Барлык яңалыклар
Тузганак
26 март , 13:25

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә маҗаралары. Хикәя (Башы)

Соңгы көннәрдә тышта песи мияулаган тавышлар еш ишетелә. Яз җитә, песиләрнең хисләре уяна башлады, дип уйлап куйдым.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә  маҗаралары. Хикәя (Башы)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә маҗаралары. Хикәя (Башы)

            1

Күрше Әсма әбигә йомыш беләнме, хәл белергәме керсәм, аның кара песие һәрвакыт түшәктә ята. Тора-бара бу хәл миңа  гаҗәп  тоела башлады. Бер керүемдә:

            – Әсма әби, бу песиең гел түшәктә, әллә тычкан ауламый да инде, – дип сорадым. Ул песиен кулына алып, аркасыннан сыйпый-сыйпый:

            – Аулый. Көндез генә шулай иркәләнеп ята, төнен ауга чыга, – диде. Песи хуҗасының сүзен хуплагандай, Әсма әбинең тезенә башын ышкып, иркәләнеп мияулап куйды. Үземнең песи затына бик ис китмәгәнгә, Әсма әбинең песиен артык иркәләве миңа сәер тоелды.

Сиксәнгә җитеп барган Әсма әби авырып китеп түшәккә егылды. Чирли башлагач, хәлен белер өчен ешрак керергә тырыштым. Кара песи һәрчак аның янында ятты. Хуҗасының авырганын сизепме, хәлен яхшыртырга тырышыпмы, аңа сыпырылды. Тотышында моңсулык сизелде.

Җәйге матур көннәрнең берсендә, Әсма әби бакыйлыкка күчте. Балалары, күрше-тирәләре, авылдашлар җыелып, аны соңгы юлга озаттык. Әсма әби яныннан китмәгән песие нишли икән дип, аны күзәттем. Песи зур кайгыга төшкән иде. Зиратка чаклы озата барды. Өчен, җидесен укытканнан соң, әбинең туганнары, балалары таралыштылар. Авылда яшәп яткан кызы белән кияүе кырыгына чаклы өйне карап, кунып яттылар да, ишекне бикләп, песине алып кайтып киттеләр.

Өч көн үткәч, кызы Әсма әбинең өенә кайтты. Нәрсәдер эзләгәндәй бакча-кура тирәләрен әйләнеп чыкты.

– Нәрсә эзләвең ул? – дип сорадым.

– Әнинең песие юкка чыкты, шуны эзләп килгән идем, – диде. Песиен табалмыйча, өйләренә кайтып китте.

Бер атналап вакыт үткәч, ул кабат безгә кереп, миңа түбәндәгеләрне сөйләде:

 – Иптәшем белән әнинең каберенә барсак, шаклар каттык. Кара песиебез әнинең каберендә ята. – И, бахыркаем, әни янына килдеңме? Сине эзләмәгән урын калмады, – дип, песине кулыма алдым. Берничә көн ашамаган, күрәсең, ябыга төшкән. Песине өйгә алып кайттык. Ашарына бирдек, ләкин ризыкны күрергә дә теләмәде. Берничә көннән песиебез кабат юкка чыкты. Тагын зираттан эзләп табып алып кайттык. Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, аны ябып тотарга мәҗбүр булдык. Көн артыннан көн үтте, песи безгә ияләшкәндәй булды. Бераз ашый да башлады.

...Көзләр үтеп, салкын кыш килде. Бар дөньяны ап-ак кар каплады. Күршедә генә яшәгәч, Әсма әбинең өенә күз-колак булып торам. Кызы да шулай кушкан иде. Буш торган йортка эзләнеп керүчеләр табылып тора. Шулай итеп, көннәр озыная, кояш нурларын ныграк сибә башлады. Җиргә яз килә. Абзарлардан маллар тышка тартыла. Кар башында казлар каңгылдаша. Көндезләрен җылыткандай итсә дә, төннәр салкын тора әле.

Соңгы көннәрдә тышта песи мияулаган тавышлар еш ишетелә. Яз җитә, песиләрнең хисләре уяна башлады, дип уйлап куйдым. Әсма әбинең йорты ягыннан песи тавышы килгән кебек булгач, песие кайтмады микән, дип, күз белән эзләнә башладым. Ул тавышта чакыру, сагышлану сизелеп калгандай тоелды. Песи үзе күренмәсә дә, “пес-пес” дип чакырдым. Шулчак Әсма әбинең абзары эченнән кара песи килеп чыкты да миңа таба йөгерде. Бәй, бу Әсма әбинең песие бит! Яныма килеп җитәргә берничә метр калгач, ул туктады. Әсма әбинең өе ягына карап, мияулап алды.

– Сагындыңмы, өеңә кайттыңмы? Көтеп тор, хәзер ашарга алып чыгам, – дип, тиз генә өйдән ашарга алып чыгып, кар өстенә салдым да, үзем артка чигендем. Песи ябыгып, өтәләнеп беткән иде. Ризыкка якын килергә уйламады да.

– Пес-пес, аша инде, ябыгып беткәнсең, үләсең бит, – дидем ялварып. Ул миңа карап торды да койма башына сикереп менде, койма буйлап Әсма әбинең өенә таба китте. Икенче көнне песи тавышы чыкмагач, кая булды икән, дип  эзләп Әсма әбинең ихатасына кердем. Песи ишек төбендә утыра иде. Күрәсең, мияуларга да хәле калмагандыр. Аның тугрылыгы мине уйландырды. Яшәгән йортын, хуҗасын оныталмыйча, сагыштан газапланган песи, кешеләрне дә уздыра түгелме соң?

Ябыгып, сөяккә калган песине кызгандым. Тиз генә Әсма әбинең кызына хәбәр иттем. Икенче көнне килгәндә, Әсма әбинең кара песие, ишек төбендә, басмага башын салып, соңгы минутын кичерә иде.

(Ахыры бар)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә  маҗаралары. Хикәя (Башы)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Мияубикә маҗаралары. Хикәя (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: