

Бервакыт Акбикә урман буйлап китеп барганда, баганага беркетеп куелган кечкенә генә тактага юлыга. Акбикә, бик кызыксынып, такта янына якынрак килә.
“Нәрсә язылган икән монда?” – дигән уй килә аның башына. Кечкенә булганга күрә, ул әле укый да, яза да белмәгән. Шуңа күрә тактага нәрсә язылганын белмичә бик озак карап басып торган.
Шулчак ул Купшыкойрык исемле тиенне күреп калган һәм бик сөенгән.
– Исәнме, Купшыкойрык! Менә бу тактада нәрсә язылганын укып бирә алмассыңмы? – дип сораган Акбикә.
Купшыкойрык тактага язылганнарга күз йөртеп чыккан да, елмаеп:
– Бу – урман кагыйдәләре, Акбикә, – дип җавап биргән.
– Кагыйдәләр? Ә нәрсә була ул кагыйдәләр? – дип сораган нәни куян, берни аңламыйча. Купшыкойрык урманның хокук белгечләре әзерли торган мәктәбендә укый икән. Шуңа күрә ул Акбикәгә кагыйдәләрнең нәрсә икәнен бик җиңел генә аңлатып биргән.
– Алар безгә ничек яшәргә, бер-беребез белән ничек мөгамәлә итәргә кирәклеген аңлаталар. Менә, мәсәлән, монда болай дип язылган: “Урманны чиста тотыгыз!” Бу ни дигән сүз? Бу – чүп-чар ташламаска, агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзәргә кирәкми дигәнне аңлата. Урман – безнең өебез, аны сакларга тиешбез!
Акбикә Купшыкойрыкның әйткәннәре белән ризалашып, башын каккан.
– Әйе, бу бик дөрес! Мин һәрвакыт чүпләрне җыеп барам, – дигән ул.
Купшыкойрык сүзен дәвам иткән.
– Менә тагын берсе: “Бер-береңне хөрмәт ит!” Бу – бер-беребезне кимсетмәскә, яратырга, ярдәм итәргә тиешбез икәнгә ишарә. Мәсәлән, Аю Батыр бик көчле, әмма ул һәрвакыт кечкенәләргә ярдәм итә.
Акбикә бу кагыйдәне дә үзләштергәнен раслап:
– Сыерчык бик матур сайрый, әмма ул башкаларның сайравын да тыңлый, – дип өстәп куйган, ди.
– Дөрес! – дип хуплаган аны Купшыкойрык, – һәм тагын дәвам иткән. – Кагыйдәләр – ул безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз. Хокук – ул безгә рөхсәт ителгән нәрсәләр, ә бурыч – без башкарырга тиешле эшләр. Мәсәлән, синең иркенләп урман буйлап йөрергә, дусларың белән уйнарга хокукың бар. Ә урманны сакларга, башкаларны рәнҗетмәскә, бу инде синең бурычың.
Шул көннән башлап, Купшыкойрык урман кагыйдәләре белән анда яшәүче яшь дусларын таныштыра торган булып киткән. Алар барысы да бер-берсен хөрмәт итәргә, урманны сакларга һәм бергәләп бәхетле яшәргә кирәклеген өйрәнгәннәр. Ләкин арада бу кагыйдәне бозырга тырышучылар да булган. Әмма анысы бөтенләе белән икенче тарих. Әгәр, дустым, сиңа кызык булса, мин сиңа ул хакта да сөйләрмен.