Регина башлангыч сыйныфта укый. Рәсем төшерергә бик һәвәс. Авылда сәнгать мәктәбенең филиалы эшли, дәресләрдән соң ул шунда ашыга. Бик теләп йөри, бармый калганы юк.
Кышның матур бер көнендә укытучы абыйлары аларны табигать кочагына алып чыкмакчы булды. Чаңгы тагып барырга кирәклеген белгәч, Регина кара кайгыга батты. Чөнки аның чаңгыны киеп тә караганы юк иде. Аларның хакы бик кыйммәт, шунлыктан күпләрнең чаңгы сатып алырга хәленнән килми шул.
Кемнәрнең чаңгысы юк, мәктәптән алып тордылар да сәгать өчкә җыелырга сөйләшеп таралыштылар…
Китәр вакыт җиткәч, әнисе Регинага чаңгыларны кияргә ярдәмләште дә үз эшләре белән өйгә кереп китте.
Беренче тапкыр чаңгы тагып караган һәркем аның хәлен аңлагандыр инде. Көч-хәл белән аякларын шудырып, кыз урамга чыкты. Чаңгылар икесе ике якка китә, таяклар да ярдәмче түгелләр, комачаулый гына.
Интегә-интегә, ниһаять, ул олы юлга чыкты. Артта машина тавышы ишетелде. Берсе өстенә берсе менгән чаңгыларга абынып, юл уртасында тәгәрәп яткан кызга бәрелмәс өчен читкә чыккан җиңел машина көрткә кереп батты. Үтеп баручы кешеләр, көлешә-көлешә, машинаны кардан этеп чыгардылар. Бәхетенә руль артында укытучы абыйсы иде.
Мәктәпкә чаклы Регина машинага утырып барды баруын, тик аннан соң нишләр?
Бергәләшеп, тезелешеп юлга чыктылар. Башкалар остарып беткәннәр, шундук күздән югалдылар. Регина гына артта калды, тирләде, пеште. Укытучы аның халәтен күреп: ”Регина, булмаса, бүгенгә кайтып тор инде,” – диде. Чаңгыларын култык астына кыстырган кыз, авызын ерып, авылга таба элдертте. Аның куанычы эченә сыймый иде.
Фото: https://ru.freepik.com