Әдәбият укытучысы укучыларга класстан тыш уку өчен, Чыңгыз Айтматовның “Ак пароход” исемле повестен тәкъдим итте.
– Бу яхшы әсәрне ял көннәрендә, вакытыгыз булганда укып килегез, – диде.
Укучылар арасыннан Алмаз сорап куйды:
– Апа, ә ул әсәр буенча төшерелгән фильм бармы?
– Әйе, әлбәттә бар. Ул күптән, Советлар Союзы вакытында төшерелгән.
– Алайса мин фильмын гына карыйм әле, укып вакыт үткәрмим.
– Китап уку белән фильм карау – икесе ике төрле әйбер.
– Ә мин китабын укыячакмын, – дип кушылды Алсу исемле укучы. – Миндә Чыңгыз Айтматовның әсәрләр җыентыгы бар, китапханәгә дә йөрисе юк.
– Алайса син Алмаз фильмын кара, ә син Алсу китабын укып чык. Соңынан миңа һәрберегез кыскача эчтәлекне сөйләп бирерсез, – диде укытучы.
Ял көннәре үткәч, Алсу “Ак пароход” повестен укып, ә Алмаз шуның буенча төшерелгән фильмны карап килделәр. Икесе дә укытучыга әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирде. Алсу озаграк сөйләде һәм геройларны яхшырак тасвирлады. Укытучы аларны тыңлагач:
– Икегез дә төп эчтәлекне һәм мәгънәне аңлагансыз, дөрес сөйләдегез. Әмма Алсу күпкә тирәнрәк итеп һәм әсәрдәге һәр вакыйганы җентекләбрәк сөйләде, – диде.
Аннан соң укытучы икесенә дә повесть буенча төрле сораулар бирде. Сорауларның күбесенә җавапларны Алсу әйтте.
– Алсу повесть буенча миңа караганда күбрәк белә. Алайса китап уку яхшырак булып чыга мени? – дип сорады Алмаз.
– Эш яхшырак булуда гына түгел бит. Фильм карау китап укуны тулысынча алыштыра алмый. Фильм караганда, кеше экраннан әзер мәгълүмат кенә ала. Ә укыган вакытта, башыңда шул әсәрне фильм буларак күзаллыйсың, әдәби геройларны күз алдына китерәсең. Бу процесс баш миенең эшчәнлегенә бик яхшы тәэсир итә. Китап уку хәтерне һәм фикреләүне яхшырта, телне баета, күзаллауны киңәйтә. Укыган китап, фильмга караганда яхшырак истә кала, дип уйлыйм. Менә бер елдан, шушы әсәр турында сөйләп бирегез дисәм, һичшиксез, әсәрнең эчтәлеге Алсуның исендә яхшырак калган булачак. Әмма китап кына укырга дигән сүз түгел бу. Фильм да карыйсың, китап та укырга кирәк. Фильм карау кешегә ял булса, китап уку – файдалы ял, – дип сөйләп бирде әдәбият укытучысы.
Икенче көнне Алсу, чагыштырыр өчен бу әсәрнең фильмын да карап килде һәм болай дип әйтте:
– Мин дә “Ак пароход” фильмын карадым һәм соңынан үземчә китап белән чагыштырдым: фильмда күп кенә вакыйгалар төшереп калдырылган, күрсәтелмәгән икән, китап күпкә эчтәлеклерәк. Әгәр фильм гына караган булсам, әсәрнең барлык нечкәлекләрен, матурлыгын белмәгән булыр идем, – диде.
Алмазга укытучының сүзләре дә, Алсуның күбрәк белүе дә яхшы тәэсир итте. Икенче ял көннәрендә “Ак пароход” повестен укып чыкты ул.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.