Барлык яңалыклар
Замандаш
24 июнь 2019, 19:18

21нче ГАСЫР ЯШЬЛӘРЕННӘН ХАТ

Безне еш кына әдәпсез буын дип атыйлар. Наданлыкта, белемле булмауда гаеплиләр. Күп вакыт интернетта утырган өчен, китаплар укымаган өчен, ниндидер яңалыкка омтылмаган өчен... Еш кына өлкәннәрне хөрмәт итмәүдә гаеплиләр. Әйе, бәлки, сез хаклыдыр. Әмма кем соң безне шундый итеп тәрбияләгән? Безнең өчен кем шундый шартлар булдырган? Бәлки, моны сез, өлкәннәр, эшләгәнсездер? Безне гаепләгәнче, нигә яшьәр шундый икән, дип уйлагыз? Бәлки, сез безне тәрбияләүдә, үсештә, мәгарифтә нәрсәдер кулдан ычкындыргансыздыр?

Без беләбез: проблемалар бар. Мәсәлән, мин еш кына яшьтәшләремнең: «Интернет безнең балачакны алып китте!» – дигән шикаятьләрен ишетәм. Килешәм бу сүзләр белән. Һичшиксез, интернет – бик файдалы әйбер, анда мөһим мәгълүмат күп. Әмма уйламыйча, сукырларча кулланган очракта, ул куркыныч коралга әверелә. Әти-әниләр баланы җәлеп итү өчен, аны телевизор яки компьютер каршына утырталар. Чөнки ул шул чакта һәрвакыт аларның күз алдында, ә ата-ана үз эшләре белән мәшгуль. Чынлыкта, интернет, төрле гаджетларны саксыз куллану балага зыян китерә, бәйлелек чирен тудыра. Бала чынбарлыкка кызыксынуын югалта, виртуаль тормыш аңа яхшырак тоела башлый.
Тагын бер мисал. Ата-аналар баланың тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр, аларны баланың ничек укуы, матди хәле генә борчый. Тәрбияләгән өчен җаваплылыкны алар балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә күчерәләр.
Кайвакытта ата-ана балага үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында вәгазь укый, әмма үзләре бу таләпләргә җавап бирми. Урамда бала белән барганда, алар кемгә дә булса кат сүзләр әйтергә, чүп-чарны чүп савытына ыргытмаска, кешеләр турында гайбәт сөйләргә мөмкин. Бала моны күрә дә, өлкәннәрне кабатлый.
Әлбәттә, безнең буынга йогынты ясый торган башка факторлар да бар: дәүләт системасы да, илдәге икътисади хәл дә, ел саен үзенең нәтиҗәсезлеген раслый торган мәгариф системасы да. Болар барысы да безнең аңда тирән эз калдыра.
Әйе, без сезнең кебек түгел! Әмма безне гаепләргә ашыкмагыз! Без бары тик – сезнең җәмгыятегезнең продукты. Әлбәттә, алдагы буынның тормышы киләсе буыныңа нинди йогынты ясаячагын алдан белү авыр. Тик безне: «Әхлаксызлар!» – дип тиргәмәгез. Безнең буын сезнекеннән яхшырак та, начаррак та түгел. Без – башка!
Элина КРАСНОВА.
БДУның 3 курс студенты.
Читайте нас: