Барлык яңалыклар
Тузганак
16 декабрь 2023, 11:32

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Куян күчтәнәче. Шигырьләр

Чакмагыш районында яшәүче даими авторыбыздан балаларыгыз өчен бик шәп шигырьләр!

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Куян күчтәнәче. Шигырьләр
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Куян күчтәнәче. Шигырьләр

КЫШ КИЛДЕ

Кыш ае бүген!

Ныгырак киен.

 

Энҗе кар ява,

Шундый саф һава.

 

Җылы киемнән

Чыктым өемнән.

 

– Кыш, сине көттем,

Сагынып беттем.

 

Кар бөртекләре

Матур үзләре.

 

Яталар җиргә,

Куналар иңгә.

 

Кышкы матурлык –

Хәйран калырлык!

 

Беренче ачыш:

Безгә килде кыш!

 

СУЫК БАБАЙ

Суык бабай килгәнгә,

Тышта чатлама суык.

Безнең белән шаяра,

Йөгертә арттан куып.

 

Бармакларны өшетә,

Борын очын чеметә.

Озак йөрсәң урамда,

Өйгә дә куып кертә.

 

Суык бабайны тыңлыйм,

Җылы киемнәр киям.

Олыларны тыңларга

Кирәклеген мин беләм.

 

Мин суыктан курыкмыйм,

Салкыннарга да чыдам.

– Суык бабай! Китә күрмә!

Хәзер яныңа чыгам!

 

ШАЯН КУЯН

Яшел чыршы бәйрәменә

Килеп керде бер куян.

Уйный, көлә, сикерә,

Ай-яй! Бигрәк тә шаян.

 

Барысын да көлдерә,

Уенчыкка үрелә,

Курыкмыйча, төртеп китте

Хәтта усал бүрегә.

 

– Әй, – дидем, – йомшак куян,

Сала күрмә син зыян.

Бәйрәмне боза күрмә! –

Үземчә аны тыям.

 

Мин эндәшкәч, сөенде

Ачык күңелле куян.

– Мине әллә танымадың?

Мин бит дустыгыз – Кыям!

 

КАРСЫЛУ КАЙДА ЯШИ?

Беләсезме икән, дуслар,

Карсылу кайда яши?

Чыршы бәйрәме җиткәнче,

Кайда тора ул? Нишли?

Ышанмассыз берегез дә,

Дисәм, ул – безнең өйдә.

Җылы туны, башлыгы да

Эленеп тора чөйдә.

Безгә ашлар пешергәндә,

Ул эчтән җырлар көйли,

Кичләрен, тезеп утыртып,

Безгә шигырьләр сөйли.

Затлы киемнәрен кисә,

Кар кызларыдай сылу.

Балалар бакчасында бит

Минем әни – Карсылу.

 

КАР КӨРИБЕЗ

Әни сатып алды безгә

Өр-яңа ике көрәк.

Кышын карны көрәргә

Көрәк безгә бик кирәк.

 

Кулларга көрәк алдык,

Шома сукмаклар салдык.

Ничек соң тау ясарга?

Тәмам аптырап калдык.

 

Тау ясарга кар бик аз,

Ясап куйдык бер таучык.

Шуарлык түгел инде:

Кечкенә тау – уенчык.

 

Сеңлем белән чакырдык:

– Кар , син безгә күбрәк яу!

Карларны өеп-өеп,

Кыш бабай ясасын тау!

 

Кулларда – яңа көрәк.

Бетердек карны көрәп.

Сеңлем өши башлады...

Өйгә керергә кирәк.

 

КАРНЫ ӨРЕП ҖЫЛЫТАМ

Ак карны, авызга алып,

Тәмләп карыйсым килә.

Әни генә рөхсәт итми:

"Тамакка салкын тия!"

 

Ак карның салкын икәнен,

Үзем дә яхшы беләм.

Шуңа җылынсын дип аны,

Учыма алып өрәм.

 

ЧАҢГЫ ШУАМ

Туган көнгә матур чаңгы –

Әтиемнең бүләге.

Җилдән җитез җилдерү –

Хәзер мине теләгем.

Чаңгым таудан төшкәндә

Бигрәк җитез җилдерә.

Тауга гына менә алмый:

Үзем күтәреп менәм.

Җилсез көнне чаңгыда

Мин җилне дә уздырам.

Җил булганда мин өйдә

Сеңлемне карап торам.

Сеңлем әле кечкенә,

Чаңгыда йөри белми.

“Быел, чанада утырып,

Шуарга өйрәнәм” – ди.

 

ШАЯН ҖИЛ

Урамга чыктым,киенеп,

Тәрәздән җил чакырды.

Минем уйнасым килгәнне

Ул да белгән, ахыры.

Җил дә мине көтеп торган:

Чакырды бит уенга.

Чабуымны җилфердәтә,

Я кермәкче куенга.

Шаян җил белән бергә

Без куышып уйнадык.

Көне буе уйнасак та,

Уйнап, һич тә туймадык

 

 

КЫШКЫ ИРТӘ

Кышкы иртә. Бу гүзәллек

Сокландырмас кемнәрне!

Кояш нурында җемелди

Энҗе кар бөртекләре.

 

Коймаларга ак карлардан

Ефәк челтәр үрелгән,

Агачларның көмеш чугы,

Бөгелеп, башын игән.

 

Кызлар кебек бизәнеп,

Елтыр муенса кигән.

Хәйран калып,карап торам...

...Кыш бик тә купшы икән!

 

 

КЫШКЫ УРМАН

Кышкы урман – аклык иле.

Ап-ак тунга төренгән.

Яшь чыршылар өшемиләр:

Алар юка киемнән.

 

Бар табигать калган сыман

Кар япмасы астында.

Гаҗәеп серле манзара

Тора минем каршымда!

 

Матурлыкка хәйран калып,

Ялгызым басып торам...

Сихри дөнья куенында

Тын калган кышкы урман...

 

КУЯН КҮЧТӘНӘЧЕ             

Әтием вахтадан кайткач,

Сумкаларын бушата.

Карасам, сумка төбендә

Бер кап"доширак" ята.

 

Әти әйтә: “Бу капның , ди,

Бик гади түгел эче:

Алып кайттым, кызым, сиңа

Мин “куян күчтәнәче”.

 

– Ничек соң куян Себердә

Өшеми генә яши?

Ә каптагы “доширак”ны

Кайда пешереп ашый?

 

– Куян йомшак тунын кигәч,

Суыкта да өшеми,

Ә азыкны тик кимерә,

Утка куеп пешерми.

 

Әти артыннан куянга

Куйсам кайнар “доширак”,

Барганчы ук туңып бетәр –

Себер бит ул бик ерак.

 

Салкында да артык туңмый:

Кәнфит җибәрим әле.

Авыз эчендә ул эри,

Бер дә югалмый тәме.

 

КУЯНКАЙ

– Куян кыш көне

Өшеми микән?

– Нишләп өшесен:

Ул бит тун кигән.

 

– Үлән булмагач,

Ачка тилмерә.

– Ач тормый куян:

Агач кимерә.

 

– Төлке,бүреләр

Куса артыннан?

– Чабып котыла

Куян барсыннан.

Фото “Тулпар” журналы архивыннан.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Куян күчтәнәче. Шигырьләр
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Куян күчтәнәче. Шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: