Барлык яңалыклар
Тузганак
27 март , 07:25

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә маҗаралары. Хикәя (Ахыры)

Эштән кайтып, өй ишеген ачсам, песиебезнең өстәл өстеннән тиз генә сикереп төшүен күреп калдым. Моңа бик ачуым килде.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә  маҗаралары. Хикәя (Ахыры)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә маҗаралары. Хикәя (Ахыры)

2

Өйдә күселәр күбәйде. Базны аркылы-буйга тишеп беттеләр. Агу да куеп карадык, тик файдасы артык сизелми. Өйдә песи бар да ул, тик күсе тотмый, әллә курка инде. Беркөнне әнкәй күршеләрдән күсе тота торган песи алып кайтты. Бөтенләйгә түгел инде, берничә көнгә генә.  Чит песи өйдә тормас, кайтып китәр дип, шундук базга җибәрергә булдык. Шуны карап торган үзебезнең песи, зур батырлык белән, тиз генә “нинди ят песи монда, мин хуҗа түгелмени?” дигәндәй тегенең артыннан базга сикерде. Янәсе, “күрсәтермен мин сиңа күрмәгәнеңне!” Баз капкачын ябып куйдык. Бераздан баздан чинаган тавышлар ишетелә башлады. “Әһә, дибез, бер күсене тотты да бугай!”. Тавыш байтакка барды.  Үлемечле тавыш белән песиебез кычкырып җибәргәч, түзә алмыйча базны ачып җибәрдек. Капкачын күтәрү белән баздан үзебезнең песи уктай атылып килеп чыкмасынмы! Атылып та чыкты, мич башына менеп тә качты.  Ә баз эченнән күрше песие: “ Алдыңмы, кирәгеңне?!” дигәндәй горур карап тора иде. Күсе кадәр күсене тоткан песи, күседән дә шөрләгән песидән куркып торамыни инде!

3

Балалар: “Әти, көчек алып кайт әле”, дигәч, өйгә бәләкәй генә йоп-йомры көчек алып кайттым. Йомры булгач, атлый алмый, егыла да куя, шуңа күрә балалар аңа “Шарик” дигән кушамат бирделәр.

         Шатландылар инде! Буш вакытларында гел шуның белән шаяралар. Әкренләп көчек үсә башлады, озынаеп китте. Беркөнне, коймада тишек табып, күршеләрнең җимеш бакчасына кереп киткән. Бәләкәй булгач, бәйләп-нитеп тормаган идек. Берзаман күрше бакчасыннан эт чинаган тавыш ишеттек. Башыбыздан “күрше бүтән кереп йөрмәсен дип бераз тукмап алгандыр” дигән уй йөгереп узды. Тик алай булып чыкмады. Этебезне күршеләрнең олы песие куа иде. Эт чыйный-чыйный чаба, артыннан песи куа. Бу хәлне күреп аптырап киттек. Шаригыбыз бакчадан ничек атылып чыкканын сизми дә калды. Чыккач та, йөгерүдән туктамыйча, әллә кая барып посты. Ә песи үзен хуҗаларча тотып, койма башына сикереп менде дә ысылдарга кереште.

        Моңарчы песиләр эттән курка дип уйлый идек, киресен күргәч, аптырашта калдык. Шул көннән башлап Шарик күрше бакчага якын да бармады. Ә песи бакчада хуҗа булып йөри бирде. Айлар үтте. Шарик үсте, ләкин теге вакыттагы курку йөрәгендә калгандырмы, күршеләрнең песиен күрү белән качарга урын эзли иде.

4

Күселәр өйдә бик күренми, ә менә келәттә шаштылар. Күзгә күренеп йөри башладылар. Песине тоттым да (теге күседән курыкканын түгел, башкасын), келәткә кертеп җибәрдем. Келәтнең ишеге һәрвакыт ябык торгач, эченә песи керә дә алмагандыр. Песи шундук ис тоеп әкрен генә эчкә үтте. Ишекне яптым да өйгә кереп киттем. Күпмедер вакыт узгач, ни артыннандыр чыксам, келәттән чыелдашкан тавышлар ишеттем. Әйдә, кыйратсын әле, курыксалар, бәлки, бераз югалып торырлар. Беразга келәт ишеген ачмый тордым. Күпмедер вакыттан соң тавышлар тынды. “Әллә песиебезне үтерделәр инде”, дигән уй килде башка. Йөгереп барып, келәт ишеген ачып җибәрсәм, Ни күрим! Канга баткан песиебез үзеннән дә зур күсе сөйрәп алып чыкты да минем алга китереп салды. Үзенең битләре сыдырылган, бер колагы ярылган, койрык очы өзелеп калган. “Күрдеңме, иң зурын тоттым, башкача күренмәсләр”, дигәндәй миңа күтәрелеп карады. Күсене калдырды да өйгә таба атлады. Песине өйгә алып кереп, каннарын сөрттем, койрык очын бәйләп куйдым. Тырыш хезмәтен искә алып, сөт салып бирдем. Мырылдый-мырылдый аягыма сырпаланып алды да тәмләп сөт эчә башлады.

5

Эштән кайтып, өй ишеген ачсам, песиебезнең өстәл өстеннән тиз генә сикереп төшүен күреп калдым. Моңа бик ачуым килде. Аның бер дә өстәлгә менгәне юк иде.

– Нәрсә тәртипсезләнәсең, өстәлгә менәргә ярамый! – дип орышып алдым. Песием күзләремә карап торды да, ишек янына барып басты. – Бар йөреп кер, акылга утырып, – дип, аны тышка куып чыгарып җибәрдем.

Шул көннән соң песиебез юкка чыкты. Күпме эзләсәк тә таба алмадык. Бу хәлгә балаларыбыз нык борчылды. Мин аларга Мияубикәне орышуым турында сөйләп тормадым. Бер-ике көннән кайтып керер әле дип уйладым. Бер атна чамасы үтте, ә песиебез юк та юк.

– Әни, песи кайда булды ул? – дип көн дә сорый башлады балаларым. Аларны тынычландырырга теләп:

 – Кайтыр, песиләр чыгып китеп, йөреп кайта ул, – дигән булдым, үзем ул турыда бернәрсә белмәсәм дә. Бәләкәй кызым аеруча нык юксына, көн дә тәрәзә тупсасына килә дә тышны күзәтә.

Шулай байтак вакыт үтте. Песиебез кайтмаса, икенче песи алып кайтырга туры килер инде, дип тә уйлый башладым. Күрше Сәлимә апа песи балалары бар дип сөйләнгән иде.

Бер көнне күмәкләп төшке аш ашап утырганда, тыштан мияулаган тавыш ишетелде. Кызым ишеккә йөгерде. Мин аның артыннан барып, ишекне ачып җибәрсәм, ни күрим: песиебез дүрт баласы белән минем күземә карап мияулап утыра. Әйтерсең, керергә рөхсәт сорый.

– Әни, песиебез артып кайткан, – дип, кызым сөенеп песине сыйпарга кереште.

– Кайткансыз икән, керегез, – дидем песиләргә. Алар әкрен генә кереп, мич алдына барып яттылар. Сөт салып бирдем. Өйгә ямь кереп киткәндәй булды...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

 

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә  маҗаралары. Хикәя (Ахыры)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә маҗаралары. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: