Барлык яңалыклар
Замандаш
1 июль 2019, 12:45

Ат җигү-тугару ярышында Рәфидә апа җиңгән

Аблай авылында быел үткән җыен Калмашбаш авылыннан кодагыйларына кунакка килгән Рәфидә Зәйнетдинова өчен аеруча истәлекле булып хәтерендә сакланыр. Чөнки ул ат тугарып-җигү ярышында катнашып, осталыгы-җитезлеге белән бөтенесен шаккаттырды.

Рәфидә Зәйнетдинова колхозда 30 ел савучы булып эшләгән. Тормыш юлдашы Рөстәм белән ике улларына гомер һәм яхшы тәрбия биргәннәр, кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Бүген уллары үзләре сайлаган һөнәрләр буенча уңышлы эшли. Ат тугарып-җигү бәйгесендә уллары Илнур да катнашты. Ул шушы авылның уңган кызы Гөлчәчәк белән гаилә корган. Тормышларына ямь биреп, якты өметләре булып кызлары Эльвена белән Лиана үсеп килә.
– Атлар – акыллы зат. Малкайларны улларыбыз да якын күреп-яратып үсте. Атлар белән эш итәргә иремнән өйрәндем. Рөстәмем гомере буе терлекче булып эшләде, сыер маллары һәм атлар карады. Хәләл көчебез белән тормыш корып, булганына шөкер итеп яшәдек. Үкенечкә каршы, хәләлем фани дөньяны иртәрәк калдырып китте, – ди Рәфидә.
Мәйданга Зәйнетдиновлар бар гаиләләре белән килгән. “Сабантуйларны көтеп алабыз, бергә җыелышып, рәхәтләнеп ял итәбез”, – ди алар.
Рәзифә СӘХАПОВА.
Чакмагыш районы.
Фоторәсемдә: Зәйнетдиновлар гаиләсе, Рәфидә Зәйнетдинова.
Читайте нас: