Барлык яңалыклар
Замандаш
15 Май 2019, 12:11

Русия Президенты Владимир Путин татар башкаласына тартыла

Русия Президенты Владимир Путин татар башкаласына тартыла
Русия Президенты Владимир Путин Казанда булып китте. Анда ул Горбунов исемендәге Казан авиация заводында сәнәгать темасына киңәшмә уздырды. Моңа кадәрге киңәшмәләрдән аермалы буларак, бу чара җитештерү урыннарында фикер алышулар уздыру белән үзенчәлекле.
Владимир Путин Ту-160 һәм Ту-22МЗ очкычларын, Ми-38Т, Ми-8МТВ-5-1 вертолетларын карады. Ил җитәкчесе аеруча санитария һәм коммерция өчен кулланыла торган гражданнар авиациясе өчен чыгарылган “Ансат” вертолетлары белән кызыксынды.
Узган елны Владимир Путин Казанга килеп Ту-160ның беренче очышын карап, хуплап киткән иде. Шуны да әйтергә кирәк, Ту-160 очкычын халыкта “Аккош” дип атыйлар. Ул дөньядагы иң көчле хәрби очкыч. Хәрби авиация тарихында тавыш тизлеген уздырган мондый зур очкыч юк.
Соңгы тапкыр Владимир Путин Казанга агымдагы елның февралендә килгән иде. Ул анда Дәүләт шурасының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Мөнир МӘХМҮТОВ.
#ВладимирПутин
Читайте нас: