Барлык яңалыклар
Замандаш
8 август 2019, 12:45

Айгөл САБИРОВА. Заман турында мин ни уйлыйм?

"Без – 21 гасыр балалары. Әйе, авылда туып үстек без. Авыл балалары булсак та, кулда кыйммәтле телефоннар, өс-башыбыз да шәһәрләрнекеннән ким түгел". БДУның татар-рус бүлегендә укучы 4нче курс студенты Айгөл САБИРОВАның язмасы шулай башлана. Кушнаренко районында туып үскән Айгөл тырышып укый, җәмәгать эшләренең уртасында кайный. "Татар кызы" конкурсында да катнашты. Аның язмасында бу конкурс турында да кызыклы фикерләр бар.

Без – 21 гасыр балалары. Әйе, авылда туып үстек без. Авыл балалары булсак та, кулда кыйммәтле телефоннар, өс-башыбыз да шәһәрләрнекеннән ким түгел. Әйе, дөнья бик тиз үзгәреп тора, без моны, бәлки, аеруча нык сизәбездер. Без яшәгән чор яшьләр өчен генә түгел, ә бөтен халык өчен дә яңадан-яңа үзгәреш-яңалыклар белән тулы.
Шәхсән мин үзем яшьләр арасында тәннең төрле өлешләренә алка элгән, чәчләренә ямьсез прическа ясатып, аларны зәңгәр, кызыл төсләргә буяган, чамадан тыш артык модалы кием киеп, кеше арасында үзен чамасыз иркен тоткан яшьләрне аңлап бетмим. Әйткәндәй, шундый җиңел холыклы яшьләрне әйләнә-тирә мохит, җәмгыять боза, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Минемчә, һәр кеше үзе өчен үзе җавап бирергә тиештер, чөнки без һәрберебез аерым шәхес. Ни өчен кемгәдер сукырларча ияреп, ахмаклык кылырга?
Дөрес, җәмгыятьтә, сүз дә юк, тәртип булырга тиеш. Шул уңайдан бер мисалга тукталасым килә. Күптән түгел миңа тукталышта бер кызны күзәтергә туры килде. Бик тә килешле киенгән, чама белән бизәнгән, үтә дә чибәр кыздан күзне алып булмый. Кабат-кабат күз ташлап, бу кызның тышкы матурлыгына сокланып күзәтеп торганда, ул нәфис бармаклары белән модалы сумкасын сак кына ачып тәмәке тартып чыгарды. Һәм шул вакыт күз алдында аның бөтен тышкы матурлыгы челпәрәмә килде, юкка чыкты. Табигатьтән бирелгән матурлыгын, үзенең эчке халәте, ямьсез кылыгы белән миндә икенче караш уятты. Соклану хисе таркалды. Яңадан әйләнеп тә карыйсы килмәде.
Безнең арабызда матур, тулы тормыш белән яшәүче яшьләр бик күп. Әйтергә кирәк, хәзер яшьләр өчен культуралы ял итү урыннары да җитәрлек бит. Шул уңайдан тагын бер мисал китерәсем килә. Былтыр миңа “Татар кызы 2018” матурлык бәйгесендә катнашу бәхете тиде. Беренче карашка, матурлык бәйгесе дигәч, күз алдына зәвык белән киенгән, бизәнгән, зифа буй-сынлы берсеннән-берсе матур кызлар килеп баса. Әйе, сүз дә юк, тышкы матурлык күзгә бәрелә. Чынлап та, без тирә-як районнардан бер-беребезне белмәгән-күрмәгән чит кызлар белән ун көн буена финалга әзерләндек. Менә шул вакытта үз-ара аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп, бер гаилә кебек яшәдек. Бу бәйге безне күп нәрсәгә өйрәтте. Монда инде тышкы матурлык белән генә түгел, ә эчке рухи матурлыкны, үзебезнең гореф-гадәтләребезне, туган телебезне белү, күрсәтүне төп максат итеп куйдык. Менә шунда безнең барыбызның да сәләтләребез белән бергә, эчке дөньябыз да ачылды. Кызлар белән аерылышу бик авыр булды. Без әле дә бер-беребез белән элемтәдә, сирәк булса да очрашып, хәлләребезне белешәбез.
Минем күңелгә борынгыларның бик фәһемле бер әйтеме килә. Алар: “Аттан ала да туа, кола да туа”, – дигәннәр. Әйе, һәр замана балаларының үз кимчелекләре дә, өстенлекләре дә булгандыр, мөгаен. Безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез үзебезнең кулда. Әйдәгез, без дә үзебезнең кабатланмас яшьлегебезне матур итеп үткәрик, замандашларым.
Читайте нас: