Барлык яңалыклар
Замандаш
21 Май 2019, 11:55

Борайлар китап ярата

Борай район үзәк китапханәсендә Наилә Дәүләтгәрәева, Гөлсимә Зиннәтуллина, Әлфидә Галләмоваларның иҗат бәйрәме үткән. Бу хакта Гөлсимә Зиннәтуллина хәбәр итә. ...Шушы көннәрдә минем һәм ике каләмдәшем өчен район китапханәсендә бәйрәм ясадылар. Бәйрәм айканлы, әле күңелемдә алар яккан кайнар учак сүрелмәгәндә, ташып түгелергә торган хисләремнең бер тамчысын булса да сезнең белән дә уртаклашырга булдым. Ә инде дуслардан шундый җылы алганбыз икән, үзем дә җылы белән кайтарырга, бурычлымын дип уйлыйм. Шулчагында гына күңелгә кереп оялаган шушы җылылык озак сакланыр. Йөрәгемне җылытып, назлап искән йомшак Саба җиле кебек, минем инде күпне күргән, күп тапкыр “ремонтлар” кичергән тормыш корабыма, алда да әле тормыш дигән шушы тирән диңгезнең тымызык ярлары буйлап тагын-тагын армый-талмый йөзәргә көч бирсә иде...

Шушы көннәрдә минем һәм ике каләмдәшем өчен район китапханәсендә бәйрәм ясадылар. Бәйрәм айканлы, әле күңелемдә алар яккан кайнар учак сүрелмәгәндә, ташып түгелергә торган хисләремнең бер тамчысын булса да сезнең белән дә уртаклашырга булдым. Ә инде дуслардан шундый җылы алганбыз икән, үзем дә җылы белән кайтарырга, бурычлымын дип уйлыйм. Шулчагында гына күңелгә кереп оялаган шушы җылылык озак сакланыр. Йөрәгемне җылытып, назлап искән йомшак Саба җиле кебек, минем инде күпне күргән, күп тапкыр “ремонтлар” кичергән тормыш корабыма, алда да әле тормыш дигән шушы тирән диңгезнең тымызык ярлары буйлап тагын-тагын армый-талмый йөзәргә көч бирсә иде.
Язның бер көнендә, бөтен дөнья акка, хуш искә төренгәндә, Борай район үзәк китапханәсендә, безнең – өч каләмдәшнең: Наилә Дәүләтгәрәева, Гөлсимә Зиннәтуллина, Әлфидә Галләмова – өчебезнең китап бәйрәмебез билгеләп үтелде. Бәйрәм зур әзерлектә, хис-тойгыга, җыр-моңга, җылы сүзгә бай булып югары биеклектә барды. Ә инде иҗат кичәбезне күп еллар китапханәнең шушы бүлеген хезмәтләндерүче Ирина Исмәгыйлева алып барды. Әйтергә кирәк, шундый матур сценарийлар төзеп, җылы эчтәлекле иҗади бәйрәм бүләк иткәне өчен Ирина сеңелгә аерым рәхмәтнең зурысын әйтәсем килә.
Тәүге котлау сүзен гомере буе өченче санлы мәктәптә балаларга белем биргән каләмдәш дустым, мәгариф отличнигы Мәсүфә Әюпова алды. Үзенең дөньяда барлыгы белән яшәешкә нур сибеп яшәүче талантлы каләмдәшем артыннан гүя кояшның үзе кергәндәй тоелды. Рәхмәт, ак һәм саф күңелле дустым, җылы сүзләрең һәм миңа махсус атап язган шигырең өчен, дип әйтергә өлгермәдем, эштән генә сорап килгән дустым шул арада эшенә йөгергән булып чыкты. Шулай эшләрен ташлап, юк вакытын бар итеп, дусларына бер кәлимә җылы сүзен әйтеп калырга йөгереп килгән дуслар күберәк булганда дөньяда низаглар да, авырулар да булмас иде кебек. Бер генә яшибез бит бу дөньяда, менә шулай бер-беребезгә җылы сүзләрне күберәк бүләк итеп яшик, дусларым, дип чаң сугасы килә. Аннары инде безгә матур җылы котлау сүзләре белән БР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Фәнзия Мәксүтова чыгыш ясады. Аның сүзләре дә йөрәккә май булып ятты. Ирексездән: “Дусларга” дигән җыр искә төште. Ул безнең күп еллар “Тамчылар” әдәби түгәрәгенең җитәкчесе булган әдибә буларак, һәммәбезнең иҗатының нинди биеклектә икәнен карап, бәяләмә бирә белә дияр идем мин. Ә инде бар гомерен “Алга” гәәзитенә багышлаган шагыйрь, язучы-сатирик Рәзиф Зыятдинов та үзенең сүзләре белән бәйрәмгә җылы сулыш өрде. Ул инде Борайдагы бик күп каләмдәшләрем кебек үк минем дә иҗат тауларына үрмәләгәндә тәүгеләрдән булып ярдәм кулын сузучы остазым. Шулай берәм-берәм җылы сүзгә төреп агылучы котлаулар күп булды. Ә инде чираттагы котлаучыбыз турында да күңелдә бары җылы хисләр генә. Ул – “Алга” гәзитенең “хатлар бүлеге мөдире, оста каләм иясе Миләүшә Әхмәтҗанова. Әйткәндәй, Ф. Мәкъсүтовадан соң бер мизгел безнең “Тамчылар” иҗат оешмасының җитәкчесе булып та үзен фәкать матур яктан гына танытырга өлгерде. Бу гүзәл ханым үзе дә – бик күп матур һәм тирән эчтәлекле хикәя һәм шигырьләр авторы. Андыйларны “исеменә җисеме туры килгән” диләр. Әйтерсең лә тормышка алсу гөлләр тотып туган да, шул гөлләрен бар кешелек дөньясына сибеп яшидер төсле. Шулай итеп шушы матур кичәдә шигырьләр җыр-моң белән үрелеп барды.
Тагын бер дустымны бәян итәсем килә. Ул – гомер юлын үзешчән артист булып атлаган, туган авылы Миңле һәм Борай РТП клубының сәхнәсеннән төшмәгән һәм бер мизгел минем белән дә РТП клубында бергә җырлап йөргән иҗатташ дустым Люция Камалетдинова. Ул бүген дә мине бәйрәм көнемдә ялгыз калдырмады. Мин гармунда уйнап, дустым исә җырлап, икәү җыр бүләк иттек. Аннары инде әткәемнең авылдашы, Шабай кызы, кабатланмас талант иясе Әлфисә Вәлиева үзенең матур әһәңле җыр-моңы белән бар тамашачыны әсир итте. Зал тын да алмый аны тыңлады... Аннары исә җыр-моңнары белән район халкының күңелен сугарып яшәүче талантлы нәселнең тагын бер гәүһәре – Кизгәннән Насибуллина Илгизә халык алдына чыкты. Бүгенге тел онытылып барган заманда аның моңлы итеп килешле итеп сузып җырлаган җыры беркемнең дә күңел ишеген шакымый калмагандыр... Аның җырларын тыңлап хайран калдык. “Күз тимәсен, сөбханалла”, – дип куйды арада бер тамашачы. Исләмәстән, Илһам абый Шакиров әйткән: “Әле яшьләр арасында татарча җырлаучылар бар икән, димәк, татар теле яшәячәк!” – дигән сүз кабаттан яңгырагандай булды. Яшь дустыбызга бары уңышлар гына телим.
Ә инде кичәне түгәрәкләгәндә шушы матур китап бәйрәмен әзерләүдә җитәкчелек иткән, алай гына да түгел, һәр каләм иясенә аерым игътибар бүлеп, һәрчак районда барган кичәләргә даими чакырып торучы, Бораебызның йөзек кашына тиң гүзәл ханым, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, район китапханәләр челтәре директоры Миләүшә Муллаян кызы Янгирова сүз алды. Кеше күңеленә күп тә кирәк түгел, дуслар. Нечкә күңелле шагыйрьләрнең күңел талпынышын күрә һәм бәяли белсәләр, шул да җитә. Миләүшә Муллаян кызының кулыннан алган чәчәк гөлләмәләре, җылы сүзләре, рәхмәт хаты безнең күңелләргә барып җитте. Заман җилләрендә бәргәләнеп өшегән күңелләргә җылылык өстәде, алда да иҗат итеп яшәргә рухый азык, яшәү көче тойгандай булдык. Шуны да әйтәсе килә, миңа һәм минем каләмдәшләремә кояш булып түгелгән Миләүшә Муллаян кызы Янгировага, аның ярдәмчесе, оста оештыручы Ирина Исмәгыйловага, безнең шигырьләрне ятлап сөйләп халыкка бүләк иткән китапханәче кызлар 3. Насыйбуллинага (Каенлык), Э. Вәлиуллинага (Борай), яшь китапханәче Г. Әхмәтшинага (Борай) һәм шулай ук безнең бәйрәмебезне зурлап килгән каләмдәшләребез Ф. Мәкъсүтовага, М. Әюповага, Р. Зыятдиновка, М. Әхмәтҗановага, Ф. Бәдертдиновага, Р. Хәлиуллинага, Ә. Дәүләтгәрәевага, И. Нуретдиновка, җырчы дусларыбыз Ә. Вәлиевага, Л. Камалетдиновага, И. Насыйбуллинага, һәм яшьлек дустым К. Рәйфәгә, дустым С. Линариягә, Г. Зоха апага һәм авыллардан килгән барлык китапханәчеләргә һәм кунакларга үзем һәм ике каләмдәшем исеменнән зур рәхмәт юллыйм һәм үзләренә дә саулык, бәхет, уңышлар телим.
Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА-ХАЛИКОВА.
“Замандаш” әдәби берлеге әгъзасы.
Борай.
Ә МИН ҺАМАН ЯЗЛАР
КӨТЕП ЯШИМ. . .
Яшьлегемдә йолдыз җыйган идем,
Учлап-учлап, күктән үрелеп.
Нигә әле күктә очкан күңелем,
Көзләр җиткәч калды сүрелеп?
Кайда калды йолдыз җыйган чаклар?
Мин һаман да күккә талпынам!
Җем-җем янган йолдыз арасында,
Минем йолдызым да бар сыман. . .
Ә мин һаман язлар көтеп яшим,
Алтмыш яшь ул әле көз түгел.
Дөнья сарыларга буялса да,
Күңел сагышларга уралса да,
Картаймый икән күңел,
Алтмыш яшь ул әле көз түгел!
ГАШЫЙК БУЛДЫМ, АХРЫ. . .
Озак килдем илһам илләренә,
Күңелемә моңлы йөк төяп.
Ярларына басып уйга калдым,
Талларга башны сөяп. . .
Шул килүдән тузан төшермәдем
Илһам илләренең юлына.
Чыгамын да китәм шул тарафка,
Дәфтәр-каләм тотып кулыма.
Серен белдем: гашыйк булдым, ахры,
Гашыйк булдым ахры, чишмәгә.
Җанкаемны янар утка салып,
Үзем янган ут-күмергә калып,
Йөрмәс идем мин бит тикмәгә,
Гашыйк булдым ахры, чишмәгә?
НОКТА КУЙМЫЙМ ӘЛЕ ЯЗМЫШКА
Язмышыма нокта куям дисәм,
Күп нокталар куя кулларым.
Димәк, әле алда бикләнмәгән,
Киләчәккә илтәр юлларым.
Димәк әле димен язмышларга,
Нокта куяр чаклар түгелдер?
Бәлки, усал язмыш дигәннәре
Уйланыр да, артка чигенер?
Чигенер дә миңа борылып карап:
Әйдә-әйдә, сеңлем, кил, дияр.
Алда башланмаган җәйләрең бар,
Ашыгып нокта куйма, син дияр...
Юк, юк, язмышыма нокта куймыйм,
Күп нокталар сөйләр дөресен.
Язмыш ярларында басып торам,
Уйларымның уйлап төрлесен...
ӨМЕТ ОФЫГЫМА БАГАМ
Их, дусларым, без бит һәммәбез дә,
Шушы гүзәл җирнең баласы.
Язмыш кат-кат сынаулар бирсә дә,
Кеше булып килә каласы.
Кеше булып... Чөнки, дөньялары
Үзгәрә дә тора заман белән.
Изге теләкләрне тели-тели
Өмет-офыгыма багам гелән...
Әйе, дуслар, өмет яшәтә бит,
Ак хыялның өлгәшүе чынга.
Кеше күңелкәе – ярсу чишмә,
Кеше күңелкәе – тирән елга!
Күңел чишмәм ярсып аккан мәле,
Яза баса күрмәң, яза баса...
Хисле күңелем, тау чишмәсе булып,
Аксын әле, ярсып таша-таша...
ХАЛКЫМ ЭЛӘР ЯРЛЫКНЫ
Җәйләрем дә көзләргә авышты,
Яфрак келәм барыр юлымда.
Үткәннәрем һәм бүгенем,
Минем җырлап барыр җырымда.
Гүя карурманнар уртасыннан
Чытырманнар аша атлап барам.
Тоткан кыйблам дөресме, дип,
Артка борылып карап алам.
Атлау авыр, агач, чыбык-чабык
Сызырып үтә минем тәнемне.
Туктамыймын, гел алга барамын,
Учларыма кысып җанымны.
Кулда каләм, гәрчә, көнчел дуслар
Күрмәсә дә минем барлыкны.
Мин кайгырмыйм, яраткан халкым бар,
Алар эләр миңа ярлыкны!
Читайте нас: