Барлык яңалыклар
Тузганак
5 сентябрь , 11:38

Күңел ярасы

– Әни, ә кайда соң ул Нәсим абый? – Ул, кызым, Украинада махсус операциядә катнаша. Илебезне башларын күтәреп килгән фашист калдыкларыннан якларга киткән. Ә соңгы көннәрдә аның хәбәре дә юк икән.

Күңел ярасы
Күңел ярасы

Нәфисә яшәгән авыл кечкенә. Һәркем бер-берсен белә, бер гаилә кебек яшиләр. Нәфисәләрнең күршесендә Гөлсем апа, аның улы Нәсим яши. Күршеләр булгач, Нәфисә аларны бигрәк тә якын күрә. Кереп хәлләрен белә, Нәсим абыйсының эштән кайтканын да һәр көнне көтеп ала.

Нишләптер берничә көн инде Нәсим абыйсы күренми. Гөлсем апа да боек.

Бүген иртән Нәфисә түзмәде:

– Әни, Гөлсем апага ни булган? Минем белән дә сөйләшми, – дип сорады.

– И, кызым! Нәсим абыеңнан хәбәр юк. Гөлсем апаңның күңеле яраланган.

Нәфисә: “Ничек күңел яралана икән? Нәсим абый кая киткән икән?” – дип уйлады.

– Әни, ә кайда соң ул Нәсим абый?

– Ул, кызым, Украинада махсус операциядә катнаша. Илебезне башларын күтәреп килгән фашист калдыкларыннан якларга киткән. Ә соңгы көннәрдә аның хәбәре дә юк икән.

Боларны ишеткәч, Нәфисәгә дә бик кыен булып китте. Аны бер уй борчыды: “Гөлсем апаның күңеле ничек яраланган икән? Аңа ничек ярдәм итәргә инде?”

Нәфисә янына иптәш кызлары килде. Алар озак кына уйнадылар. Йөгереп уйнаганда Нәфисә кулын яралатты. Авыртуына түзә алмыйча өйгә керде дә, әнисенә:

– Кулымны авырттырдым, – дип елап жибәрде.

Әнисе кызын кочып юатты, яралы кулын бәйләде. Шулвакыт Нәфисә Гөлсем апаның яралы күңелен исенә төшерде дә:

– Әни, әйдә Гөлсем апаның да күңелен бәйлибез. Син бит аның күңеле яраланган, дидең.

– Кызым, кызым, яраланган күңелне бәйләп кенә дәвалап булмый шул. Аны тик Нәсим абыеңның исәнлек хәбәре генә дәвалый ала, – дип жавап бирде әнисе.

Эльнара ГАЙСИНА,

Бүздәк районы Ренат Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбенең V сыйныф укучысы.

Фото: bashinform.ru

Күңел ярасы
Күңел ярасы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: