Барлык яңалыклар
Замандаш
19 август 2019, 12:54

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Замана киленнәре

...Иң мөһиме – күз-каш буярга, тәмле ашарга, сәгатьләр буена каенаналарны «чәйнәп» куанырга һәм «яшәргә ирек бирми торган» каенаналар кадерләп үстергән, күп акча табучы егетләрне вакытында эләктереп калырга гына кирәктер инде. Алдатмыйлар, тырышалар замана киленнәре!..

Их замана, замана! Менә, ичмасам, килен! Кап-кара күзләрне тагын да ныграк серлеләндереп куертылган кара керфекләр өстендәге ясалма кара каш сөйләгәндә кыйгачланып күтәрелеп-күтәрелеп китә. Шартын китереп киселеп буялган шоп-шома, ап-ак чәчләрне, күзләренә төшмәсә дә, озын ясалма тырнаклы куллар әле бер, әле икенче якка сыйпаштырып ала. Әз генә осталар кулы тисә дә, чиягә тиң иреннәре үз матурлыгын югалтмаган. Шул матур иреннәр миңа яшь килен өчен бүгенгә хәл ителмәгән иң мөһим мәсьәлә булган серләрне ача, ә мин, үз гомеремдә бизәнү-төзәнү күрмәгән гади авыл хатыны, аның ясалма матурлыгы астына яшерелгән, гүзәл яшьлектә генә була торган, русчалап әйтсәк, «натуральный» матурлыкка кушылган күңел сафлыгын эзлим. Бу төс-кыяфәттә табигый берни калмаган кебек. Мин дә, гасырдан-гасырга күчеп йөргән килен-каенана мөнәсәбәтенә ачкыч таба алмый, һушым китеп, яшь киленне тыңлыйм.
Әйе, шулай. Нишлисең, яшь киленгә иркенлек кирәк, иркенлек булмаганга гына авырга кала алмый интегә икән бит, бахыр бала. «Булсын ул әни кеше, булсын, тик сәгать саен кәрәзле телефон аша хәл белешеп башны зинкетмәсен. Нигә кирәк аңа безнең нәрсә пешергән? Улы ач булмагач, нәрсә ашаса да барыбер түгелме аңа?» – ди, әңгәмәсен тәмамлап, хәстәрлекле каенананың игътибарыннан зар-интизар булган яшь килен.
Ниләр дип җавап бирим соң сиңа, балакаем, әлегә ана хисен татымаган яшь хатынга ничек аңлатыйм каенананың йокысыз төннәрен, сагышлы көннәрен?
Әлбәттә, язмыш үз сынаулары белән ачысын да, төчесен дә аңлатыр сиңа. Тормышның матурлыгын да күрергә өйрәнерсең әле син. Боларның барысын да вакытка кушыйк, вакыт барысын да төзәтә, барысын да үз җаена сала. Әлегә, хәтер капчыгымны барлап, үзем килен булып төшкәч узган сынауларымның берничәсен генә искә төшереп узарга базнат итәм.
***
Ни сәбәпледер, килен булып төшкәч үк яратмады мине каенанам. Чыраен да ачмады, сөйләшеп, серләшеп тә утырмады, эндәшми генә төрлечә сынады. Фермада савымчы булып эшли иде ул. Мин эштән кайтуга, ул эшкә китә. Эштән кайтып ял итәрмен дисәм, каенанам кушып киткән эшләрне иремнең энесе тезә башлый. Беләсеңме, белмисеңме дип сораучы юк, кем әйтмешли, иргә бара белгәч, эшен дә белсен дигәндер инде, күрәсең.
Беренче сынау тәбикмәк пешерү булды. Тәбикмәк изелгән, кабарган, мич ягып пешерәсе генә. Мич тә ягылды, күмер дә төште. Күмерләрне, калган янып торган агачларны мичнең бер ягына өеп куйдым. Табаны да кыздырып алдым. Бер чүмеч камырны алып салыйм дисәм, бик куе икән. Нык кына итеп, бик тырышып болгатып та карадым, юк, һич кенә дә буталмый, табага салгач та, таралмый, оешып тик тора. Әни тагын берәр нәрсә эшләтергә кушмадымы дип, энекәштән дә сорап карыйм. Юк, башка бер сүз әйтмәде, ди. Җылы тәбикмәк көтеп йөргән каенатамнан да сорап карыйм, белмисеңме, нәрсә эшләтәләр икән дип, ул да белми.
Аптырап, янган мич каршында басып тордым-тордым да, үземнең картыйкаем белән төш пешергән искә төшеп китте. Туктале, мин әйтәм, мич юкка янмасын, тиз генә биш йомыркага төш пешереп алыйм. Йөгертеп, йомырка алып керттердем энекәштән, онны да юллап таптым, биш йомыркага камыр басып, булачак төшләрне кисеп тә куйдым. Көнбагыш маена аз гына туң май да салып җибәрдем.
Иләктә или торам, кызган майга салып ала торам киселгән төшләрне, тәгәрәшеп кызарып пешәләр тегеләре. Энекәш мич яныннан да китми, табадан төшкән берен ашап бара, үземнең җанкисәгем дә килеп кушылды аңа, каената да кыенсынып тормады. Пешереп кенә җиткер, эссе төшне учларына алып, йөреп ашыйлар малай. Биш йомыркадан пешерелгән төш ялт иттереп калды.
Тәбикмәк тә пешмәгән. Каенанама отчет та бирергә кирәк бит әле. Мичнең дә кызуы бетеп ята, ялт итеп бер ике пуләнкә ташладым да, энекәшкә тагын биш йомырка алып керергә кушып, биш йомыркага төшне пешереп тә куйдым. Мин төш пешереп бетерүгә каенанам да эштән кайтып керде. Өстәлдә өелеп торган төшне күреп шаккатты. Ачыклануынча, үзе әйтмешли, шушы яшенә җитеп, төш пешерә белмәгән икән.
Шулай итеп беренче сынау, хәзерге яшьләр әйтмешли, минем файдага “один ноль” булды. Ә тәбикмәккә килсәк, ул пешерелми калды, нәрсә эшләтергә кирәк иде дип күпме генә сорасам да, ишетмәмешкә салышты каенанам. Гомерләр узып, үзебез аерым яши башлагач кына, тәбикмәкне «ишләргә» (су яки сөт өстәп сыекларга) кирәк булганлыгын аңладым.
Икенче сынау чисталыкны сынау булгандыр, күрәсең. Эштән кайтып керсәм, кәбәркәдә бер өем кер өелеп тора. Юри җыйсаң да шулай туры килмәс, гел актан. Якалары сырланып каткан ап-ак күлмәкләр, урын-җир әйберләре (элек алар гел актан була иде), каенатамның ак эчке киемнәре, чигүле, чигүсез шадра тастымаллар.
Әни сиңа кер юарга кушып китте, ди энекәш. Уйланып торырга вакыт юк, кушкан икән кушкан, озакламый караңгы төшәчәк. Элек машина да юк, су да краннан агып тормый. Йөгереп барып су казанын карасам, буш! Бер тамчы су юк, түгеп куйсаң да шулай булмас. Җылытырга да кирәк бит әле аны, караңгы төшкәнче су ташып җитешермен-җитешүен.
Яшьлек үткерлеге белән, мунчада су калмаган иде микән, дигән уй килде башыма. Йөгереп барып карасам, бер казан су мөлдерәп утыра анда. Тиз генә мунча мичен яктым да, чаптым суга. Үзем йөгерәм, үзем уйлыйм: бирешмим мин сиңа каенанам, барыбер мине җиңә алмассың, дим. Кимендә биш көянтә су кирәк, керне юу гына түгел бит әле, чайкыйсы да бар.
Ике көянтә су алып кайтканчы, суым җылынган, тиз генә күп итеп порошогын салдым да, керләрне тимер тактада ышкып-ышкып юа башладым. Бер чиләккә су салып алдым. Анда чайкагандай иттем дә, өченче чиләккә белизналы су әзерләп куйдым, әзер керләремне аңа батырып барам.
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, беренче керләремне алып бер кат чайкап та алдым. Җитешәм, мин әйтәм, караңгы төшкәнче… Әзер керләремне кулыма күтәреп, иңемә көянтә чиләкләр асып, тагын суга чаптым.
Су алып кайтуга икенче батырган керләрем әзер. Беренчеләрен ишек алды тутырып элдем дә, тегеләрен күтәреп, тагын суга чаптым. Су да алып кайтам, керләремне дә чайкыйм. Тагын калган керләремне бар дөнья тутырып элеп куям. Бар теләгем шул: теге кайнана кайтканчы, бер көянтә суга барып җитешсәм иде, савытлар да тулы, кер дә юылган була.
Җитештем бит, малай! Эштән кайткан каенанам белән икәү ап-ак керләр белән тулы ишек алдына бер капкадан кайтып кердек. Шушы хәлдән соң каенанам “безнең килен үзе генә түгел, җене дә бар бугай”, дип сөйләгән күршеләренә.
Өченче сынаудан минем күзем маңгаема менә язды. Кайберәүләр, бу хатын сынау үткәндә, моның ире кайда булды икән, дип аптырарлар. Без килен булып төшкән елларда ирләр ир иде ул, хатын-кызның вак-төяк эшләре белән ваклашмыйлар, килен-каенана мөнәсәбәтләрен күрмиләр дә, белмиләр дә иде. Минеке дә күрмәмешкә салышып йөргәндер, мөгаен.
Шулай итеп, өченче сынау. Шимбә көн. Бүген ял көн дип куанып, соңрап уянсам, энекәш мәктәпкә китеп бара. «Әни сарыкларны алып калган, сиңа сарык йоны алырга кушты, соңыннан көтүгә илтеп кушарга кирәк», – ди. Бер сүз әйтә алмый, авызымны ачып басып калдым. Унике сарык йонын алып, көтүгә куарга? Ир дә, каенатам да эштә, каенанамның бүген фермада дежур көне, көн буе шунда булачак дигән сүз; кайтса, кичкә таба, сәгать дүртләрдә генә кайтуы мөмкин, кайтмаса – юк.
Унике сарыкны мин берүзем егып салып, бәйләп, йонын алырга тиешмен. Кайчысын тота беләм белүен, үземнең әнигә булышкан бар иде. Әлеге дә баягы яшьлек үткерлеге: берничә йорт аша гына сыйныфташ кызым яши иде. Безнең заманда киемгә кытлык иде бит, тукта, мин әйтәм, бу минем биек үкчәле кызыл туфлиемә кызыгып йөри иде, буш итмәм дип, шуны бирсәм, булышмас микән, дим. Йөгердем тегенең янына. “Булышсаң, җанымны кызганмыйм, ни телисең, шуны бирәм (чамаладым бит инде нәрсә теләячәген), тик син безгә урамнан килмә, бакча аша кер, дим, күрше-күлән күрмәсен. Мин сездән хәзер йомышка кергән кебек сарык йоны ала торган кайчыгызны тотып чыгам”, – дим.
Килештек, кайчыны болгый-болгый чыгып барам. Әмәлгә, күрше карчыгы очрады, менә, мин әйтәм, йонын алырга дип сарыкларны алып калган идем, кайчылары үтми, үткерләргә ирләр өйдә юк, димен. “Нәрсә, берүзең аласыңмы әллә, хәтсез бит әле сезнең сарыкларыгыз”, – ди теге карчык. “Әйе” дигәнне белдереп, баш кагам. “Әстәгыфирулла-тәүбә, җенле дигәннәре дөрестер”, – дип пышылдый карчык үз-үзенә.
Безгә нәрсә, яшьлек, көч күп, «задурлык» та «ничауа». Өч сәгать дигәндә теттереп алып та куйдык унике сарыкның йонын, дөресрәге, дүрт сарыкка сигез бәрән иде ул. Күрше кызым, кызыл түфлине күтәреп, бакча артыннан гына чыгып та сызды. Мин, күкрәгемне киереп, йоны алынган унике сарыгымны көтүгә илтеп тә куштым.
Бар нәрсәсен җиренә җиткереп, артын җыештырып та куйдым, йонның эзе дә калмады. Мине тикшерергәдер инде, гомергә кайтмаганны, каенанам көндезге аш вакытында кайтып керде.
– Кая, сарыкларны куып чыгардыңмыни? – ди бу миңа.
– Юк, – димен тегеңә, юкка басым ясап, – йонын алып, көтүгә илтеп куйдым.
Күзе шар булды тегенең.
***
...Үзе мине тыңлый, үзе русчалап: «Я бы, я бы...», – дип, әңгәмәгә кушылырга тырышып карый-каравын яшь килен, ләкин мин кул белән ишарәләп, бүлдермәвен сорыйм. Нәрсә эшләтмәкче булгандыр инде мине мәрхүмә каенанам? Әллә минем уңганлыгыма аптыравының чиге булмадымы?
Менә шулай, хәзерге киленнәргә бер зыяны булмаган хәзерге каенаналардан да иркенлек кирәк. Заманында безнең белән, эш кушканда да, сөйләшүче юк иде. Хәер, ул вакытта да төрле каенаналар булгандыр-булуын, һәрхәлдә, заманында безнең бәхеткә туры килгәне менә шундыйрак булды.
Замана үзгәрәме ул, кешеме? Әллә заманына карата кеше җайлашырга тырышамы?
Шуны да әйтеп үтим, каенанам күрсәткән сынаулар, аерым яши башлагач, миңа тормыш алып барыр өчен бик тә файдалы булды. Кинәт килгән авырлыклар каршында югалып калмаска, вакытның кадерен белергә, кирәк вакытта иң якын кешеләреңнән ярдәм сорарга кыенсынмаска, эшне яратып эшләргә өйрәнеп чыктым мин төп йорттан.
Бер уйласаң хәзерге килен-каенаналарга чөкердәшеп кенә утырырлык инде, югыйсә. Идәнеңне яхшы суырткыч белән тиз генә суыртып алдың да, керне, табак-савытны машинага юарга салдың, су ташыйсы, җылытасы юк. Ашарга пешерергә дә авыр түгел, нинди генә җайланмалар юк, кибетләр ризык белән тулган. Безнең кебек сарык йоны алдырып сынармын дисәң, олы бер авылда бер сарык таба алмассың. Иң мөһиме – күз-каш буярга, тәмле ашарга, сәгатьләр буена каенаналарны «чәйнәп» куанырга һәм яшәргә ирек бирми торган каенаналар кадерләп үстергән, күп акча табучы егетләрне вакытында эләктереп калырга гына кирәктер инде. Алдатмыйлар, тырышалар замана киленнәре!
Автор турында:
Даими авторыбыз Рәфисә Салихҗанова 1958нче елның 8нче сентябрендә Краснокама районының Иске Әткүл авылында туган. Иске Әткүл сигезьеллык, Редькино урта мәктәбен тәмамлый. Бүгенге көндә Агыйдел шәһәрендә яши, хаклы ялда.
Хикәяләре, юморескалары Башкортстан һәм Татарстан матбугатында дөнья күреп тора, үзнәшер “Илһам чишмәм – Иске Әткүлем” китабы авторы. “Агыйдел чишмәләре” әдәби оешмасының җитәкчесе.
Рәфисә Салихҗанованың каләме шомарганнан-шомара бара. Ул заманча проблемаларга игътибар итә, бүгенге көн геройларын сурәтләргә алына. Бүгенге язмасы исә килен-кайнана мөнәсәбәтләренең заманча чагылышын ачып-сала.
Читайте нас: