Барлык яңалыклар
Замандаш
23 апрель 2019, 19:47

Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбай вафат

Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбай вафат
23 апрель Башкортстанның халык шагыйре, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбай мәрхүм булды. Ул 81 яше белән бара иде.
Равил Бикбай 1938 елның 12 декабрендә Оренбург өлкәсенең Покров районы Югары Кунакбай авылында туган. 1945 елда әтисе үлеп киткәннән соң, ул күрше Габдрафыйк авылындагы туганнарына күчеп китә. Шушы авылда 1953 елда җидеелык мәктәптән соң Ак-Булак педагогия училищесын, аннан соң Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. СССР Фәннәр академиясенең Уфадагы тарих, тел һәм әдәбият институты каршында аспирантура тәмамлап шунда эшкә кала. 1966 елда кандидатлык, 1996 елда докторлык диссертациясе яклый.
Әдәби иҗат белән студент елларыннан шөгыльләнә. “Дала офыклары” исемле беренче китабы 1964 елда нәшер ителә. “Автобиография” дигән китабы өчен 1970 елда республика комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премиясенә лаек була. Аннан соң Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Рәми Гарипов һәм Зәйнәб Биишева исемендәге әдәби премияләр лауреаты булды. Илледән артык китап авторы.
Равил БИКБАЙ
* * *
Каңгылдашып кыр казлары
Кайткан кебек яңадан,
Әйләнә дә шул җыр кайта
Яшьлегем таңнарыннан:
“Гармунчының исемнәре
Гармун каешларында,
Беребез – кояш чыгышында,
Беребез – баешларында”.
Таралды яшьлек дусларым...
Язмышлар безне сипте.
Кояш чыгышыннан алып,
Баешларына тикле.
Еллар үткән саен һаман
Аралар ерак-ерак.
Каңгылдашып җырлар кайта
Яшьлекләремне урап.
Каңгылдаша яннарымда
Җырлары дусларымның.
...Беребез – җирнең өсләрендә,
Беребез – асларында...
Читайте нас: