Барлык яңалыклар
Тузганак
26 март , 14:29

Зилена БАЙМАТОВА. Тәмле тел. Хикәя

Сыйныф җитәкчеләре Мөнирә апа бүген Инсафларга тәмле телле булырга кушты.

Зилена БАЙМАТОВА. Тәмле тел. Хикәя
Зилена БАЙМАТОВА. Тәмле тел. Хикәя

Сыйныф җитәкчеләре Мөнирә апа бүген Инсафларга тәмле телле булырга кушты. “Сөйләшкәндә тәмле сүзләр кулланыгыз. Бигрәк тә олылар белән сөйләшкәндә”, – диде.

Укытучы тәмле сүзләрне ятлап алырга кушты. “Көн саен телегездән төшермәгез, инсафлы булыгыз. Инсафлының теле саф аның”, – дип, бик күп акыллы фикерләр әйтте.

Инсаф мәктәптән кайту белән дәү әниләренә кереп китте.

– Исәнме, хәерле көн, дәү әни, – диде.Тәүге тәмле сүзләре шул булды аның. Оныгыннан гомергә мондый ягымлы сүз ишетмәгән дәү әнисе шаккатып:

– Исәнме, улым, исәнме? Укудан кайттыңмы? Ни булды? Ник кәефсез күренәсең? Әллә чирләп киттеңме? – дип, сорау артыннан сорау яудыра башлады.

Инсаф һаман ишеккә сөялеп торуын белде.

– Түргә уз, улым, әйдә, чәй эчеп алыйк, өстеңне сал, үт, – диде дәү әнисе.

– Рәхмәт! Зинһар өчен, борчылма, дәү әни...

Дәү әнисенең ике күзе шакмактай булды.

Тәмле сүзләрне онытмас өчен кашларын тагын ныграк җыерып, башын аска иде Инсаф.

– И, улым, әллә өйдә бер-бер хәл булдымы? Сыерыгыз чирләп киттеме әллә? Әтиең ерак юлга чыгып киткән иде, тәүбә-тәүбә бер-бер хәл була күрмәсен... Ник эндәшмисең?

Дәү әнисе тизрәк даруларын эзләргә кереште.

– И, Ходаем, йөрәгем сизгән иде аны, алама төшләр күргән идем, ярдәмеңнән ташлама, Ходаем... Иртәннән бирле нигәдер йөрәгем авыртып тора. Уң күзем кичәдән бирле тарта....

Дәү әнисе еларга ук кереште.

– Юк, юк, гафу ит, дәү әни, берни дә булмады. Зинһар өчен, кайгыра күрмә, – дип, тирән итеп уфтанып куйды Инсаф.

– Булмый буламы соң, йөзең качкан, әниең чирләдеме әллә? Әллә соң үзеңне берәрсе кыйнап кайтардымы? Бала-чага бозылды бит хәзер, ата – улны, инә кызны белми.

Теш астына “Валидол”төймәсе кыстырган әбисе тагы да ныграк борчыла башлады. Инде куллары да калтырарга ук тотынды.

Инсафның бүтән түземлеге калмады.

– Рәхим итеп, чәй ясачы, дәү әни!

Өс-киемнәрен салып идәнгә ыргытты да, диванга менеп атланды Инсаф. Тиз генә песине утыргычтан бәреп төшереп, койрыгыннан тартты. Тәмле сүзләр хәтереннән чыккан иде инде аның.

– Нәрсә булсын ул әнигә, әнә эштән кайтты да, компьютерына утырды. Ашарга пешерергә вакыты юк, имеш. “Әнә, дәү әниеңә бар!”– диде. Сыерга нәрсә, су эчерүче булмач, котырып, мөгезе белән абзар ишеген каерып чыгарган.Әти дә юлга чыкмады – кичә ярты төнгә чаклы иптәшләре белән бәйрәм итеп чыкты. Бүген эшкә дә бармаган, йокысыннан да уянмаган әле.

Дәү әнисенең йөзләре яктырып китте.

– И шулаймыни, улым, йөрәкне алдың, уф, беттем, дип торам! Үт әйдә, үт, чәем дә әзер. Ашым да пешкән.Кыстыбыем да суынмаган.

Дәү әнисе дөбердәтеп аркасыннан сөеп, үбеп алды оныгын.

– Бөтенләй үзеңә охшамагансың. Шаклар каттым бит, балакаем. Берүк исән генә була күрегез инде...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Зилена БАЙМАТОВА. Тәмле тел. Хикәя
Зилена БАЙМАТОВА. Тәмле тел. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: