Җәйнең август аенда безгә ерак яклардан туганнар кунакка килеп төште. Без энекәш белән ул вакытта бәләкәй генә идек, миңа – ун, энекәшкә – сигез яшь булгандыр. Алар белән бергә, безгә икетуган Рөстәм абый да кайтты. Аның шул көнне туган көне иде. Күрешеп, сөйләшеп алдык та, бер уңайдан абыйның туган көнен дә билгеләп үтәргә дип, өстәл артына утырдык. Рөстәм мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга кергән ел иде бу.
– Җиңелчә генә билгеләп алыйк инде, мин туган көн бәйрәмен үткәрергә бик яратып бетермим, – дип әйтте Рөстәм.
– Ни өчен? – дип сорадылар.
– Ни өчен дип... Чөнки һәр туган көнне бер яшькә олыгаясың бит.
Аннары барыбыз да бастык та, бер-бер артлы котлау сүзләре китте:
– Рөстәм, чын күңелдән туган көнең белән котлыйм! Сиңа уңышлар, зур бәхетләр, бөтен теләкләреңә дә ирешүеңне телим!
– Туган көнең белән, Рөстәм! Иң мөһиме – саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы! Калган бар нәрсәне дә табып һәм эшләп була ул. Сәламәт бул!
– Рөстәм, туган көнең белән! Мин дә калганнарга кушылып сәламәтлек телим, юлларыңда гел яхшы кешеләр генә очрасын! Барлык эшеңдә дә уңышлар юлдаш булсын!
Шулай, энекәш белән миннән башка, өстәл артындагы унга якын бөтен кеше дә иң матур сүзләрне, иң изге теләкләрне әйтеп чыкты. Чират миңа җитте. Һәр кешенең котлавы үзенчәлекле, калганнардан аерылып торырга тиеш бит инде. Шуңа күрә эчтән генә: “Эх, мин уйлаган теләкләрне әйтеп бетерәләр инде. Нәрсә генә теләргә икән? Тәк, шатлык теләүче булмады бугай”, – дип уйлап утырдым. Ун яшьлек малайдан тагын нинди үзенчәлекле теләк көтәсең инде.
– Рөстәм абый, туган көнең белән котлыйм! Сиңа сәламәтлек, озын гомер, шатлыклар телим! – дидем.
Миннән соң, чират энекәшкә җитте. Беренче сыйныфны тәмамлаган сигез яшьлек малайга яңа теләкләр уйлап табуы тагын да авыррак иде.
– Әйдә, Рамил. Иң матур, оригиналь теләк белән йомгаклап куй, – дип әйттеләр өстәвенә.
– Бөтен теләкне дә әйтеп бетердегез инде. Миңа калмады. Хәзер, уйлыйм әле, – диде Рамил.
Барыбыз да басып, Рамилдән иң үзенчәлекле теләкне көтә.
– Әйдә инде, көтеп торабыз бит.
– Хәзер, уйлап торам бит.
Шулай биш минутлап вакыт үтеп китте. Көтеп торган кешеләр өчен биш минут та күп булып тоелды. Ә Рөстәмгә бик кызык иде бу хәл.
– Рамил, әйдә! – дип, тагын кычкырдылар.
– Булды, әйтәм хәзер.
Рамил тирән уйларга батып, басып торды да, башлады:
– Рөстәм абый, туган көнең белән котлыйм! Сиңа... – диде дә, туктап калды. Аннары тагын дәвам итте:
– Хәзер әйтәм. Сиңа иң... Эх, оныттым бит! Истән чыкты да китте.
Бөтен кеше дә тәгәрәп көлә башлады.
– Каушама, әйдә тагын бер тапкыр!
– Рөстәм абый, туган көнең белән котлыйм! Сиңа сәламәтлек һәм бөтен кеше әйткән теләкләрне дә бергә җыеп телим! Менә шул инде, – дип, йомгаклап куйды Рамил.
Җыелышкан туганнар тагын рәхәтләнеп көлделәр, кул чаптылар. Аннары, ниһаять утырдылар.
– Чынлап та, иң оригиналь котлау булды бу, – дип көлде Рөстәм.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.