Барлык яңалыклар
Замандаш
27 август 2019, 00:06

Мәзин сакаллы шагыйрь

Саркый безнең иреннәрдән Сутларыбыз.Бер-беренә уралалар Ботларыбыз.

Бүген редакциягә бер ир килеп керде. Үзен күптәнге танышыбыз кебек тота. Баксаң, чыннан да, редакциянең күптәнге дусты һәм авторы, шагыйрь Фатыйх Сайфран икән. Танымавыбыз шуңа – ул сакал үстереп җибәргән. Сакал үстерү сәбәпләрен ул шулай аңлатты:
– Бөтен нәрсәгә салым салалар бит, авылдагы бәдрәфкә кадәр салым салынгач, сакалга салынганчы, әзрәк үстереп карыйм, дидем. Белүеңчә. Русиядә Петр I 1698 елда сакалга салым керткән бит. Бүген дә кертмәсләр дип беркем дә гарантия бирми. Чөнки салым салыр нәрсәләре бетеп бара. Тик мине күргән танышларым: “Әллә дингә килдеңме?” – дип сорап теңкәгә тияләр.
– Ә нигә дингә килмәскә?
– Әлегә өлгермәдем. Миңа быел 70 кенә тулды бит.
– Ә кайчан өлгерәчәксең?
– Туксанга кадәр яшәсәм, өлгерәм.
– Мин сине күргәч, бу нинди мәзин икән дип уйлаган идем. Май чүлмәге тышыннан күренә диләр иде. Бу “чүлмәкнең” тышына караганда, анда май кебек, эчендә дегет...
– Юк, тулысынча дегет түгел инде. Шигырь язган кешенең эче тулы дегет булмыйдыр инде. Хатынга кул күтәргән булмады. Балаларга булмады.
– Шулай да син бер әйбергә кул күтәрәсең бит.
– Нәрсәгә?!
– Кәгазьгә. Ак кәгазьгә кул күтәреп аны пычратасың.
– Миннән үрнәк алмасалар да, мин язганнардан гыйбрәт алсыннар димен. Мин бит йөрәк аша үткәреп язам.
– Алар шуны укып, Сайфран кебек булырга язмасын дип уйларга тиешләр.
– Бу сакал белән миңа тәмәке тартырга ярамый, аракы эчәргә ярамый, көлеп, елмаеп, акыллы сүзләр генә сөйләп, әйбәтлеккә, яхшылыкка өндәп кенә йөрергә иде.
– Ярар, сакалыңа тап төшермә.
– Юк инде. Мине рәссамга охшатучылар да күп. Рәссам сакаллы булырга тиеш дип уйлыйлардыр инде.
– Рәссамнар бит пумалага чимал буларак үстерәләр.
– Әгәр мин сакалымнан пумала ясап сатып, аның белән төшерүчеләр зур әсәрләр иҗат итеп танылып китсәләр, минем сакалыма чират торачаклар бит! Үстереп өлгереп булмаячак.
Фатыйх безнең бүлмәдән шактый якты өметләр белән чыгып китте...
Фатыйх Сайфран
Сирәк булгалый торган хәл
Күзләремне күзләреңнән
Алалмыймын.
Сихереңнән, менә-менә
Таралырмын...
Сүзләр эзлим, тик ул сүзне
Табалмыймын.
Күрә торып, яннарыңнан
Таялмыймын.
Нәрсә булды? Күпме барыр
Бу тамаша?
Ниләр биреп котылырга
Бу карашка?
Саркый безнең иреннәрдән
Сутларыбыз.
Бер-беренә уралалар
Ботларыбыз.
Табыштылар, кавыштылар
Котларыбыз!
Сылукайның сихереннән
Коткарыгыз!
Курка-өркә мин төшәмен
Бер ят күлгә.
Йөз түбән, йә, чалкан ятып
Йөзәм күлдә...
Иң кызык чагында сылу
Эшне бүлә:
Сихер бетте, сөю үтте
Хәзер түлә!
Бу тавышка уянып китсәм
Ятам өйдә...
Ә янымда хатын ята
Көлә-көлә.
Читайте нас: