Барлык яңалыклар
Тузганак
12 март , 14:20

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Гомерлек курку. Хикәя

Рәйләнең коты очты. Тыпырчынырга, чабаланырга, йөзәргә маташты. Башы бер калыкты, бер су астында калды. Тончыга да башлады бугай.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Гомерлек курку. Хикәя
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Гомерлек курку. Хикәя

Бөтен балалар да җәй айларын чыр-чу килеп су коенып, кызынып уздырырга ярата. Көн буе күлдән, елгадан чыкмаска да риза бугай алар.

Ә   менә Рәйлә бәләкәйдән су керергә яратмады. Ахирәтләренә ияреп кенә елга буена төшә иде ул. Коенса – коена, коенмаса – ялгызы уйланып утыра иде.

Берчак Илюсә белән икәүләшеп алар буа буена юнәлделәр.   Беркем күренми, рәхәтләнеп су чәчрәтеп яр буенда гына коену иде ниятләре. Шулчак буа өстендә салда йөзеп йөргән, үзләреннән ике яшькә кече Кәрим исемле малайны күреп алдылар. Бер урамда яши алар. Кызлар ул җәйне җиденче сыйныфны бетерсә, Кәрим алтынчыга яңа күчте.

– Кызлар, әйдәгез, салда йөздерәм үзегезне! – дип кычкырды малай, алар янына килеп җиткәч, авызын ерып.

Кызларның да сер бирәсе килмәде бугай.

– Ә кем капитан була? – дип сораган булды Илүсә.

– Мин капитан, ә сез – минем ярдәмчеләр, – дип җаваплады Кәрим горур гына.

Рәйләнең ялындырырга исәбе бар иде дә, Илүсә барыбер аның ай-ваена куймады. Әй, йөзәләр, “ил гизәләр” – чын сәяхәтчеләр диярсең! “Корабы”на утыртканда итагатьле генә булып тоелган Кәрим генә тиздән пират кыяфәтенә керде.

– Кызлар, мин сезне әнә теге тирән чоңгыл турында батырырга булдым. Нык торыгыз, озакламый корабыбыз әйләнәчәк! – дип янады.

– Кәрим үскәнем, зинһар, алай итә күрмә! – дип ялынды Рәйлә. Ул йөзә белми иде шул. Күл буенда үссә дә, өйрәнә алмады шул. Илүсә дә, дустының судан курыкканын белгәнлектән, пошаманга калды.

– Батырып кына кара! – дип янады ул.

Кәрим бераз йомшара төшсә дә, берәр шуклык эшлисе килгәндер, күрәсең, үз сүзен сүз итми калмады. Суның бөтерелеп торган бүрәнкә кебек урынында салны кинәт кенә борып җибәрүе булды, алар өчәүләп аска мәтәлделәр. Барысы да күз ачып йомганчы булды.

...Рәйләнең коты очты. Тыпырчынырга, чабаланырга, йөзәргә маташты. Башы бер калыкты, бер су астында калды. Тончыга да башлады бугай. Кеше үләр алдыннан бөтен гомерен, якыннарын күз алдыннан үткәрә диләр! Кайда монда нидер уйлау – вакыт коточкыч тизлек белән алга оча. Мизгелләр бергә бутала. Ара-тирә судан башын калкыткан арада карашны ярган кояш нурларыннан башка бернәрсә дә күзенә чалынмады аның. Ә кояш искиткеч зур, искиткеч матур шар булып тоелды. Шулай тырыша торгач, аягы каты җиргә тиде. Әллә монда су артык тирән дә булмаган инде, әллә ул чыгарга азаплана-азаплана, ярга якынлашкан, белмәссең. Яр буенда утырган Илүсә белән Кәрим, уеннан уймак чыга башлавын аңлап, аңа табан ташландылар. Куркуыннан ап-ак төскә кергән Рәйләне күтәреп дигәндәй ярга чыгарып утырттылар... Үзләре дә агарышып аның янына чүгәләделәр. Кәримгә ни әйтергә белмичә, озак кына аптырашып торганнан соң, җиңел сулап куйдылар.

– Куркыттың бит, кызый. Гафу ит. Мин бүтән болай беркем белән дә шаярмам, – диде малай, башын аска иеп.

– Шаярып кына кара! – диде Илүсә, ачуланып.

– Ник курыктыгыз? Яшәргә теләге булган кеше һичкайчан да батмый ул, ярга йөзеп чыкмыйча калмый! – диде Рәйлә, ниндидер китаптан укыган сүзләрне хәтерләп.

Ә үзе, күзләрен кысып, кояшка текәлде. Я Хода! Кояш коткарды түгелме аны? Шунда Күккә табан укталмаса, чыга да алмас иде бит. Юк инде! Илүсә белән Кәрим аның батуына юл куймаслар иде, әнә бит ничек атылып килеп җиттеләр!

Мондый уй башына килгәч, бөтен тәне буйлап җиңеллек хисе йөгерде. Якты дөньяда яшәү искиткеч зур бәхет икән бит! Әнә бер көтү малай-кызлар суга йөгереп төшеп, чыр-чу килеп уйнарга, коенырга, шаярырга тотындылар. Ә читтәрәк каз бәпкәләре, тезелешеп, әниләре артыннан теркелди. Якында гына таулар, урманнар! Әйләнә-тирә шундый гүзәл, сихри бер матурлыкка чумган.

...Кызлар бакча артлап шыпырт кына Илүсәләрнең йортына керделәр дә, киемнәрен киптереп киделәр. Бәхеткә, өйдә беркем дә юк иде. Бу хәл турында берәүгә дә, хәтта әниләренә дә сөйләмәскә булдылар. Үзләре дә хәтерләренә төшермәскә сүз куештылар. Ә шулай да судан курку Рәйләнең күңеленә гомерлеккә уелып калды...

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Гомерлек курку. Хикәя
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Гомерлек курку. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: