Барлык яңалыклар
Замандаш
13 февраль 2019, 12:24

Татар якшәмбе мәктәбендә – Казан кунагы!

Әлегә кадәр күпчелек милләттәшләребез татарларны көчләп чукындыру сәясәте XVI гасыр уртасында, Явыз Иван Казанны яулап алгач ныклап җәелдерелә, дип хаталана. Искәндәр ГЫЙЛЬМАНОВ, тарихи документларга таянып, көчләп чукындыруның XVIII гасырда, Русия белән Петр I һәм Анна Иоановна идарә иткән вакытларда җәелүен исбатлады. Әйткәндәй, Башкортстандагы татар авылларының күпчелеге дә нәкъ шул чорда нигезләнә. Бу тарихи документлар белән дә, халык арасында таралган фольклор әсәрләре – риваятьләр белән дә раслана.

Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбенең инде 6 елдан артык тарихы бар. Башкаланың урыс мәктәпләрендә белем алучы татар балалары биредә туган тел нигезләрен, татар тарихын, фольклорын, әдәбиятын, журналистика серләрен өйрәнү мөмкинлеге алды.
Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Уфаның 41нче мәктәбендә урта гомуми белем алып, өч ел дәвамында татар якшәмбе мәктәбенә йөргән Искәндәр Гыйльманов, БДИ имтиханнарын уңышлы тапшырып, 2017 елда Казан (Идел буе) федераль университеты студенты булып китте. Өстәвенә, якташыбыз әлеге университетның иң абруйлы Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләр институтына керү бәхетенә иреште. Бүген ул – әлеге институтның Тарих фәне һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбенең “Төрки халыклар тарихы” бүлегенең II курс студенты.
Шунысы мактауга лаек: хәтта башкалада яшәүче күпчелек татар зыялыларының да балалары урыслашып, маңкортка әверелгән бүгенге көндә Искәндәр, беренче чиратта, үз үҗәтлеге һәм Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе укытучыларының тырышлыгы белән туган телне, халкыбыз тарихын җентекләп үзләштерде. Мәшһүр Риза Фәхретдиннең “Тормыштагы һәр гамәлнең я җимеше, я җәзасы була” дигән канатлы сүзләрен истә тотканда, аның тырышлыгының җимеше күз алдыбызда.
Күптән түгел Искәндәр Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбенә кунакка килеп, балалар һәм ата-аналар алдында татар халкының тарихы буенча лекция укыды. Ике сәгатьтән артык барган чарада ул җыелучыларны Һун, Хәзәр каханлыклары, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыклары тормышы, халкыбызның бөек уллары белән таныштырды, татар тарихының фаҗигале битләренә дә тукталып узды. Кайбер күнегелгән стереотипларны да җимереп узды элекке укучыбыз. Мәсәлән, әлегә кадәр күпчелек милләттәшләребез татарларны көчләп чукындыру сәясәте XVI гасыр уртасында, Явыз Иван Казанны яулап алгач ныклап җәелдерелә, дип хаталана. Искәндәр, тарихи документларга таянып, көчләп чукындыруның XVIII гасырда, Русия белән Петр I һәм Анна Иоановна идарә иткән вакытларда җәелүен исбатлады. Әйткәндәй, Башкортстандагы татар авылларының күпчелеге дә нәкъ шул чорда нигезләнә. Бу тарихи документлар белән дә, халык арасында таралган фольклор әсәрләре – риваятьләр белән дә раслана.
Гомумән, әлеге чыгышы белән Искәндәр үзенең әзерлекле тарихчы, укытучы, лектор буларак җитлегеп килүен раслады. Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Камалова, укытучылар коллективының һәм ата-аналарның уртак фикерен белдереп, аңа милли тарихыбызны тикшерүдә зур ышаныч һәм өметләр баглавыбыз турында әйтте, фәнни эзләнүләрендә яңа уңышлар теләде.
Менә шулай, беркайда да сынатмый ул безнең якташлар!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: