Барлык яңалыклар
Тузганак
4 сентябрь , 12:01

Дилә БУЛГАКОВА. Бияләйдәге хат. Хикәя

Көтмәгәндә Газинур яраланды. Ярасы тирән булу сәбәпле, госпитальгә озатырга җыендылар.

Дилә БУЛГАКОВА. Бияләйдәге хат. Хикәя
Дилә БУЛГАКОВА. Бияләйдәге хат. Хикәя

“Әти, әти, мин Булат – синең зул улың. Сиңа хат язалга булдым. Әти, хәлләлең ничек, чилләмисеңме, дошманны кыйнадыңмы, аттыңмы, ул үлгәндел инде? Алал белән сабан туендагыча көләшкәнең балмы, син бит көчле, әти, куллалың зул. Әти, нәлсәләл ашыйсың, туңдылма да ашаталалмы?

Әти, син кайгылма, мин яхшы укыйм, күп шигыльләлне яттан беләм, кайткач сөйләлмен. Әле мин өйдә, бездә каникул. Чилекне яхшы бетелдем, тик җылдан гына булдыла алмыйм – минем тавышым юк бит.

Әти, мин бит синең зул малаең, әнигә ялдәм итәм. Айлатны калыйм, кал көлим. Энем Айлат хәзел дүлт тәпиләп мүкәйләп йөли, ботка да ашый, сөт тә эчә.

Каникул беткәч, ике айдан яз килә, без ясаган оялалга сыелчыклал да кайтыл, ничәү кайтканын язалмын әти.

Безнең бал да яхшы, елак авылдагы нәнәй бездә кунакта яши. “Әтиең исән кайтсын!” дип, көн дә догалар укый.

Әти! Мин сине бик тә сагындым. Әти, син миңа да хат яз, класста укылмын. Әти, син йөлеткән танк зулмы? Исеме балмы? Мин кулымны төшелеп җибәләм, зул үскәнме? Сиңа язган хатны ике балмаклы бияләй эченә куям, укылсың.

Әти, сине кочаклыйм, үбәм.

Зул улың Булат.”

Булатның әнисе бүләккә хәзерләнгән оекбашларны, шарфларны, ике бармаклы бияләйләрне төреп урап куйгач, шәлен иңенә салып чыгып кергән арада, улы әтисенә язган хатны бияләйләрнең берсе эченә тыгып та куйды.

Әнисе урап кергәч, белмәмешкә салышып, киенде дә ире Газинурга атап төргән бүләкләрне алып, почтага илтергә китте. Барысын да күзәтеп торган Булат әтисенә язган хатның да китүенә сөенеп калды. Әнисе чыгып киткәч, Булат энесе янына килеп: “Әтигә мин дә хат яздым, син тизеләк үс, әти кайтуга йөгелеп йөле яме”, – дип, Айратны кочаклап үпте.

Бик соң гына булса да, әтисе Газинур зур улының язган хатын алды, балаларча шатланып, шакмаклы дәфтәр битенә төшерелгән учының нәни кул бармакларын берәм-берәм яшен йота-йота берничә тапкыр үбеп чыкты. Хатны кат-кат укыгач, кадерләп түш кесәсенә салып куйды.

...Көтмәгәндә Газинур яраланды. Ярасы тирән булу сәбәпле, госпитальгә озатырга җыендылар. Шул вакытта Газинур: “Түш кесәмдәге хатларны гына, зинһар, миңа бирегез”, – дип үтенде.

Командиры ашыгыч рәвештә кыю егет Газинурның үтенечен үтәде. Шул вакытта Булатның әтисеннән дә бәхетле ир-егет булмагандыр.

Дилә БУЛГАКОВА. Бияләйдәге хат. Хикәя
Дилә БУЛГАКОВА. Бияләйдәге хат. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: