Барлык яңалыклар
Тузганак
19 гыйнвар , 07:27

Гөлназ ГАФАРОВА. Чыбык очы. Хикәя

Динә шуны ачык  аңлады: чыбык очын ташларга ярамый! Шул көннән башлап, су буеннан каз, үрдәкләрне куып кайткан чыбыкларны ишегалдының бер почмагына җыя башлады. Урамнан тавыкларны куып керткән чыбыкларны да ташламады.

Гөлназ ГАФАРОВА. Чыбык очы. Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Чыбык очы. Хикәя

Динәнең дәү әнисе күп итеп кош-корт асрый.  Җәй көне ишегалды кошчылык фермасын  хәтерләтә. Ике генә өй аша торганлыктан, Динә дәү әниләреннән чыкмый  да диярлек. Кичләрен каз-үрдәкләрне  су буеннан юллап алып кайту Динә өстендә. Авырсынмый кызчык, бу эшне яратып башкара. Усаллыгы тирә-юньгә таралган ата каз да, талчыбык тотып, җилфер-җилфер атлап килүче кызны күрүгә, мулла песиенә әверелә дә куя. Дәү әнисе Динәне мактап туя алмый:

– Үзе уңган, үзе булган минем кызым-күз нурым. Өстәвенә тәвәккәл, батыр. Карагыз инде, нинди явыз ата казны акылга утыртты бит! – ди.

Җомга көнне дәү әнисе Коръән мәҗлесе үткәрде. Күрше-күлән, авылдашлар җыелды,  кунаклар килде.  Хәзрәт яхшы итеп вәгазь сөйләде,  Коръән укыды.  Динә тәм-том ашап рәхәтләнде. Хәер таратулары аеруча ошады кызыкайга. Авыл кибетеннән туйганчы туңдырма алып ашарлык булды бит әй. Дус кызының озакламый туган көне, аңа бүләк алырга да калачак. Яңа тәпи киткән энекәшенә дә уенчык машина алып бирер.

Мәҗлеснең икенче көнендә күрше Әсма әби керде. Дәү әнисе белән чәйләр эчкәннән соң да озак итеп сөйләшеп утырдылар. Сүз ара сүз чыгып, күрше әби әйтеп куйды:

– Хөмәйрәттәй, әйтсәм әйтим инде: түбән оч Фәриханы  бер аш-суыңнан калдырмыйсың. Гайбәтче бит  ул, авызында гел кеше кабыргасы, сүз йөртүдән һич курыкмый.

–  Нишлисең, Әсмакаем, бик беләм. Әнә шул алама сыйфатларыннан  бераз булса да арынмасмы, ипкә-юньгә килмәсме дип, чакырам инде. Вәгазьләрне  үтемле итеп сөйли бит хәзрәт. Аннары, Фәриха – безнең чыбык очы, ә чыбык очын ташламыйлар.

Бу әңгәмәдәге күп сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмады Динә, әмма шуны ачык  аңлады: чыбык очын ташларга ярамый! Шул көннән башлап, су буеннан каз, үрдәкләрне куып кайткан чыбыкларны ишегалдының бер почмагына җыя башлады. Урамнан тавыкларны куып керткән чыбыкларны да ташламады.

Беркөнне дәү әнисе белән ишегалдын  җыештырырга чыктылар. Почмактагы чыбыкларны күреп дәү әнисе:

– Иии, кызым-йолдызым, бу “тәрбия таякларың” шактый күбәеп киткән икән ләбаса. Каз куган чыбыкларыңны әйтүем инде. Ташлыйк булмаса үзләрен.

– Юк, дәү әни, ташламыйбыз! Ярамый!

– Ник ярамый, акыллым?

– Син үзең ярамый дидең ич.

– Ник алай әйттем икән, кызым, кайчан, хәтерләмим бит әле?

– Коръән укыткач. Икенче көнне күрше әбигә әйттең. Фәриха әби турында сөйләшкәч, чыбык очын ташламыйлар, дидең.

 Дәү әнисе озак кына уйланып басып торды:

– Исемә төште бит, акыллыкаем минем. И-и-и, хәтеремнән чыгып куйган шул, картлык-шатлык түге-е-е-ел. Менә нидә икән бит хикмәт, юкәдә икән чикләвек! Кызым, кил әле якынрак, тыңла. Халык телендә бик ерак тиешле туганны чыбык очы дип әйтү гадәте  бар. Фәриха әбиең мәрхүм картәтиеңнең җиденчеме, сигезенчеме туган сеңлесе. Чыбык очын ташларга ярамый дигән сүз, кызым, бик  ерак туган булса да, аны кыерсытырга, җәберләргә ярамый, ихтирам итәргә, ярдәмеңнән ташламаска кирәк дигәнне аңлата. Кайвакыт әле ерак туганны җитмеш җиденче чыбык очы дип тә әйтәләр. Менә шулай, күз нурым!

Шаккатты Динә. Дәү әнисен бөтенләй дөрес аңламаган икән ич.

Кызның бирешәсе дә, килешәсе дә килмәде моның белән. Шунда кинәт әйтеп куйды:

– Дәү әни! Чыбык  очын ташларга ярамагач, аның чыбыгын да ташларга ярамый булып чыга. Әйдә боларны бәләкәй бакчага, тимермич янына кертик. Син тавыкларга иске бәрәңге пешерәсең бит –  ягарсың!

Дәү әнисенең йөзе балкып  китте:

– Рас әйттең, кызым, тәңгәл әйттең! Шулай итик булмаса, утынга да файдасы булыр. Батыр гына түгел,  зирәк тә икәнсең икән бит син.

Динә дә, дәү әнисе дә, чыбыкларны күтәреп, бәләкәй бакчага юнәлделәр.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Гөлназ ГАФАРОВА. Чыбык очы. Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Чыбык очы. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: