмнең васыятенә ярашлы, аның җәсәде яндырылып, көле туган авылындагы Яраткан тау башыннан таратылачак.
Альберт Разин удмурт телен саклау буенча актив көрәшүче. Ул 10 сентябрь Удмуртия парламенты депутатларына ачык хат таратырга тиеш булган. Әмма өлгермәгән. Ул хатта туган тел, милләт, республика өчен җан атып, борчылып язган тәкъдимнәр урын алган.
Читайте нас: