Барлык яңалыклар
Замандаш
16 август 2019, 14:06

Эльза ХӨСНЕТДИНОВА. Замана баласы

Эльза быел БДУның 4 курсына укырга бара. Татар-рус бүлеге студентлары арасында иң шигъри күңелле кызларның берсе ул. Шулай булмаса, укытучылары Лилия Сәгыйдуллина үткәргән махсус курста заман турында уйлануларын шигырь итеп язмас та иде. Шигырьдә шундый бик дөрес юллар бар: ...Кулда – айфон һәм power bank,Колакта – наушниклар.Ватсап, Фейсбук, Инстаграм һәмВконтакте, Одноклассниклар...

Аңлашылмаучанлыклар күп
Дәверләр арасында.
Хәтта кайчак аңлый алмый
Ана үз баласын да.
Тормышлар үзгәреп тора –
Туктаусыз бара алга.
Технологияләр үрчи
Көннән-көн дөньяларда.
Үзгәрешләр шактый күп шул
Заманнар арасында.
Ул күренә, әгәр баксак
Замана баласына.
Кулда – айфон һәм power bank,
Колакта – наушниклар.
Ватсап, Фейсбук, Инстаграм һәм
Вконтакте, Одноклассниклар.
Ертык чалбар, чәч буялган
Яшел, зәңгәр төсләргә.
Дүртджи, вай-фай колы булып,
Утырабыз өйләрдә.
Театр, музей һәм балетны
Алыштырдык кальянга.
Кич утыру, җырлап-бию
Керми хәзер уйга да.
Аулак өйләрне оныттык,
Китаплар укымыйбыз.
Әби-бабайларны, хәтта
Күршене танымыйбыз...
Ә нишлик соң? Үзгәрәбез –
Килми артта каласы.
Егерме беренче гасырның
Без – замана баласы!
Дәверләр алышынса да,
Үзгәрсә дә замана,
Кеше булып калcак иде
“Заманча” дөньяларда.
Эльза ХӨСНЕТДИНОВА
Читайте нас: