Сара гаиләләрендә төпчек бала. Төпчек – иң кечесе дигән сүз була икән. Әнисе Сараны олыгаеп барганда гына алып кайткан. Бу вакытта абыйсы армия дигән җирдә булган, ә апасы шәһәрдә, зур укуда укыган. Ул ялга кайткан араларда Сараны коляскага салып, урам буйлап этеп йөргән. Күпләр бәбине аның кызы дип уйлап ялгышканнар ди, хәтта. Боларны аңа нәнәсе сөйләгән иде.
Нәни кыз булгач Сараны бик яраталар, “төпчегебез-тансыгыбыз” дип сөяләр. Тансыгы ни аңлатадыр, бу турыда сорашасы бар әле. Сара үзе дә бик ярата аларны, кычкырып кына әйтми, ояла. Билгеле, яраттырып кына утырмый, кулыннан килгәнчә ярдәмләшә дә. Ул бит авыл кызы, ә авылда кызларга эш җитәрлек, олысына да, кечесенә дә. Аның каз канаты белән идән себергәне, чүпрәк тотып тузан сөрткәне, гөлләргә су сипкәне бар. Уенчыкларын да тәртиптә тота. Өлкәннәрнең аның артыннан җыештырып йөрергә вакыты юк. Әтисе – шофер, нәнәсе әйтмешли, юлдан кайтып керми. Әнисе ферма дигән җирдә эшли. Аның анда ни эшләвен төгәл генә әйтә алмый Сара, әлегә барып күргәне юк. “Үсә төшкәч алып барырмын”, – ди әнисе. Алар эштә чакта аңа күрше йортта яшәгән нәнәсе күз-колак булып тора. Сараның күзе дә, колагы да бар барын, хәтта икешәр. Шулай да, өлкәннәр өйдә юк чакта, өченчеләренең дә булуы мөһим икән. Нәнәсе шулай ди.
Беркөнне Сараның әнисе урам буйлап машинасын кычкыртып йөргән бер абзыйдан каз бәбкәләре сатып алды. И-и-и, аларның йомшаклыгы, матурлыгы! Сокланып туймаслык. Башта бәбкәләрне өйдә генә тоттылар, ә көннәр җылынгач тышка чыгардылар. Әнисе эштә чакта аларга хәзер Сара күз-колак булып тора: ашата, эчерә, саклый. Шулар белән мәш килеп вакыт узганы да сизелми. Әнисе юл уңаенда бәбкәләргә үлән җыеп алып кайта, ул “каз чәе” дип атала. Сара аптырый, чәйне бит эчәләр, ә бу үләнне бәбкәләр тартып-йолкып ашыйлар. Кыз уйлый-уйлый да үзенчә нәтиҗә яса куя: өлкәннәр шулай атагач дөрестер инде.
Сараның өч тәгәрмәчле сәпите бар. Элек аңарда абыйсы, соңрак апасы йөргән. Хәзер Сара җилдерә. Үзләре яшәгән тыкрыкны әллә ничә тапкыр урый. Олы юлга чыкмый, нәниләргә анда йөрергә ярамаганын белә.
Бүген әнисе, нишләптер, озаклады. Кайтмый да кайтмый эшеннән. Күңелсез була башлады. Бәбкәләр дә ачыкты. Сара сәпитенә атланып урамга чыкты. Уе – бәбкәләренә үлән җыеп алып кайту иде. Мондый эшне генә булдыра ала ич ул. Алардан ерак түгел бер хуҗасыз йорт бар, шуның бакчасында төрле-төрле үләннәр үсә.
Сара бакча кырына килеп туктады. Сәпитеннән төшеп, керер урын эзләде. Әһә! Ихатаның бер тактасы купкан, өстәге кадакта гына эленеп тора. Тактаны этеп, кысыла-кысыла, эчкә үтте, тирә-якка күз салды. Нинди генә үләннәр үсми монда! Сара кайберләрен таный да. Менә бусы тузганак дип атала. Кайчандыр апасы аның сары чәчкәләреннән такыя үреп биргән иде. Биек булып үскән каз чәйләре дә күренә. Ә менә билчән дигән чәнечкелесенә кагылырга курыкты. Кыз җыйган үләннәрен күлмәк итәгенә тутырды да янә теге купкан тактаны этеп, урамга чыкты. Сәпите янына килгәч, аптырап тукталып калды, чөнки руль тотарга куллары буш түгел иде. Шулай да Сара җаен тапты: итәк очын бөреп тотып авызына капты да, ычкынмаслык итеп тешләре белән кысты.
Юлда очраганнар, күлмәк итәген авызына кабып сәпиттә җилдергән нәни кызга карап, баш чайкап калдылар. Капка төбендәге эскәмиядә әнисе белән күрше апа сөйләшеп утыралар иде, аны күргәч кычкырып көлеп җибәрделәр. Әнисе урыныннан торып, бәләкәй капканы ачты. Сара барган шәйгә, тукталып та тормыйча, выжлап, капкадан кереп китте.
Колагына күрше апаның: ”И-и, Рәхимә, кызың бигрәкләр дә уңган инде,” – дигән сүзләре ишетелеп калды.
Ишек алдында йөргән бәбкәләр, Сараны күрүгә, нәни канатларын җилпи-җилпи, каршысына йөгерделәр. Кыз итәгендәге үләннәрне җиргә какты. Бәбкәләр, пипелдәшә-пипелдәшә, сусыл үлән ашарга керештеләр. Рәхимә апа кызының йомшак чәчләреннән сыйпады һәм елмаеп: ”Ярдәмчем минем, “ – дип куйды. Мактау сүзләрен ишетү бигрәк рәхәт икән. Нишләп моны элегрәк белмәгән Сара?
Ниһаять, тамаклары туйган бәбкәләр кунакларга булдылар. Агач күләгәсе төшкән урынга барып, бер-берсенә сыендылар да, нәни генә түп-түгәрәк күзләрен йомып, йокыга талдылар.
Сара аларга карап: ”Матуркайларым, мин хәзер сезгә көндә үлән җыярмын,” – дип пышылдады.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.