Барлык яңалыклар
Замандаш
24 июнь 2019, 15:43

"Т/р"ларга диплом кирәккәнме?

Июньнең иң матур көннәренең берсендә БДУның татар-рус бүлеген 25 элек тәмәмлаучылар, ягъни "т/р"лар, университет алдына җыелдык. Шундый сорауга да җавап эзләдек: “Татар бүлегендә укуның кирәге булганмы? Диплом эшкә яраганмы? Биредә укыганыбызга үкенмибезме?”

Элекке сабакташлар шундый сагынышкан: китте кочаклашу, хәл сорашу, яңалыклар уртаклашу. Вацапта төркем булдырып, байтак хәбәрне шуның аша белеп, фотоларны күреп торсак та, бер күрешү – үзе бер гомер, ди бит. Җанлы аралашуга җитми инде. Хатирәләрне барлыйбыз, үзгәрешләрне эзлибез. Кемдер еллар агымына бөтенләй бирешмәгән, кемдер төскә-биткә тагын да сылуланып киткән. Иң кызыгы – әйтерсең, кичә генә аерылышканбыз: холык-фигыльләр, күңел торышлары шул ук. Бары тик сабырлык һәм еллар гына бүләк итә алган зирәклек кенә өстәлгән...
Университет алдында фотога төшеп (иҗтимагый челтәрләр заманы бит, фотолар кирәк булачак), 25 ел элек хушлашкан аудиторияләрне, филфакның 4нче каттагы коридорын урап чыккач, табын янына утырыштык. Туйганчы сөйләштек, серләштек, җырлаштык. Аннан инде Салават Юлаев һәйкәле янына киттек. Андагы матур үзгәрешләр, чәчәкләр, фонтанннар белән хозурланып, тагын да күрешергә вәгъдәләшеп, таралышасы килми генә хушлаштык.
БДУның элек татар теле һәм әдәбияты кабинеты булган 419 нчы бүлмәсендә, табында да без, үзебез, эшебез, гаиләбез хакында сөйләгәндә һәркайсыбыз шундый сорауга да җавап эзләдек: “Татар бүлегендә укуның кирәге булганмы? Диплом эшкә яраганмы? Биредә укыганыбызга үкенмибезме?” Җаваплар ихлас һәм катгый иде: “Әлдә монда кергәнбез, әлдә монда укыганбыз!”.
Айдар Басыйров Чакмагыш район музее директоры, фәлсәфә фәннәре кандидаты гына түгел, коеп куйган артист, сатира-юмор остасы да. “Соңгы вакытта аеруча күбәеп киткән отчетлар, бихисап документларны тутырганда филологик белем булу үзен бигрәк сиздерә”, – ди ул. Илеш кызы Зөһрә Фатыйхова Татарстанның Чаллы шәһәрендәге "Күңел" радиосы алып баручысы. Татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен белү аңа радио ишекләрен ачкан.
Күпләребез, дипломыбызга ярашлы һөнәр сайлаган, гомерен балаларга белем бирүгә, балалар тәрбияләүгә багышлаган. Ильмера Низамова (Ахунова) – Илеш районында гына түгел, Башкортстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2017 елда "Ел укытучысы" республика конкурсында, туган тел һәм әдәбият укытучыларының "Туган тел" Бөтенрусия осталык конкурсы җиңүчесе. Илештән тагын бер кызыбыз – Миләүшә Габдрәкыйпова Благовещен, Уфа мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан. Миякә кызы Лилия Рәхимова (Фәтхуллина) бүген – Уфаның 65 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, якшәмбе мәктәбенең җитәкчесе, Башкортстанның мәгариф отличнигы. Чишмә кызлары шулай ук мәгариф өлкәсен үз иткән. Физәлия Баһманова – Чакмагыш районының Тозлыкуш урта мәктәбе укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булса, Зөлфия Насретдинова укып беткәннән бирле Уфа шәһәрендә балалар бакчасында эшли. Федоровка районыннан Зөлфия Бухарматова – Ишембай шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе. Федоровкадан тагын бер кызыбыз Әнисә Шәрипова туган ягында балалар укыта. Бүген үз йөк машинасы белән ерак юлларга йөргән, Мәчетле егете Флүр Нуриев та байтак еллар мәктәптә белем биргән. Көрәш белән мавыга, быел районда 3нче урын яулаган. Ә улы Фәнүр – кикбоксинг буенча республика чемпионы, Русия призеры.
Ягъни, быелгы очрашуда катнашкан 15 кешенең яртысы БДУда алган белемнәрен үз тәгаенләнеше буенча – мәгариф өлкәсендә куллана алган.
Шунысы кызыклы: 30 дан артык студентны берләштергән төркемебездән 3 кеше, ягъни 10 проценты диярлек, хокук саклау өлкәсен сайлаган. Полиция майоры дәрәҗәсенә ирешүчеләр икәү хәтта. Кыйгы гүзәле Алия Әхъямова белән Бүздәк кызы Гөлия Фәхретдинова алар. Гөлия бүгенге көндә Сургут шәһәре хакимиятендә эшли, өч югары белемгә ия, андагы татар иҗтимагый үзәгенең актив әгъзасы, очрашуны оештыруда да ул башлап йөрде. Илеш егет Әмин Әхмәтгәрәев – капитан, Чакмагышта тәртип саклый.
Ә менә Бүздәк кызы Флорида Сөнәгатуллина үзенең беренче белгечлге буенча эшләүне хуп күргән – “Оптика“ кибетендә эшли, һөнәреннән бик канәгать. Бу да табигый, кеше гомер буе үз-үзен эзли, яраткан эш кенә бәхет хисе китерә ала.
Күрешү шатлыгына янә бер хис өстәлә – горурлык хисе. Сабакташларның берсе дә югалып калмаган. Тырышып эшлиләр, уңышларга ирешәләр, балалар үстерәләр, эш-гамәлләре белән дөньяны матурлап яшиләр. Төрле сәбәпләр белән очрашуга килә алмаган сабакташларыбыз арасында да бик тырыш, бик уңган шәхесләр күп – мәктәп, гимназия директорлары, укытучылар, бүтән һөнәр ияләре... “Өмет” гәзитенең талантлы журналисты Руфинә Хәсәнова, шагыйрә Индира Муллаянова, заманында моңлы җырлары белән таң калдырган Флүрә Мостафина да – безнең сабакташлар.
Әйе, белемле булу – дипломга ия булу гына түгел, тормыш, тәрбия мәктәбе, үз урыныңны табуга бер баскыч. Биш ел буена алган аң-белем гомер буе ярдәмгә килә. Сайлаган һөнәрдә генә түгел, тормыш елгасын кичкәндә дә үзе бер терәк ул. Шуңадыр да, укытучыларыбызны үзгә бер җылылык белән искә алдык. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары безгә, кичәге авыл балаларына үз әти-әниләребез кебек иде. Радик Сибәгатов, Суфиян Поварисов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин, Риф Мөхәммәтҗанов, Земфира Заһидуллина, Алмаз Шәйхулов, Бәйнә Сәлимгәрәева, Сәгыйдулла Хафизов, Марат Шәрипов – һәркайсы безгә үз күңел җылысының бер чаткысын биргән, күңелләргә якты эз сызган.
БДУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасының бүген дә эшләп килүе, милли традицияләрне дәвам итүе шулай ук күңелгә май булып ята. Сүнмәсен, сүрелмәсен әле туган тел һәм әдәбият учагы Уфабызда. Ул тәрбияләгән, ул чәчкән орлыклар әнә нинди гүзәл шытымнар биргән!
Дилбәр БУЛАТОВА,
БДУ татар-рус бүлегенең
1994 елгы чыгарылышы.
Читайте нас: