Хәния апабызның якты истәлегенә багышлыйм...
Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең арабыздан мәңгелеккә китүенә 27 июльдә 2 ел була. Аның җырлары hаман колакта яңгырый, ә үзе күңел түрендә, хәтеребездән җуелмый. Бу якты дөньяда искиткеч дан яулап, мәңге онытылмас, якты матур эз салып үтте ул. Онытмыйбыз, яратабыз, сагынабыз, юксынабыз... Авыр туфрагы җинел, караңгы гүре якты, нурлы, җаны оҗмахта булсын...
Синсез менә тагын бер ел узды,
Сине сагынып, сине юксынып.
Бу дөньяда синдәй моңлы, чибәр,
Башка берәү, ахыры, юктыр ул!
Гөлләр – сусыз, кошлар телсез калды,
Моңсуланып калды күңелләр.
Җырларыңа сусап, җаннар елый,
Синсез ничек үтәр гомерләр?..