-13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Замандаш
7 февраль 2019, 22:59

Мортаза Рәхимов: “Эшләгән вакытта башка юләр уйлар килми”

7 февраль Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка 85 яшь тулды.
Бүген Радий Хәбиров Мортаза Рәхимовны республиканың социаль-иктисадый үсешенә керткән хезмәтләре өчен Мактау кәгазе белән бүләкләде. 90 яшен зурлап билгеләргә тәкъдим итте.
Бөтендөнья башкортлары корылтае Мортаза Рәхимовка “башкорт халкының мактаулы аксакалы” дигән исем бирү турында карар чыгарды.
Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Күгәрчен районының Тәвәкән авылында данлыклы колхоз рәисе гаиләсендә туа. 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлаганнан соң нефть эшкәртү заводында оператор булып эшли башлый. Читтән торып Уфа нефть институтын тәмамлый. 1960-1976 елларда Уфа нефть эшкәртү заводында цех, җитештерү бүлеге, баш инженер башлыгы урынбасары булып эшли.
1976-1978 елларда баш химик, 1978-1986 елларда баш инженер, 1986-1990 елларда завод директоры була.
1990-1993 елларда Башкортстанның Югары Шурасы рәисе була. Ул җитәкчелек иткән елларда республиканың дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә, федераль үзәк белән килешү төзелә.
1991 елның августында ГКЧПны яклый, ләкин алар җиңелгәч коммунистлар фиркасеннән чыга һәм Ельцинны яклый башлый.
1991 елда Башкортстанның тәүге президенты итеп сайлана. 1998 елда икенче, 2003 елда өченче мөддәткә сайлана. Өстән билгеләүләр башлангач, 2006 елда Владимир Путин аңа дүртенче тапкыр җитәкче булу хокукы бирә. 2010 елда Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашканнан соң үзе теләп урыныннан китә.
2010 елның 22 октябреннән башлап “Урал” фонды рәисе вазыйфасын башкара.
Мортаза Рәхимовтан “йомры” җөмләләр:
Азрак эчәргә, күбрәк эшләргә кирәк.
Эшләгән вакытта башка юләр уйлар килми.
Яңа йорт төземи торып, искесен сүтәргә ярамый.
Өч тавык белән дә идарә итмәгән кешеләр фирка белән җитәкчелек итәргә әйтә.
Хоккейда татарлардан башка барсына да җиңелергә була.
Тәмәке тартканчы, бер чәркә яхшы аракы эчүең артык. Тәмәке тартучы ирләр белән хатыннары ничек үбешәдер?