

Азат
Азат дәүәтисе белән,
Урамда йөри.
Дәүәтисе бераз йөргәч,
Карларны көри.
Азатның да көрәге бар,
Ул да кар көри.
Дәүәтисе азак аны
Чанада сөйри.
Актүш
Илшат белән Илназ тышта
Актүш белән уйныйлар.
Тиздән куян ауларга да
Барырбыз дип уйлыйлар.
Әтиләре: – Актүш ауда
Чапмас, – ди, – куян аулап.
Сезнең арттан гына чабар
Кар бөртекләрен каулап.
Алма
Алма ашый Зиринә
Курчагына да бирә.
Эх, тәмле дә алмасы
Әллә тагын аласы?!
Әнисе дә бакчада,
Әбисе дә бакчада.
Зиринәләр кибеттән
Алма алмый акчага.
Әнисе алма җыя,
Әбисе каклар коя.
Зиринә кышын да үзен
Җәй көне кебек тоя.
Баян
Җырлар ярата Даян,
Әтисе алды баян.
Телләргә баса, тарта,
Көе чыга соң каян?
Тирләде, пеште Даян,
Уйный белми бу баян.
“Энемне дә чакырыйм”:
Шулай уйлады Даян.
Кичкә чаклы тырышты,
Энесе дә булышты.
Тик һаман да баяны
Уйнамады, карышты.
Энесе белән икәү
Тиргә батып тарттылар.
Ертылып киткәч күреге,
Инде болгап аттылар.
Беренче кар
Ләләгә кичә
Ике яшь тулды.
Тунын кидергәч,
Туп кебек булды.
Беренче карны
Чыкты күрергә,
Нинди икәнен
Тизрәк белергә.
Менә ул нинди,
Ак кына үзе.
Артымнан кала
Итегем эзе.
Егылам дисә,
Тота әбисе.
Борын кытыклый
Салкын кар исе.
Әбисе карны
Ләләгә бирде.
Ах, өшеттерә,
Юк булды үзе.
Әбисе белән
Бик рәхәт тышта.
Әнә, агачка,
Кунды бер кош та.
Җил дә, очынгыч,
Битен сыйпады.
Керергә вакыт –
Күрделәр карны.
Данис һәм туп
Данис уйный туп белән,
Тик туп менә юк булган.
Әй, тупны эзли Данис,
Ә ул ак карга чумган!
Эзли-эзли табалмый
Арыды, хәлдән тайды.
Тупны эте – Актүше
Ак карга чумып алды.
Ике дус
Каникулда Малих белән
Харис бергә уйныйлар.
Уйный-уйный армыйлар да,
Уеннан да туймыйлар.
Туп белән дә алар уйный,
Вак таш алып чөяләр.
Күлмәкне дә ике малай
Бер төслене кияләр.
Зур үскәч тә дус булырбыз,
Диеп сүз куешалар.
Ә әлегә ике малай
Чирәмдә куышалар.
Ильяс белән песи
Ильяс әле бик кечкенә,
Бишектә йоклап ята.
Ә песие тынгы бирми,
Биләүләрен тарата.
Песинең уйныйсы килә:
– Төш, – ди, – идәнгә, – әйдә,
Җитәр йоклап ятарга, – ди, –
Эт түгелсең лә бәйдә!
Их, песи, килер бит бер көн, –
Ильяс тәпигә басар.
Тынгы шунда сине, песи,
Мәңгегә ташлап качар!
Кадак кактым
Картәтием белән бүген
Мин дә чыктым келәткә.
Картәтием кызык инде:
“Ит кунсын, – ди, – беләккә!”
Беләккә ничек ит кунсын,
Кошмени ул очарга?
Нәнәм әйтә: “Кирәк тагы
Бик күп ботка ашарга!”
Картәти келәткә кереп,
Нидер чүки, кадаклый.
Миңа да ул чүкеч бирде:
– Яле, улым, син как, – ди.
Картәтием белән икәү
Кадак кактык, төзәттек.
Нәнәм ашарга чакырды –
Без кермичә йөдәттек!
Өйгә кергәч, нәнәм сорый:
“Ник кермәдегез озак?”
Картәти әйтә елмаеп:
– Улың да какты кадак.