Барлык яңалыклар
Тузганак
9 гыйнвар , 09:21

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кем эзли – шул таба. Хикәя

Чакыру бара, әмма бер телефон шылтыраган тавыш та ишетелми. Озак кына йөрде шулай яр буйлап, телефоны барыбер табылмады.

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кем эзли – шул таба. Хикәя
Марсель ИЛЬЯСОВ. Кем эзли – шул таба. Хикәя

Чәй эчеп утырган җиреннән Рөстәм сикереп торды. Кесәсен караса – телефоны юк. Бәләкәй генә, йодрык хәтле телефонын ул пиджагы кесәсенә салып йөри иде. Әле күптән түгел генә алар энекәше Илгиз белән Агыйдел буеннан кайттылар. Шунда гына төшеп калган икән, дип, энекәшенең кесә телефонын алып торып, кире су буена чапты Рөстәм.

Агыйдел буена баргач, шылтырата-шылтырата әле бер якка, әле икенче якка йөреп телефон эзләде. Чакыру бара, әмма бер телефон шылтыраган тавыш та ишетелми. Озак кына йөрде шулай яр буйлап, телефоны барыбер табылмады. Башын аска иеп, кире өенә кайттып китте.

– Шуннан, таптыңмы телефоныңны? – дип сорады Илгиз, абыйсы кайтып керү белән.

– Әллә километр чамасы яр буен йөреп чыктым, бер җирдә дә юк. Чакыру бара, тик шылтыраган тавыш ишетмәдем, – дип җавап бирде Рөстәм.

Инде башына кереп утырган, “Телефонны югалттым” дигән уй белән бер дә килешәсе килмәде аның. Икенче көнне тагын китте Агыйдел буена Илгизнең телефонын тотып. Барганчы басу юлының һәрбер метрын җентекләп карап барды. Тагын шылтырата-шылтырата йөрде. Чакыру барды, әмма тавыш килмәде. Аптырап, табалмыйча кире кайтып китте.

Аннары кайткач, бәлки өйдә берәр кайда ятадыр, дип, бөтен өйне эзләде. Ишек алдын, урам турысын да яңадан карап чыкты. Әмма нәтиҗәсе булмады. Илгизнең телефонын кире бирде ул.

– Менә, минем аркада син дә телефонсыз йөрисең хәзер, биреп торуың өчен рәхмәт, тәки табалмадым,  – диде.

– Төшереп калдыргансың да, берәрсе алып та киткән инде, – диде Илгиз.

– Алып киткән кеше, намусы булса, миңа җавап бирер иде, дип уйлыйм. Чакыру бара бит. Без су буенда чакта минем телефон бар иде бит?

– Әйе, син миңа сәгать ничә икәнен дә әйттең бит әле, телефоныңның камерасына үтеп барган теплоходны да фотога төшереп алдың.

– Әйе, әйе, шулай шул, мин дә хәтерлим. Мин телефонымны тавышсыз режимга да куйдым шикелле, шуңа күрә шылтыраса да, тавышы ишетелмәскә мөмкин инде.

Өченче көнне дә Рөстәм эзләвен дәвам итте. Телефоны югалган көнне кайларда йөргәнен берәм-берәм исенә төшерә башлады ул. “Балык тотып утырганда, телефонны алып сәгать карадым да, кире кесәгә салып куйдым. Шуннан башлап телефонны күрмәдем. Аннан соң кайттым, бакчага чыгып кердем, бер-ике алма өзеп алдым. Ишек алдында төрле вак-төяк эш белән булашып йөрдем. Аннары эләккән балыкларны чистартып куйдык энекәш белән. Мин тиз генә ипи алырга кибеткә барып килдем әле. Шуннан соң чәй эчәргә утырдык. Менә чәй эчеп утырганда, карыйм әле телефонымны дисәм –  кесә буш иде. Димәк, балык тотканда сәгать караганнан алып, чәй эчәргә утырган арада телефон юк булган. Тукта әле! Мин кибеттән кайтканда, үзебезнең урамда, велосипедымның чылбыры ычкынып барып төштем бит әле. Шунда кесәдән чыгып очмады микән?”

Рөстәм шунда ук үзләреннән өч өй аша урнашкан күршеләре турысына йөгерде. Килде дә, бөтен турысын тикшереп чыкты. Күпме генә эзләсә дә, телефоны табылмады. Тәки юк инде, дип, кире өенә кайтты.

– Телефоның белән хушлашсаң да була инде, таба алмассың син аны, – диде Илгиз.

– Бер дә хушлашасы килми әле, хәзер кайдан телефон алыйм мин? Эзлим әле, тапмыйча туктамыйм, – дип куйды Рөстәм.

Ул тагын авыл кибетенә хәтле урамны тикшереп чыкты. Велосипедта егылган урынны үткәндә, күрше егете Илдус басып тора иде.

– Баядан бирле карап торам, урам буйлап нәрсә эзлисең? – дип эндәште Илдус, кызыксынып.

– Инде дүртенче көн телефонымны табалмыйм. Балыкка барган көннән бирле бер җирдә дә юк. Бөтен яр буен тикшереп чыктым, икенче телефон белән дә шылтырата-шылтырата эзләдем, өй белән ишек алдында эзләмәгән урын калмады. Ичмасам, хәзер батареясе дә утыргандыр инде. Шул көнне синең өй турысында велосипедтан барып төшкән идем, әллә шунда төшеп калмады микән дип, эзләп йөрим әле, – дип аңлатып бирде Рөстәм.

– Мин алай телефон тапмадым. Күрсәм, шунда ук әйткән булыр идем. Кеше әйберенә тия торган гадәтем юк. Шушы турыда озак яткан булса, берәр кеше алып киткән булырга мөмкин.

Илдус белән икесе бергәләп тагын карап чыктылар өй турыларын, ләкин телефон табылмады.

Өенә кайткач, Рөстәм алма бакчасына чыкты. Анда үлән тездән хәтле, чабарга да вакыт җиткән икән. Энә түгел бит инде, булса – күренергә тиеш дип, бакчаны караштыра башлады ул. Тик үлән арасыннан берни дә күренмәде. Шуннан соң бер алмагачның өстенә үк менеп утырды да, тирә-якны карарга тотынды. Ишек алдында йөргән Илгизне күреп, аңа эндәште:

– Илгиз, минем телефонга шылтырат әле!

– Хәзер, бер минут!

Илгиз бертуктаусыз шылтырата башлады югалган телефонга. Рөстәм күзәтүен дәвам итте. “Инде эзләмәгән җир калмады, тәки яңа телефон сатып алырга туры килә икән”, – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә утырганда, бакчадагы аклы-сарылы песиләренә күзе төште. Ул китеп барган җиреннән нәрсәдер күргәндәй, бер урынга карап тик тора. Алгы аяклары белән тычкан тоткандагы кебек кемнедер эләктереп тә алмакчы итә. Рөстәм бу хәлне күреп, алмагачтан сикереп төште. Песи янына килеп җитсә, нәкъ шул җирдә югалган телефоны ята. Илгиз шылтыраткан саен, бер яна да, бер сүнә икән. Әзрәк кенә тавышы да килеп ала. Песи нык сизгер һәм игътибарлы хайван булгач, шуны сизеп йөгереп тә килгән.

– Менә сиңа кирәк булса! Рәхмәт инде, син тапмасаң, кем табыр иде, – дип, шатланып һәм көлеп песигә рәхмәт әйтте Рөстәм.

Ул шул вакытта гына исенә төшерде. Телефоны югалган көнне бакчага алма ашарга чыккан иде. Буе җитмәгән бер кызыл алмага кызыгып, әллә күпме сикерә-сикерә өзәргә тырышты. Һәм тырыша торгач, тәки өзеп төшерде. Менә шул вакытта телефоны кесәсеннән чыгып та очкан. Энекәшенә дә башыннан аягына кадәр, көлә-көлә ничек булганын сөйләп бирде.

Кайбер чакта, югалган әйбер көтмәгәндә һәм уйламаганда табыла да куя. Гомумән, эзләгән кеше барыбер таба инде ул.

Фото: https://ru.freepik.com

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кем эзли – шул таба. Хикәя
Марсель ИЛЬЯСОВ. Кем эзли – шул таба. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: