Барлык яңалыклар
Замандаш
14 апрель 2019, 02:07

Билгеле фоторассәм Рамил Килмәмәтов бакыйлыкка күчте

Билгеле фоторассәм Рамил Килмәмәтов бакыйлыкка күчте
12 апрель күренекле фоторәссам Рамил Килмәмәтов 70нче яшендә арабыздан китте. Ул фоторәссамнар арасында Башкортстанның тәүге халык рәссамы һәм Салават Юлаев премиясе алган шәхес иде.
Рамил Килмәмәтов Благовар районының Каргалы авылында туган. Төмән мәдәният-агарту училищесын, Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. 1988нче елда Башкортстанда фотосөючеләр федерациясен оештырды һәм аның белән күп еллар җитәкчелек итте.
Рамил Килмәмәтов 13нче апрель Уфаның Мөселман зиратына җирләнде.
Читайте нас: