КҮРМИ КАЛАМ
Төнге сәгать уникедә
Яңа ел килеп җитәр.
Ихатаны чистартмасам,
Өйгә кермичә китәр.
Кар өеменә Яңа ел
Егылмасын абынып.
Төнгелеккә ялт-йолт итеп,
Утлар торсын кабынып.
Ихатаны чистартам да,
Көндезен йоклап алам.
Ятсам йокларга тугызда,
Елны бит күрми калам.
ҖӘЕН ЧАКЫРСАК
Яңа ел күктән төшәме,
Тотынып болытларга?
Әллә инде ул киләме,
Утырып пар атларга?
Яшәгәнме күк йөзендә
Безгә килгәнгә кадәр?
Килер микән ул Яңа ел,
Чакырсак җәен әгәр!?
ТИЗРӘК КИЛСЕН ЯҢА ЕЛ
– Бүген безгә, – диде нәнәм, –
Киләчәк бит Яңа ел.
– Төнге уникегә кадәр
Йокламаскадыр быел.
Яңа елны күрү өчен,
Хәзер күрәм чарасын.
Уникегә – вакытына
Килми генә карасын!
Шуннан инде көпә-көндез
Сәгать янына барып,
Тизрәк килсен Яңа ел дип,
Куйдым алгарак борып.
АРЫГАН БУРАН
Урамда буран,
Тәрәзгә килдем:
– Арыдың, җитте,
Ял итче, – дидем.
Бүген көн буе
Өйдә чыдадым.
Син бик дулагач,
Тышка чыкмадым.
Булмыймы бераз
Ятып йокларга?
Нигә шулкадәр
Сиңа дуларга?
Тып-тыныч ята,
Чыгармый җилен.
Сузылып яткан,
Күрсәтеп билен.
– Очынчык, – дидем, –
Әй, нечкә билле.
Үчекләп аны,
Күрсәттем телне.
ӘТИЕМДӘЙ
Белсәгез икән, беркөнне
Кыш бабай керде йортка.
Нәнәм белән ашаганда
Шикәрле татлы ботка.
Зуп-зур капчыгын Кыш бабай
Аскан киң кулбашына.
Белгәч бүләкләр барлыгын,
Тизрәк килдем каршына.
Ныклап карагач бабайга,
Әтиемә охшаттым.
Бүләк-машина биргәндә,
Бөтенләй үк шаккаттым.
Уң кулында Кыш бабайның
Балдагы ялтырады.
Мин генә түгел, песи дә
Мияулап аптырады.
Кыш бабакайның туны да
Әтинең туны сымак.
Атлавы да әтинеке
Басынкы гына, салмак.
ЯЛКАУ ПИМА
Әти белән саф һавада
Йөрибез ап-ак карда.
Күрше подъезд малайлары
“Әбәк” уйныйлар бар да.
Миңа да әти “әбәк” дип,
Йөгерде алга табан.
Мин аптырап торып калдым,
Баскан урында һаман.
Әти ботинкасы чабып,
Ак карга ясый бизәк.
Минем пимам бер рәсем дә
Төшерми карны бизәп.
“Бигрәк ялкау икәнсең!” дип
Әйттем әле пимага.
“Бизәк төшергән ботинка
Ал, әтием, миңа да!”
ШУГАК АТЫМ
Ак карда шуган атымны
Мендердем тауга тартып.
Ярый тотынып утырдым,
Китәчәк иде атып.
Биек-биек трамплиннан да
Сикертте шугак атым.
Исәпсез үк булмаса да,
Очты беркадәр котым.
Шәп шуган атым астына
Карлар керә йөгереп.
Зур өемгә: – Килмә! – дидем, –
Сикер читкә өлгереп!
Юан булгач сикерәлми,
Чак читкәрәк утырды.
Шугак атым томырылып,
Өстен карга тутырды.
Ак-ак карда шугак атым
Өйгә кайтмыйча чаба.
– Беләсезме, чын исемен!?
Әйе. Дөрес! Ул – чана!
ИКМӘК
Кечкенә Кәрим
Иртән уянды.
Бабасын күреп,
Бигрәк куанды.
Бабасы килеп
Күтәреп алды.
Кәрим урамны
Күреп тә калды.
Сөт аккан төсле,
Урам булган ак.
Кайчан соң шулай,
Булган чиста-пакь?
Әйтте бабасы:
– Ява, – ди, – икмәк!
Еллар уңышлы,
Һавада хикмәт!
– Ничек соң, бабам,
Ул икмәк төшә?
Икмәк бит, бабам,
Ак мичтә пешә.
ӨШЕМӘСЕН
Абый белән җепшек кардан
Ясап куйдык Кар бабай.
Кар шарларын күтәрешеп,
Куешты күрше малай.
Алып чыкты әтисенең
Биш-алты йон бүреген.
Кар бабакайның башына
Кидердек берсен. Күген.
Зәйтүн җимешле савыт та
Бераздан калды бушап.
Күзләр куйгач Кар бабайга,
Калганын куйдык ашап.
Уч төбенә кысып тоткан
Төелгән татлы борыч;
Абый бабай ирененә
Үрелеп сипте беруч.
Суыткычтан алып чыктым
Саргылт-кызыл зур кишер.
Уйлап тордым: Кар бабайның
Иңнәре ачык. Өшер.
Абыем күтәреп торды,
Кишердән куйдым борын.
Мунча миченнән ак таста
Алып чыкты ул корым.
Кар бабайга кашлар сыздык
Кара майлы корымнан.
Нәнәй шәлен ябындырдык,
Кайтартылган Кырымнан.
Кулларына Кар бабайның
Кидердем пар бияләй.
Үзем бияләйсез калгач
Өшеттерде, әллә-ләй!
Кар бабайга алып чыгыйк
Картәтинең таягын.
Галошларын да кидерик,
Өшетмәсен аягын.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.