Барлык яңалыклар
Замандаш
21 гыйнвар 2019, 11:51

ҮЗ ЮЛЫҢНЫ ТАБЫП

Хәзерге яшьләргә сокланам мин. Яшьлек үзе үк дәртле, көчле, хыялларга бай, җитез, чәмле, мәхәббәтле ул. Үзгәрешләрдән, экспериментлардан курыкмый. Ләкин ниндидер олы максатка, уңышларга ирешү өчен яшьләрдән искиткеч зур тырышлык, чәм, көч-куәт таләп ителә. Акыл-белеме, булдыклылыгы белән максатка ирешүче егет-кызларыбызның саны елдан-ел арта бара. Сүзем шуларның берсе – ачык йөзле, эчкерсез, тәвәккәл, кирәк җирдә шаян да, кирәк җирдә җитди дә фикер йөртергә сәләтле Эльвера Салават кызы Афзалова турында. Бәләбәй татар гимназиясендә математика һәм информатика фәннәре укытучысы булып эшли ул.

("Тулпар", 2018, № 6)

Хәзерге яшьләргә сокланам мин. Яшьлек үзе үк дәртле, көчле, хыялларга бай, җитез, чәмле, мәхәббәтле ул. Үзгәрешләрдән, экспериментлардан курыкмый. Ләкин ниндидер олы максатка, уңышларга ирешү өчен яшьләрдән искиткеч зур тырышлык, чәм, көч-куәт таләп ителә. Акыл-белеме, булдыклылыгы белән максатка ирешүче егет-кызларыбызның саны елдан-ел арта бара. Сүзем шуларның берсе – ачык йөзле, эчкерсез, тәвәккәл, кирәк җирдә шаян да, кирәк җирдә җитди дә фикер йөртергә сәләтле Эльвера Салават кызы Афзалова турында. Бәләбәй татар гимназиясендә математика һәм информатика фәннәре укытучысы булып эшли ул.


Һәр яшь кеше үз булмышына, мөмкинлегенә карап, тормышта кирәге тиярдәй һөнәр сайларга тырыша. Чакмагыш авылының 1нче урта мәктәбен тик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Эльвера, күп уйлап тормый, документларын М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына тапшыра. Математика-информатика бүлеген сайлый. Булачак тормыш иптәше белән дә шунда таныша. 2011нче елда диплом алган яшьләр, өйләнешеп, Әлфирнең туган ягына якынрак якта – Бәләбәй шәһәрендә яши башлыйлар. “Бәләбәй татар гимназиясенә сынау тотып кердем, – ди, елмаеп, Эльвера. – Ул вакыттагы мәктәп директоры, безнең мәктәп милләтебезнең традицияләрен саклап яши, дип, татар халкының гореф-гадәтләренә кагылышлы сораулар бирде. Сынауны уңышлы үттем. Монда инде картәнием һәм әниемнең тел-әдәбият укытучылары булулары, милли мохиттә тәрбияләнүем ярдәм иткәндер. Саный китсәң, нәселебездә дистәдән артык кеше гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган. Картәтиемнең әтисе указлы мулла булуын исәпкә алсак, дүртенче буын укытучы булам инде.

Мәктәп коллективы да, укучылар да яшь укытучыны үз итә. Эльвера фәнни-гамәли конференцияләрдә, республика семинарларында, вебинарларда актив катнаша. Информатика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышларында чыгыш ясый, ачык дәресләр, осталык дәресләре күрсәтә. Әлеге берләшмәнең җитәкчесе дә ул. Үзе эшләгән гимназиянең “Электрон мәгариф” республика конкурсында җиңеп чыгуында аның да өлеше бар. “Бөтенрусия олимпиада, конкурсларында Эльвера Салават кызы әзерләгән укучылар яулаган урыннар – моның ачык күрсәткече”, – ди гимназиянең уку-укыту буенча директор урынбасары Эльвира Хәкимуллина.

“Узган уку елында алтынчы сыйныф укучысы Александра Карамова Гагарин олимпиадасында муниципаль этапта җиңеп чыкты. Унынчы сыйныф укучысы Алмаз Зиннәтуллин, Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә үзенең фәнни-эзләнү эше белән – икенче, ә Уфадагы конференциядә өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Республикада үткәрелгән “КРИТ” конкурсында, меңнән артык катнашучы арасында да фәнни-эзләнү хезмәте белән җиңеп чыгып, Мәгариф министрлыгының беренче дәрәҗә дипломына һәм кыйммәтле бүләгенә лаек булды. Укучыларым Илзана Фәизова, Сивара Унарова, Зарина Зәйнетдинованың эшләре дә республикада призлы урыннар яулады. Информатика фәненнән дәүләт имтиханнарын укучыларым уңышлы тапшырды”, – ди Эльвера.

Заман белән бергә атларга, яңа технологияләрне кулланырга кирәклеген яшьләр тиз аңлый. Шунысы куандыра, хәзер үзеңне сынап карау мөмкинлекләре бар. Гимназиядәге дәресләреннән соң, Эльвера Салават кызы Тиз уку һәм интеллектны үстерү IQ”007” мәктәбенә ашыга. Бу мәктәпне Бәләбәй шәһәрендә Энҗе Башарова ачып җибәрә. Эльвераның тырышлыгын,үткерлеген күреп, менталь математика буенча белем бирергә чакыра. Аның өчен кыз Уфа, Златоуст шәһәрләренә барып, бу өлкәдә белемен арттыра. Мондый мәктәпләрдә борынгы санау ысулы – абакусны кулланалар.

Абак – безнең эрага кадәр V гасырда борынгы Греция, Рим, Кытайда барлыкка килгән санау тактасы. Русиядә XV гасырда кулланыла башлый. Дөрес, калькулятор, компьютерлар аны безнең көндәлек тормыштан этеп чыгарды инде. “Беренче этапта укучы шушы тактаны куллана. Аннан күзаллау этабы башлана. Шуннан бала әлеге тактаны күзаллап, күңеленнән ягъни “менталь рәвештә” саный башлый). Болай шөгыльләнгән балаларның күңелдән тиз генә кушу, алу, тапкырлау, бүлү, хәтердән санау сәләте барлыкка килә. Абстракт фикерләү, күзаллау, уйлау сәләте дә арта. Бер генә мисал. Бала бер үк вакытта яттан шигырь сөйли, мине тыңлый һәм күңеленнән катлаулы саннарны куша һәм ала. Аның күзаллау көчен һәм фикерләү тизлеген күз алдына китерегез әле! Бу алым баш миенең ике ярымшарының да тигез, бердәм эшләвенә китерә. Аларның шулай үзләре дә көтмәгән иҗади мөмкинлекләре ачыла. Баламның хәтере, мәктәптәге билгеләре яхшырды, дип, күп ата-ана рәхмәт әйтә.

Абакус-мәктәпкә йөргән икенче сыйныф укучысы Антон Мазоватов менталь арифметика буенча Халыкара олимпиаданың Уфада уздырылган региональ этабында призлы урын яулап өлгерде дә инде. Алты йөз бала катнашкан конкурста хәтердән катлаулы саннар белән эш итә белү осталыгын күрсәтте ул. Беренче класска укырга барганда күңеленнән ике-өч урынлы саннарны куша һәм алучы балалар да бар”, – ди Эльвера Салават кызы.

Героемның тормышына, гаиләгә карашы турында да белештем. “Пединститут бетергән кайбер яшьтәшләрем кибеттә сатып тора. Аларны гаепләп әйтмим, киресенчә, һәркем үзенчә тырыша, үзенә ошаган эштә эшли. Яшьтәшләремә дөнья көтү, балалар үстереп аякка бастыру, тораклы булу өчен акча кирәк. Кулында диплом булган тырыш, акыллы яшьләр, минемчә, тормышта югалып калмый. Күңелеңә яткан шөгыльне табарга гына кирәк.

Дөнья киң, юллар ачык, эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Үз алдыңа югарырак максат куярга курыкмаска кирәктер. Шулай булганда гына заман таләпләренә яраклашырга мөмкин. Һәр яңа эшне үзеңнән башлау мөһим. Акча беркайчан да җитми инде ул.

Ә менә күңел байлыгың, күңел бөтенлегең, шулай ук гаилә иминлеге булмаса, дөньяң китек сыман. Минем өчен иң зур байлык – гаилә. Әнием мине балачактан ук тырыш, актив, тәвәккәл булырга, һәрбер эшкә җаваплы карарга өйрәтте. Ул үзе дә – Президент грантын алган укытучы. “Укытучы ул укытып кына калмый, үзе дә гомере буе укый, үз өстендә эшли”, – ди әнием. Аның кебек үрнәкле укытучы булырга телим. Иптәшем Әлфир – әйбәт киңәшче, җентекләп эшләгәнне ярата.

Ниндидер мәсьәләләрне – ул, кайсысындыр мин яхшырак беләм. Кыскасы, барысын да бергәләшеп хәл итәргә тырышабыз. Ике кызыбыз бар. Ярмәкәй районының Тарказы авылында тату гомер кичерүче бианам-биатамнарга хәл белергә кайтып йөрибез. Алар мине үз кызларыдай якын күрә. Гаилә бәйрәмнәрен бергә үткәрергә тырышабыз. Бәләбәйдәге туганнарыбыз белән аралашып яшибез”.

Эльвераның иҗтимагый челтәрләрдәге битләрендә О. Бальзакның сүзләре “эленеп” тора: “Куйган максатыңа ирешер өчен, иң башта барырга кирәк”. Әйе, милләтебезнең киләчәге – аек акыллы, кыю фикерле яшьләр кулында. Бүгенге катлаулы тормышта үз юлыңны табу җиңелдән түгел. Шулай да иң беренче үз көченә ышанырга тиеш кеше. Һәм сынаулардан курыкмаска, алга таба хәрәкәт итәргә.


Сәрия ВАХИТОВА.



Читайте нас: