Барлык яңалыклар
Тузганак
15 гыйнвар , 07:35

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Ахыры

Ә һава температурасы һаман да түбәнәя барды. Бертуктаусыз хәрәкәт итү генә егетләрне өшүдән саклады.

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Ахыры
Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Ахыры

Айнур белән Камил башларын аска иеп, нәрсә әйтергә дә белмичә тордылар. Илшатның сүзләре кире булса да, аларда барыбер хаклык бар иде. Авылга кайтып җитү өмете чынлап та кими барды. Андый суыкта иртәнгә кадәр, ач һәм хәлсез килеш берничек тә төнне уздырып булмаганы аңлашылып торды.

– Болай өшеп утыруның файдасы юк, кузгалырга кирәк, – диде Камил иптәшләренә.

– Әйе, безгә туп-туры бер якка барырга да барырга. Авыр булса да, барырга  – диде Айнур.

Өч яшь егет янә туп-туры бер якка баруын дәвам итте. Көч һәм хәлләре аз гына калса да, каты кар өстеннән чаңгы шуу алар өчен бик уңайлы иде ул көнне. Кышкы төнне аз гына булса да яктыртып, ачык күк йөзендә йолдызлар балкыды. Айнур белән Илшат бер-берсе белән нәрсәдер турында сөйләштеләр. Ә Камил аларны тыңламады, йолдызларга карап, төрле уйларга чумып барды: “Сәгать кичке тугыз тулып килә. Әни борчылып, ниләр уйлап бетерде микән? Аптырап, авыл урамы буйлап эзләргә чыккандыр әле. Кайда барганны беркемгә дә әйтеп тормадым. Берсе дә белми бу җирдә адашып йөргәнне. Ничек болай килеп чыкты соң әле? Чаңгыда шушы маршрут белән урап кайтабыз дип, ике иптәшкә дә мин әйттем. Бу идеяны мин уйлап чыгардым. Шулай булгач, авылга таба юнәлешне дә мин табарга тиеш. Нишләргә инде? Айнур туп-туры бер якка барырга кирәк дип әйтә. Бер уйлаганда бу дөрес, берәр күрше авылга булса да килеп чыгарга өмет бар. Ә икенче яктан караганда, бәлки без бөтенләй үзебезнең авылдан ераклашып, читкә китеп барабыздыр. Дөрес юнәлеш белән бару бик мөһим монда. Менә “чүмеч” йолдызлыгы күктә. Баядан бирле карап киләм аны. Тәк... Менә поляр йолдыз. Ул гел бер урында тора. Тукта! Поляр йолдыз? Поляр йолдыз нәкъ төньякта урнашкан бит! Димәк, мин төньякның кайсы якта икәнен төгәл беләм дигән сүз. Нигә иртәрәк башка килмәгән?!”

– Айнур, Илшат! Туктагыз әле. Мин төньякның кайда икәнен төгәл беләм. Менә бу якта! – дип, Камил поляр йолдыз ягына кулын сузып күрсәтте.

– Ә ничек белдең? – дип сорады Айнур.

– Күктәге поляр йолдызны таптым да, шулай белдем. Ул нәкъ төньякта урнашкан, әнә карагыз.

Егетләр икесе дә күккә карадылар. Әмма аны йөзәрләгән йолдыз арасыннан, тиз генә таба алмадылар. Камил Айнур белән Илшатка шунда ук тулы итеп аңлатырга тотынды:

– Иң башта “чүмеч” йолдызлыгын табырга кирәк. Менә, күрәсезме? “Чүмеч”нең сабына каршы кырыеның ике йолдызы аша, шушы ике йолдыз аралыгы кадәр биш сызык үткәрсәң, нәкъ поляр йолдызга килеп төртеләсең. Таптыгызмы?

– Менә, таптым! – дип кычкырды Айнур.

Илшат кына табалмый ятты, аннары иптәшләре ярдәмендә ул да поляр йолдызны күрде.

– Кайткач, кәгазь битенә сызып, яхшырак итеп аңлатырмын әле сезгә.

– Кайтып булса әгәр, – дип куйды Илшат.

– Нигә кайтып булмасын? Хәзер төньякны беләбез бит. Төньякны белгәч, көньякны да, көнчыгышны да һәм көнбатышны да беләбез дигән сүз, – дип, Камил бөтен якны да күрсәтеп чыкты.

Хәзер авылның кайсы якта икәнен ачыкларга кирәк иде. Алар баш вата башладылар. Җиденче сыйнфта укыганда Камилгә һәм аның энекәшенә әнисе бер мавыктыргыч энциклопедия алып кайткан иде. Икесе дә бу китапны аерылмый укып чыктылар. Менә шул кызыклы китаптан йолдызлар ярдәмендә төньякны табырга өйрәнде дә Камил. Төнлә ишек алдына чыгып, поляр йолдызны күп тапкыр табып караганы булды. Шул вакытларны исенә төшергәч, авылга таба юнәлешне ачыклау аның тиз генә башына барып җитте.

– Кирәк юнәлешне белеп булырга тиеш, – дип, сөйли башлады ул. – Минем поляр йолдызны ишек алдыннан да табып караган бар иде. Без урап чыгабыз дигән, авылдан күренеп торган нарат урманы нәкъ көньякта урнашкан. Ничек ачыкладың дисезме? Хәзер аңлатам. Менә әле үзебезнең авылдан поляр йолдызны эзләгән вакытларны искә төшерәм дә, теге нарат урманы шул йолдызның нәкъ каршында булып чыга, ягъни көньякта. Шулай булгач, безнең авыл ул урманга карата төньякта урнашкан, ягъни поляр йолдыз ягында. Ә без бит инде, гомумән алганда, барыбер шул нарат урманы тирәсендә адашып йөрибез. Димәк, авылга килеп чыгар өчен, безгә поляр йолдызга карап, бертуктаусыз төньякка барырга кирәк. Шулай бит?

Айнур белән Илшат икесе дә эндәшми генә бер-берсенә карап тордылар. Дусларының тырыша-тырыша авылга юнәлешне аңлатуы бик катлаулы булып тоелды аларга, сүз белән генә тулысынча башларына барып җитә алмады. Шуңа күрә Камил, сөйләгәннәрен карга схема итеп сызып, яңадан аңлатып бирде.

– Хм! Чынлап та, әгәр дөрес сөйләсәң, шулай булып чыгарга тиеш бит, – диде Айнур.  

– Азагына кадәр төшенеп бетәлмәдем. Йолдызга карап кына кайту юлын белеп булса ул... – дип куйды Илшат.

– Элеке заманнарда диңгез сәяхәтчеләре дә йолдызлар ярдәмендә юл йөргәннәр. Ә сезнең бу турыда укыганыгыз да, ишеткәнегез дә булмаган, күрәсең.

Камилнең өметле сүзләреннән соң өшү дә, курку да бераз басылды сыман. Алар юнәлешләрен үзгәртеп, поляр йолдызга карап, төньякка таба киттеләр. Әлегә хәтле көнбатышка барып ятканнар икән. Кышкы төн уртасында чаңгыларның каты карга ышкылган тавышлары гына яңгырап торды.

Ә һава температурасы һаман да түбәнәя барды. Бертуктаусыз хәрәкәт итү генә егетләрне өшүдән саклады. Алар күп кенә араны бер сүз әйтмичә үттеләр. Чөнки арыган чакта сөйләшү дә хәлне бетерә, тамакны киптерә. Калган барлык көчне саклап, юкка исраф итмичә бару күпкә яхшырак андый вакытта.

Төньякка юнәлеш янә ниндидер биек агачлар кырына китереп чыгарды. Озын буйлы Айнур чаңгысын салды да, каршыдагы агачка менеп карамакчы булды. Бу юлы тырыша торгач, ботакларына тотынып, якынча өч метр биеклеккә күтәрелде. Аның ике иптәше дә ул нәрсә әйтер икән дип, түземсезләнеп көтте.

– Йә, ничек? Күренәме берәр нәрсә?

– Әйе, менә бу якта авыл утлары күренеп тора.

– Чынлап мени? – дип, тагын сорады Камил.

– Ю-ю-к, шаярттым гына, – дип, көлеп җибәрде Айнур. – Берни дә күренми. Тирә-якта – кап-караңгы дөнья.

Агачлар кырында суык һава белән кушылган үзенчәлекле кышкы урман исе килеп тора иде. Алар шул хуш исле һаваны тирән итеп сулап, берничә минут кына туктап тордылар да, янә кузгалып киттеләр. Бөтен булган максатлары – төньякка бару иде. Камил поляр йолдызга карап, төньяк юнәлешен гел контрольдә тотты.

 Биек агачлы нарат урманына килеп җиткәндә, аякта басып торырлык та хәлләре калмаган иде аларның. Бу юлы алҗудан карга сузылып ук яттылар. Аркада яткан килеш төнге күкне күзәтү үзенчә кызык булды: биектә янә бер самолет уты күренеп калды, бер-ике йолдыз да атылды. Берникадәр вакытка алар басу уртасында адашып йөргәннәрен дә онытып җибәрделәр. Тик озакка сузылмады бу ял итү. Кар суыгы әкренләп аркаларына үтә башлады, өчесенә дә тиз генә торырга туры килде. Айнур белән Илшат тамак кибүгә түзә алмыйча, авызда эретеп бер-ике уч кар да ашап карады. Ә Камил түзде, тиздән авылга җитүләренә чын күңеленнән ышанды ул.

– Бер барырлык хәл дә юк, су булса – ике литрны ике дә уйламыйча эчеп бетерер идем, – диде Илшат.

– Ә мин рәхәтләнеп эссе мунчага кереп китер идем хәзер. Аннары бер бидрә су эчәр идем, – диде Айнур.

– Кайнар чәй шәп булыр иде миңа! Ярар, ял итү әлегә җитеп торыр, әйдәгез, киттек. Туктап торырга ярамый безгә, – дип, кисәтте Камил иптәшләрен.

Нарат урманын уң яктан урап чыгарга дип,  янә шуып киттеләр. Араларыннан Илшат кына бирешә башлады. Ул иптәшләреннән артта калган саен, аны көтеп тордылар, аннары аның тизлегенә тигезләшеп бардылар. Бераз баргач, Илшат  туктап ук калды.

– Егетләр, мин ары бара алмыйм. Аяклар буйсынмый, – диде дә, карга чүгәләп утырды.

Ике иптәше нәрсә әйтергә дә белми карап тордылар. Аннары Камил сүз башлады:

– Илшат, безгә туктап торырга ярамый! Тырыш!

– Юк, булмый малайлар. Бәлки без бөтенләй читкә китеп барабыздыр әле. Кем белә? Минем бер тамчы хәл дә калмады. Үзегез генә барасыз инде.

– Юк! Без дөрес барабыз! – дип, дәвам итте Камил. – Тик төньякка барырга кирәк, безнең юнәлеш шул. Һичшиксез кайтып җитәбез, күп тә калмагандыр инде. Шуңа күрә, бераз утырып хәл ал да, аннан соң баруны дәвам итәбез.

Бераздан Айнур да кушылды:

– Ә бу урман, теге авылдан күренеп торган нарат урманы түгелме соң? Шуңа бик нык охшаган. Әгәр шулай булса, чынлап та, күп калмаган булып чыга.

Алар хәлсез малайның ике кулыннан тотып торгыздылар.

– Эх, бау булса, чаңгысына баскан килеш кенә тартып барыр идек. Шулаймы? – дип, көлде Айнур.

Илшатка хәл кереп, кәефе күтәрелеп киткәч, ташбака тизлеге белән булса да төньякка баруларын дәвам иттеләр. Әкрен барсаң, ераграк булырсың, диләр. Камил сәгатен караганда, төнге унбер җитеп килә иде. Иптәшләрен куркытасы килмәде – аларга әйтеп тормады. Берәр вакыт, сәгать төнге унбердә басу һәм урманнар арасында чаңгы шуып йөрербез дип, күз алдына да китергәне юк иде аның. Үзе эченнән генә, һәрнәрсәне җиде кат үлчәп эшләргә кирәклеген уйлап барды. Юкка гына халык “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, дип әйтмәгән.

Әкренләп бара-бара ниһаять, бу урманның да икенче ягына чыктылар. Алар алдында тагын басу җәелеп ята иде. Әмма караңгы офыкта бер нәрсә дә күренмәде, тавышлар да ишетелмәде. Бер мәлне йомшак кына итеп җил дә исеп куйды. Гадәттә, һава торышы үзгәрер алдыннан җил чыгарга мөмкин. Күк йөзен болыт капламаса ярар иде, дип борчылып куйды Камил. Алай булса, төньякны күрсәтеп торган бердәнбер ориентирны югалтачак алар.

Арудан буйсынмаган аякларны мәҗбүр итеп, бер сүз сөйләшмичә алар бары тик төньякка бардылар. Хәлдән таеп арысалар да, өйгә кайтып җитү теләге күпкә көчлерәк иде. “Без бит инде ул кадәр ерак та китмәдек, нигә һаман авылга килеп җитәлмибез соң?” – дип, уйлап кына куйган иде Камил, Айнур кычкырып җибәрде:

– Утлар! Сул яктарак утлар күренә!

– Кайда?

– Әнә!

Өчесе дә шунда ук ару белән өшүне читкә куеп, утлар ягына җилдерделәр. Әкрен генә барган җирдән, тизлекләре бер мизгелдә берничә тапкырга артты. Ә поляр йолдыз төньяк юнәлешен күрсәтеп, гел бер урында торды. Бераз барганнан соң, яшьләргә туган авылның таныш өйләре, таныш урамнары күренә башлады...

Камил инде күптән мәктәпне тәмамлап, авылдан чыгып киткән. Әмма туган ягына еш кайтып тора. Бу хәлдән соң күп еллар үтсә дә, ул әле дә поляр йолдызны күк йөзеннән берничә секунд эчендә таба ала. Ике иптәше белән күрешкән вакытта, алар бу маҗаралы кышкы “сәяхәт”не хәзер көлеп кенә искә алалар. “Әгәр дә ул вакытта болытлы көн булса, мин поляр йолдыз ярдәмендә якларны чамалый белмәсәм, нәрсә булып бетер иде микән?” дигән уйлар килә Камилнең башына кайчакта. Бу сорауларга хәзер җавап юк инде. Ә ул кышкы “сәяхәт” аны һәрбер эшне төптән уйлап эшләргә, тормышта дөрес юлдан барырга һәм ничек тә бирешмәскә өйрәтте.

Автор фотосы.

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Ахыры
Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Ахыры
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас