Барлык яңалыклар
Замандаш
21 август 2019, 02:03

Рамил Чурагулов һәм “Хәзинә-Тур”

“Хәзинә-Тур” ел саен популяр җырлар авторы Рамил Чурагуловның туган көне уңаеннан Казанга сәфәр оештыра.

“Хәзинә-Тур” ел саен популяр җырлар авторы Рамил Чурагуловның туган көне уңаеннан Казанга сәфәр оештыра.
Чираттагысы 20 август башланды. Сәфәр чыгучылар Туймазы районының “Бабай утары”нда узган фольклор бәйрәменә дә тамаша кылдылар. Сәфәргә баручылар арасында билгеле яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов та бар.
“Хәзинә-Тур” җитәкчесе Комил Сираҗетдинов сәфәрнең максатлары турында шуларны сөйләде:
“Рамил Мотагар улына багышланган сәяхәтләр 2007 елдан башлап оештырыла. Ел саен август аенда без шигърияткә, әдәбиятка, мәдәнияткә кагылышлы тур оештырабыз. Быел программага “Бабай утары”нда булуны да керттек. Безнең максатлар – әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә яшьләрне җәлеп итү. Киләчәктә әдәбиятны укучылар да, аны иҗат итүчеләр дә күбрәк булсын иде”.
Рамил Чурагулов бу сәяхәтләрнең иҗатына илһам бирүен белдерде.
Айгиз Баймөхәммәтов та Рамил үрнәгендә Казанны күреп, дәртләнеп кайтырга, Уфа-Казан арасында кычыткан үстермәс өчен баруын әйтте.
Читайте нас: